МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Лагерьның 14 нче көне 15.06.2014

Татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе Сабантуй- бүген безнең авылда «Сабан туе – хезмәт туе» дип җырлый халкыбыз. Без үзебезнең матур биюләребез белән бәйрәмне ачып җибәрдек. Бәйрәм өчен көн матурланды, ләкин салкынча иде. Шуңа карамастан безнең күңелләр күтәренке булды. Мәйданда оештырылган барлык уеннарда да бик теләп катнаштык, җырладык, биедек, шигырь сөйләдек.
-
Лагерьның 12 көне 13.06.2014

Бүген бездә – кече Сабантуй. Көн салкынча, яңгыр явып киткән. Ләкин көннең кояшсыз булуына да карамастан, без Сабантуй үткәрергә булдык. .Уеннар чыннан да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Йөгерештек , капчык киеп сикердек, аркан тартыштык,җырладык, биедек. Ә иң кызыгы – күзне бәйләп әйбер кисү булды.
-
лагерьның 11нче көне 12.06.2014

Бүген бәйрәм – Россия көне.Иртәнге аштан соң барыбыз да кабинетка җыелдык. Анда дәүләт символлары турында стенд эшләп куелган. Конституция, герб, флаг турында сөйләп , белемнәребезне тагын да ныгыттык. Аннары “12 июнь- День России” дигән бик матур эчтәлекле презентация карадык.
-
Лагерьның 10 нчы көне 11.06.2014 Бүген бездә кино көне. Иртәнге аштан соң ук без актлар залына җыелдык. Анда “Волшебная книга и дракон” дигән кино карадык. Фильм безгә бик ошады.

-
Лагерьның 9 көне; 10.06.2014

Без бүген көнебезне «Сәламәт кеше – рухи бай кеше» дигән исем астында уздырдык
«Безгә киләчәгебез кадерле!» темасы астында рәсем конкурсы уздырдык. Арада иң матуры дип Кудашева Лилия һәм Калимуллина Ләйсән ясаган рәсемнәр табылды. Бергәләшеп «Безгә киләчәгебез кадерле» дигән темага презентация, «Мин киләчәгемне ничек күз алдына китерәм» темасына әңгәмә үткәрдек.
-
Лагерьның 8 нче көне 09.06.2014 Бүген Бөек Ватан сугышында hәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә hәйкәл янын тәртипкә китердек, аннары аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Авылыбызның өлкән яшьтәге тыл ветераннарының хәзерге тормышлары, сәламәтлекләре һәм аларга һәрвакыт ярдәм кирәклеге турында сөйләштек . Кайберләренең сугыш чорындагы тормышы белән дә таныштык.

-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2014 Бүген без авылыбызның мәдәният йортына, китапханәсенә юл алдык. Китапханә турында Айзирәк Анасовна сөйләде, кайчан барлыкка килгән, күпме китап бар, үзенең укучылары белән таныштырды, яна китаплар белән баетылып торуы турында әйтеп китте. Балаларга китап белән дус булырга киңәш бирде. Аннары мәдәният йортына кердек. Анда эшләүчеләр шулай ук мәдәният йорты тарихы белән таныштырдылар. “ Тапкырлар һәм зирәкләр” ярышы уздырдылар. Җиңүчеләргә призлар бирделәр. Вакытлы матбугатны пропагандалау максатыннан төрле газета—журналларның аерым номерларын тараттылар. Тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар.

-
Лагерьның дүртенче көне 05.06.2014 Бүген без авылыбызның иң биек нокталарыннан авылыбызны күзәттек.Авылыбыз бик матур, төзек. Аның урамнары тигез, киң,озын Авылыбыз тарихы турында сөйләштек. Аның ономастикасын өйрәндек. “Каравыл тавы”,”Ябалак тавы”,”Зәрә тавы”,”Әүлия” чишмәсе дип ни өчен аталганнары турында сөйләштек. Аннары тау башында җилләрне уза-уза йөгерештек,тәгәрәдек, футбол уйнадык, тауның хуш исле үләннәрен исни-исни аунадык

-
Лагерьның өченче көне 04.06.2014 Бүгенге көнне үсемлекләр дөньясын өйрәнүгә багышладык. Үзебезнең мәктәп бакчасыннан башлап , елга буйларындагы, тау башында үсүче дару үсемлекләрен күзәттек. Бездә дә үсә торган иң киң таралган үсемлекләрне билгеләдек. Шулай ук сирәк очрый торган үсемлекләр белән дә таныштык. Соңыннан «Син дару үләннәре беләсеңме?» дигән уен оештырылды. Дөрес җавап бирүче укучыларыбыз күп булды. Үсемлекләр турында үзебез белгән җырларны искә төшереп җырладык. Соңыннан авыл башындагы агачлыкта матур итеп шалаш ясадык. Ул шалашка кереп, малайлар бераз ял иткәннән соң, арып –талып көндезге ашка кайттык. Төшке аштан соң төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык.

-
Лагерьның икенче көне 03.06.2014 Көндәгечә көнне иртәнге гимнастика белән башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык. Конкурсыбыз “Игътибар – балалар !” дигән тема астында узды. Укучыларның ясаган рәсемнәрендә ниләр генә юк! Аеруча матур булган рәсемнәргә урыннар да бирелде. “Мин-җәяүле” дигән тема астында әңгәмә уздырдык. Балалар үзләре белән юлда булган очраклар турында сөйләделәр . Хезмәтне дә онытмадык:бакчага чыгып түтәлләр утадык, чәчәкләргә су сиптек .








