МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 23.05.2015

23 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
-
Экскурсия 22.05.2015

22 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары урманга экскурсияга бардылар. Барыбыз да табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек һәм спорт уеннары уйнадык.
-
Экологик дәрес 13.05.2015

13 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә экологик дәрес үтте. Авыл чишмәләренә багышланган ачык дәресне Әлфия Нәҗибовна җитәкчелегендә 10 нчы класс укучылары әзерләде.
-
Җиңү көне 08.05.2015

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе 8 нче май көнне авылда ФАП ачылу тантанасында катнашты һәм яу кырында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә венок салды. Соңыннан авыл халкын, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, бәйрәм концерты күрсәтте.
-
Сугыш белән көлләнгән хатлар... 30.04.2015

30 нчы апрель көнне Иске Минзәлзбаш урта мәктәбендә Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш белән көлләнгән хатлар...” дигән шигъри-музыкаль композиция булды. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шаяхметова Миләүшә Милисовна һәм 7, 8, 10 нчы класс укучылары әзерләде. Шулай ук һәр класс та үзләренең чыгышлары белән: шигырь, җыр һәм бию белән катнаштылар. Бу эчтәлекле һәм йөрәкләргә үтеп керерлек иртәне әзерләгән укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Мәктәп янын чистарту һәм яшелләнлерү 29.04.2015

Мәктәп янын чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы бара. Бу икеайлыкта Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары актив катнашалар. Ишек алларын һәм авыл урамнарын җыештырып бетергәч, мәктәп яны участогында да эшне башладык.
-
Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә 27.04.2015

27 нче апрель көнне Иске Минзәлзбаш урта мәктәбендә татарның яраткан улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә” дигән викторина үтте. Бу эчтәлекле, шагыйрь тормышын күбрәк чагылдырган ярышны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зигангирова Гөлшат Тиһировна һәм 5 нче класс укучылары әзерләде. Алар башка укучыларга Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын тагын да тирәнрәк өйрәнергә дигән теләк белдерделәр.
-
ABBYY МОНИТОРИНГ 25.04.2015

Мониторинг знаний 10 класса(18 апреля - русский язык; 23 апреля - обществознание) ЗАВЕРШЕН!
-
9 нчы һәм 11 нче классларда арадаш аттестация 24.04.2015

Бүген 11 нче класс укучыларының технологиядан арадаш аттестацияләре булды. Ул проект формасында үтте. Проект темасы буенча укучылар десерт өчен җиһаз ясадылар.
-
Өмә 15.04.2015

15 нче апрель көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә мәктәп янын чистарту буенча өмә оештырылды. 9 нчы һәм 11 нче класс укучыларыннан кала барлык урта һәм өлкән класс укучылары өмәдә бик актив катнашты.







