МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Анкета антикоррупция 11.11.2014

11 нче ноябрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә коррупцияга каршы көрәш эше буенча 9-11 нче класс укучылары арасында анкета үткәрдек. Анкета алуда барысы 13 укучы катнашты.
-
Уроки Мужества 31.10.2014

31 октября в МБОУ «Старомензелябашская СОШ имени А. Тимергалина» провели классные часы “Уроки Мужества” , посвященные военным парадам 7 ноября 1941 года, проходившим Москве, Воронеже и Куйбышеве, и Парадам Памяти, которые проходят 7 ноября в гг. Москва и Самара.
“Уроки Мужества” провели с целью воспитания у учащихся чувства патриотизма и любви к Родине. Познакомили с историческими фактами, показали героизм советского народа, вспомнили основные даты события.
-
Урок Интернет безопасности 27.10.2014

27 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Интернет куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес үтте. Дәресне информатика укытучысы Элвира Азгаровна әзерләде. Ул укучылар өчен иИнтернет челтәрендә үзеңне тоту кагыйдәләре белән аныштырды, үзенең киңәшләрен бирде һәм видеоролик күрсәтте.
-
Республиканская зарядка 27.10.2014

27 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә наркотикларга каршы профилактика проекты буенча Республика зарядкасы үткәрдек. Бу зарядка башлангыч класс укучыларына бигрәк тә ошады. Мәктәп балаларын бергә туплар өчен бик яхшы чара.
-
Көзге бал 24.10.2014

24 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класслар өчен “Көзге бал” бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдәге конкурсларда һәм уеннарда барлык укучылар да бик яратып катнаштылар, чәй өстәлләре әзерләделәр, соңыннан бәйрәм дискотекасы булды.
-
Сөмбелә бәйрәме 24.10.2014

24 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә башлангыч класслар “Сөмбелә” бәйрәме уздырдылар. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр. Төрле уеннарга бик бай булган “Сөмбелә” бәйрәме 1-5 сыйныф укучыларына бик ошады
-
Математика укытучыларының КМО утырышы 23.10.2014

23 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә математика укытучыларының КМО утырышы булды. Килгән кунакларга яшь укытучы Элвира Азгаровна һәм I квалификацион категорияле укытучы Фәридә Вагыйзовна ачык дәресләр күрсәттеләр. Ә Гөлнара Маратовна “Тамчы шоу” интеллектуаль уенын уздырды. КМО планы буенча эш башкарылды.
-
Төгәл фәннәр атналыгы
20.10.2014
20 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә төгәл фәннәр атналыгы башланып китте. Бу атнада без “Математикадан иң чиста дәфтәр” конкурсында җиңү яуларга тырышабыз, математик кроссвордлар чишәбез, викторина сорауларына җаваплар эзлибез, “Тамчы шоу” интеллектуаль уенын уздырырга һәм ачык дәресләр күрсәтергә әзерләнәбез.
-
Көзге ярминкә 20.10.2014

А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә көзге ярминкәләр башланды. Аның беренчесен 20 нче октябрь көнне башлангыч класс укучылары ачып җибәрде, 5-8 нче класс укучылары 21 нче октябрь көнне, 9-11 нче класс укучылары 22 нче октябрь көнне оештыра. Ярминкәдән кергән акчаны мәктәбебездә авылдашыбыз , фантаст – язучы А. Тимергалин музеен эшләүгә файдаланачакбыз.
-
Субботник 18.10.2014

18 нче октябрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә өлкән класс укучылары мәктәп яны территориясен чистарту буенча санитар – экологик өмәдә бик актив катнаштылар.







