МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Лагерьның 18 нче көне 25.06.2015

Бүген бездә – “Әкиятләр утравы”көне.
Иртәнге аштан соң кызыклы , маҗаралы уеннар башланды
Аннары һәр төркем әкиятләрне сәхнәләштерде. Аларның берсе “Шалкан” , ә икенчесе хәзерге заманга яраклаштырылган “Йомры икмәк ” әкиятләрен күрсәтте.Балаларның осталыгына, хыял дөньясының киңлегенә исең китәрлек иде. Бүгенге көнебез дә күңелле, мавыктыргыч булып узып китте.
-
Лагерьның 17 нче көне. 24.06.2015

Без бүген авылыбыз уртасындагы күл белән танышырга бардык. Аның тарихын тыңладык, матурлыгына карап сокландык.
-
Лагерьның 16 нче көне. 23.06.2015

Бүген без – балыкчылар. Килгәндә үк кармак, җим, чиләкләребезне һәм сөзәргә дип челтәрләребезне алып килдек. Безнең авылыбыз уртасыннан Минзәлә елгасы ага. Анда ниниди генә балыклар юк! Иртәнге аштан соң тезелешеп елга буена киттек. Берләребез кармакларыбызны суга салдык, ә икенчеләребез читкәрәк китеп сөзеп карарга булдык.Тын алырга да куркып утырабыз, калкавычларга төбәлеп. Габдрахманов Альмир белән Ишанов Равиль 23, 25 см зурлыктагы балыклар тоттылар. Һәркемнең күзендә очкын кабынды. Барлык балаларга да балык эләкте
-
Лагерьның 15 нче көне 22.06.2015

Бүген Бөек Ватан сугышында hәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә hәйкәл янын тәртипкә китердек, аннары аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Авылыбызның өлкән яшьтәге тыл ветераннарының хәзерге тормышлары, сәламәтлекләре һәм аларга һәрвакыт ярдәм кирәклеге турында сөйләштек .
-
Лагерьның 13 нче көне 20.06.2015

Ничек рәхәт футбол уйнавы! Кызлар да малайлардан калышмый.
-
Лагерьның 12 нче көне. 19.06.2015

Бүген бездә «Бантиклар» бәйрәме булды. Кызыклы , матур уйланылган бантикны билгеләү бик авыр булды, чөнки бөтенесе дә матур иде.
Аннары мода-шоу уздырдык. Укучылар һәр командадан төрле костюмнар тәкъдим иттеләр. Барысы да искиткеч матур иде. Ә беренче урынны Габдрахманов Альмир , икенче урынны Хисамиев Тимур алды. Бәйрәм тәмамлангач су буена киттек.
-
Хезмәт һәм ял лагеренда яңалыклар. 19.06.2015

“Хәрәкәттә - бәрәкәт” ди татар халкы. Без тәнебезгә көч һәм бәрәкәт өстәр өчен футбол уйнадык. Ярыш бик күңелле узды. Уен тигез очко җыеп дуслык белән тәмамланды.
-
Лагерьның 11 нче көне. 18.06.2015

Бүген без «Фантазерлар» көнен бәйрәм итәргә булдык. Төрле кызыклар уйлап табып сөйләдек. Күбебезнең чыгышы бик эчтәлекле булды. Бик оста сөйләүчеләр дип Ишанова Наилә,Калимуллина Ләйсән,Валиева Гөлияләрне билгеләдек .
-
Хезмәт һәм ял лагеренда яңалыклар. 17.06.2015

Төшке ашка кадәр без мәктәпнең чәчәклегендә эшләдек. Чүп утадык, чәчәкләрнең төпләрен йомшарттык,сулар сиптек. Эшләгәннән соң төшке аш бигрәк тә тәмле булды.
-
Лагерьның 10 нчы көне 17.06.2015

Иртәнге ашны ашаганнан соң, без Әүлия чишмәсенә барырга җыендык.
Чишмә урман буенда урнашкан .
Чишмә тирәсен чистарттык, андагы агачларны күзәттек, дару үләннәрен җыйдык.
Чишмә ни өчен «Әүлия» дип аталган, бездә тагын нинди чишмәләр бар, чишмәләрне ничек сакларга? Шул турыда әңгәмә үткәрдек.







