Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерьның 4 нче көне. 04.06.2013

Бүген "Песиләр дөньясында" дип аталган викторина үтте, "Изгеләр чишмәсе"нә экскурсия оештырылды. Обедтан соң футбол буенча лагерь беренчелеге үтте. Ял һәм хезмәт лагеренда бадминтон буенча ярыш, компьютер классында презентацияләр конкурсы, спорт уеннары үткәрелде.
-
Лагерьның 3 нче көне. 03.06.2013

Бүген мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда укучылар "Саннар һәм мәсьәләләр дөньясында" дип аталган математик чарада көч сынаштылар, "Нарат" боз сараенда булдылар. Хезмәт лагеренда эшләүче балалар өчен "Суда йөзү кагыйдәләре" аңлатылды, табигатькә экскурсия оештырылды.
-
Лагерь дәвам итә... 02.06.2013

Бүген лагерьның икенче көне. Укучылар "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесендә , "Табигатьне саклыйк" дигән плакатлар конкурсында катнаштылар. Саф һавада кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Лагерь башланды! 01.06.2013

Бүген мәктәпләрдә лагерьлар эшчәнлеге башланды. Безнең мәктәптә ике лагерь эшләячәк. "1 июнь- балаларны яклау көне" уңаеннан плакатлар ясау конкурсы, кызыклы ярышлар, уеннар үткәрелде.
-
Табигатькә экскурсияләр. 27.05.2013

Башлангыч сыйныф укучылары укулар тәмамланганнан соң экскурсияләргә чыга башладылар.
-
"Соңгы кыңгырау". 25.05.2013

25 май көнне безнең мәктәпнең 7 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу матур да, моңсу да бәйрәмгә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти- әниләре, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Хафизов М.Г., мәгариф бүлегеннән методист Давлетшина Г.Ф., авыл җирлеге башлыгы Вафина Н.С. да килгән иде.
-
Слетта. 16.05.2013

16 май көнне Балалар иҗат үзәге оештырган слетта 6 сыйныф укучылары катнашты. Беренче өлештә җырлар буенча конкурс булса, икенче өлештә Сабантуй уеннары үткәрелде.
-
Универсиада дәресе. 15.05.2013

Мәктәбебездә 4 нче дәрес вакытында барлык сыйныфларда да "Универсиада дәресе" булып узды. 1-4 сыйныфлар арасында эстафета уеннары үткәрелде. 5-11 сыйныфларда махсус сайттан "Универсиада дәресе" буенча видео күрсәтелде.
-
"Җиңү бәйрәме". 08.05.2013

8 май көнне мәктәпләрдә "Җиңү көне" билгеләп үтелде. Укучыларыбыз обелиск янына төште, 6 нчы сыйныф укучыларының чыгышы куелды. Чыгышны әзерләүче- сыйныф җитәкчеләре Миңсылу Фәнәвиевна.
-
Тормыш иминлеге дәресе 30.04.2013

Бүген мәктәбебездә тормыш иминлеге буенча ачык дәрес үткәрелде. Альберт Гыйльмуллович укучыларга янгын, табигый бәла-казалар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Янгын сүндерү, палатка җыю, ОЗК, противогаз кию буенча практик күнекмәләр үткәрде, гомуми эвакуация оештырылды.



















