МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Хезмәт һәм ял лагеренда яңалыклар. 19.06.2015

“Хәрәкәттә - бәрәкәт” ди татар халкы. Без тәнебезгә көч һәм бәрәкәт өстәр өчен футбол уйнадык. Ярыш бик күңелле узды. Уен тигез очко җыеп дуслык белән тәмамланды.
-
Лагерьның 11 нче көне. 18.06.2015

Бүген без «Фантазерлар» көнен бәйрәм итәргә булдык. Төрле кызыклар уйлап табып сөйләдек. Күбебезнең чыгышы бик эчтәлекле булды. Бик оста сөйләүчеләр дип Ишанова Наилә,Калимуллина Ләйсән,Валиева Гөлияләрне билгеләдек .
-
Хезмәт һәм ял лагеренда яңалыклар. 17.06.2015

Төшке ашка кадәр без мәктәпнең чәчәклегендә эшләдек. Чүп утадык, чәчәкләрнең төпләрен йомшарттык,сулар сиптек. Эшләгәннән соң төшке аш бигрәк тә тәмле булды.
-
Лагерьның 10 нчы көне 17.06.2015

Иртәнге ашны ашаганнан соң, без Әүлия чишмәсенә барырга җыендык.
Чишмә урман буенда урнашкан .
Чишмә тирәсен чистарттык, андагы агачларны күзәттек, дару үләннәрен җыйдык.
Чишмә ни өчен «Әүлия» дип аталган, бездә тагын нинди чишмәләр бар, чишмәләрне ничек сакларга? Шул турыда әңгәмә үткәрдек.
-
Лагерьның 9 нче көне 16.06.2015

Бүген бездә кино көне. Иртәнге аштан соң ук без “Элвин и бурундуки” дигән кино карадык. Фильм безгә бик ошады.
Аннан соң без авыл артындагы топольләр аллеясенә экскерссиягә бардык. Анда булган кошларны һәм бөҗәкләрне күзәттек. Авыл артындагы табигать турында әңгәмә үткәрдек. Соңыннан яшел чирәмдә ауный- тәгәри уйнадык.Хәлдән таеп көндезге ашка кайттык. Тәмле ашлар белән сыйланганнан соң, хәрәкәтле уеннар уйнадык.
Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, өйләргә таралдык
-
Лагерьның 8 нче көне 15.06.2015

Без бүген Җәлил бистәсендә Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларының балалар өчен куелган спектаклен карадык. Ә ике укучыбыз Сарманга барып Россия көненә багышланган “Бәхетле балачак ”бәйрәмендә катнашып, бик күп бүләкләр алып кайттылар. Көнебез бик күңелле үтте.
-
Лагерьның 5 нче көне. 12.06.2015

Бүген бәйрәм көн – Россия көне.
Иртәнге аштан соң барыбыз да кабинетка җыелдык. Анда дәуләт символлары турында стенд эшләп куелган.
Безгә тәрбияче апалар Конституция, герб, флаг турында сөйләп , белемнәребезне тагын да ныгыттылар. Аннары бик матур эчтәлекле презентация карадык.
-
Лагерьның 4 нче көне 11.06.2015

Иртәнге аштан соң асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык. Конкурсыбыз “Игътибар – балалар !” дигән тема астында узды. Матур рәсемнәргә урыннар да бирелде. Җиңүче итеп Габдрахманова Гөльяр билгеләнде.
-
Лагерьның өченче көне. 10.06.2015

Бүген көн кояшлы, җылы. Иртәнге ашны тәмләп ашадык hәм көнне үсемлекләр дөньясын өйрәнүгә багышладык. Үзебезнең мәктәп бакчасыннан башлап , елга буйларындагы, тау башында үсүче дару үсемлекләрен күзәттек. Бездә дә үсә торган иң киң таралган үсемлекләрне һәм сирәк очрый торган үсемлекләрне билгеләдек, презентация карадык.
-
Хезмәт һәм ял лагеренда яңалыклар. 10.06.2015

Бүгенге көнебезне без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышладык. Көнебез иртәнге зарядка ясаудан башланды. Аннары шәфкать туташы Рәзинә апа белән очрашу үткәрдек. Соңыннан бакчада эшләдек, хәрәкәтле уеннар уйнадык.







