МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Көзге ярминкә 20.10.2014

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә көзге ярминкәләр башланды. Аның беренчесен 20 нче октябрь көнне башлангыч класс укучылары ачып җибәрде, 5-8 нче класс укучылары 21 нче октябрь көнне, 9-11 нче класс укучылары 22 нче октябрь көнне оештыра. Ярминкәдән кергән акчаны мәктәбебездә авылдашыбыз , фантаст – язучы А. Тимергалин музеен эшләүгә файдаланачакбыз.
-
Субботник 18.10.2014

18 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класс укучылары мәктәп яны территориясен чистарту буенча санитар – экологик өмәдә бик актив катнаштылар.
-
ПЭП №20 16.10.2014

Бүген, 16 нчы октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә эвакуацион кабул итеп алу пункты (ПЭП) буенча практик тикшерүләр булды. Һәр бүлек документлар ягыннан һәм тиешле дәрәҗәдә әзер торды. Килгән кешеләрне кабул итеп, аларны авыл җирлекләренә озаттык. Шул ук вакытта “Һава тревогасы” игълан ителде, мәктәп бинасындагы барлык кеше подвалга урнашты.
-
Финансовая грамотность 15.10.2014

15 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 9, 10 һәм 11 нче класс укучылары өчен Пенсия фонды идарәсе белгече Баһманова Ләлә Алмазовна “Финанс буенча грамотлылык” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучылар аның чыгышына җитди карадылар, үзләрендә туган сорауларга җаваплар алдылар.
-
200 летие М. Ю. Лермонтова 15.10.2014

15 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 8, 10 класс укучылары рус язучысы Михаил Юрьевич Лермонтовның 200 еллык юбилее уңаеннан стенгазета чыгардылар.
-
"Накотикларга - юк!" 10.10.2014

10 нчы октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 10 класс укучылары “Наркотикларга – юк!” дигән темага класс сәгате үткәрделәр. Бу чыгыш, яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы көрәш профилактикасы максатыннан әзерләнгән иде.
-
Ата-аналар җыелышы 09.10.2014

9 нчы октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Мәктәптә һәм гаиләдә иминлек кагыйдәләренә өйрәтү” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта участковый Бадиков Илназ Мунипович, мәгариф бүлеге психологы Лилия Раисовна Ризатдинова, башлангыч класс укытучысы Нурзия Марваровна һәм мәктәп директоры Фанүс Габделкаюмович чыгышлары тыңланылды. Ата-аналардан законсыз акча җыярга ярамау турында аңлатылды, аларның имзалары җыелды.
-
Өлкәннәр һәм укытучылар көне 03.10.2014

3 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкәннәр һәм укытучылар көнен билгеләп үттек. Бу бәйрәмгә төрле елларда шушы мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан 34 укытучыбыз һәм хезмәткәребез чакыру алдылар. Укучылар аларны матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Соңыннан, укытучылар һәм профсоюз оешмасы көче белән әзерләнгән табын янында, килгән кунакларның һәрберсе үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.
-
Сәламәтлек сәгате 30.09.2014

Бүген, 30 нчы сентябрь көнне, А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класс укучылары өчен “Сәламәтлек сәгате” дәресе узды. Бу дәрес эчкечелекнең асылын ачу, укучыларны бу куркыныч чирдән кисәтү, аларда үз-үзләренә хөрмәт, әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
-
Мәктәп олимпиадалары 26.09.2014

Шушы көннәрдә 2014-2015 нче уку елы өчен мәктәп күләмендә олимпиадалар башланды. А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары да район мәгариф бүлеге җибәргән олимпиада эшләрендә һәр фәннән үзләренең көчләрен сынап карадылар.







