МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Профилактик отрядлар конкурсы 19.03.2015

19 нчы март көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә тәртипсезлекләрне булдырмау өстендә эшләүче профилактик отрядлар арасында ярышлар үтте. Бу ярышларда Зур Нөркәй, Иске Кәшер һәм А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш отрядлары көч сынашты. Конкурс өч этаптан торды: визитка, интеллектуаль конкурс һәм строевой әзерлеккә смотр. Ярышлардан соң жюри нәтиҗә ясады һәм җиңүче дип Зур Нөркәй урта мәктәбе отрядын билгеләде.
-
Гомуми җыелыш 19.03.2015

19 нчы март көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Гаилә – балаларны тәрбияләүнең төп мохите” дигән тема астында гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта шул темага Эльвира Азгаровна чыгышы, локаль актлар турында уку буенча директор урынбасары Миләүшә Милисовна чыгышы һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәп директоры Фәнүс Габделкаюмович чыгышлары тыңланды. Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр классларда сөйләшүләрне дәвам иттеләр.
-
8 нче март бәйрәме белән! 06.03.2015

Бүген А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 10 нчы класс укучылары җитәкчелегендә мәктәп укучылары кызларны һәм хатын-кыз укытучыларны бәйрәм белән котладылар.
-
Сугыш чоры җырлары 27.02.2015

Бүген А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Мәңге сүнми торган хәтер” дигән, сугыш вакытында җырланган җырларга багышланган иртә үтте. Бу иртә Бөек Җиңү турындагы тарихи истәлекләрне саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максаты белән уздырылды.
-
Туган тел көне 21.02.2015

Бүген мәктәптә "Туган тел көне" билгеләп үтелде. Балалар бәйрәмгә багышланган кичәдә актив катнаштылар.
-
Экологик конференция 16.02.2015

16 нчы февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбеннән 11 нче класс укучысы Нуртдинов Ирек һәм 10 класс укучысы Калимуллина Алия (җитәкчеләре Калимуллина Ә. Н. Һәм Нуртдинова Р. Р.) “Укучыларның А. М. Терентьев исемендәге фәнни экологик конференциянең XXI район туры”нда катнаштылар һәм “Эчтәлекле фәнни-тикшеренү эше өчен” дигән грамота белән бүләкләнделәр.
-
160 лет со дня рождения Всеволода Гаршина 14.02.2015

14 февраля исполняется 160 лет со дня рождения Всеволода Гаршина (1855-1888), русского писателя. В связи юбилеем в МБОУ «Старомензелябашская СОШ имени А. Тимергалина» была проведена литературная викторина по творчеству писателя для учащихся 7-8 классов. Ученицы 10-го класса выпустили стенгазету, посвященную жизни и творчеству М.В.Гаршина.
-
Очрашу 13.02.2015

13 нче февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары өчен “Батырлык дәресе” үтте. Анда Әфган сугышы ветераны полковник Рафаэль Газизуллин һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге хезмәткәре Хадиуллин Ленар , якташыбыз Солтанов Рафис чыгыш ясадылар. Сүз Бөек Ватан һәм Әфган сугышлары турында барды.
-
М. Җәлил туган көне 13.02.2015

Бүген А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Муса Җәлил биографиясенә һәм иҗатына багышланган класс сәгатен мәктәбебезнең библиотекаре Венера Миргасимовна үткәрде. Чөнки 15 нче февраль көнне Татар халкының патриоты, бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 109 ел. Ул әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Шагыйрьләргә алдан күрү сәләте бирелә, диләр. Чынлап та, М.Җәлилнең, үз үлемсезлеген тойган кебек, әйткән сүзләре дөрес булып чыкты:
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык. -
Ягез әле, физиклар! 13.02.2015

13 нче февраль көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә “Ягез әле, физиклар!” дигән конкурс үткәрелде. Аны яшь белгеч Ильгамова Эльвира оештырды. Бу бәйгедә районның ир-ат физика укытучылары көч сынашты, калган физиклар алар өчен көч биреп тордылар.







