Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
эвакуация 04.09.2013

Бүген мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация уздырылды.
-
Сәламәтлек дәресе 04.09.2013

Тимершык мәктәбендә 4нче сентябрь иртәсе сәламәтлек дәресе белән башланып китте. Мәктәп күләмендә узган әлеге дәресне физкультура укытучысы Биктимиров А.Г. алып барды. Дәрес барышында укучылар төрле физик күнегүләр ясадылар, сәламәтлекне саклауга кагылышлы киңәшләр тыңладылар.
-
ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу 02.09.2013

Бүген башлангыч сыйныф укучылары ЮХИДИ хезмәткәре Насыйбуллин Илнур белән очрашты. Очрашу барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Белем бәйрәме 01.09.2013

Бүген мәктәбебездә 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме үтте. Быелгы уку елында Тимершык урта мәктәбендә 123, Миңгәр башлангыч мәктәбендә 6 укучы белем һәм тәрбия алачак. Барлыгы 15 укучы 1 нче сыйныфка кабул ителде. Хәерле сәгатьтә! Имин, тыныч уку еллары булсын!
-
Без өмәдә. 31.08.2013

Бүген мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, клуб хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп территориясе, чишмәләр чистартылды.
-
Экология көне 31.08.2013

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Экология көне" акциясенә кушылып, мәктәп территориясе һәм Изгеләр чишмәсе яннарын җыештырдылар.
-
Укытучыларыбыз - икенче!!!
28.08.2013
26-27 август көннәрендә укытучылар арасында җәйге спартакиада ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп укытучылар һәр төр буенча ярышларда актив катнашып, гомуми исәптә 2 урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез!
-
Ялларыбыз файдалы үтә
09.07.2013
Җәйге каникуллар дәвам итә. Районыбыз укучыларының яллары файдалы үтсен өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Июнь аенда 14 яше тулган 9 укучыбыз, июль аенда 15 укучыбыз эшкә урнаштырылды. Алар балалар бакчаларында, мәдәният йортларында, авыл хуҗалыгы оешмаларында көчләреннән килгәнчә хезмәт куялар. Июнь аенда уртача хезмәт хакы 5793 сум булды. Районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез.
-
Лагерьның соңгы көне. 25.06.2013

Бүген укучылар өчен кече Сабантуй үткәрелде. Көндезге аштан соң бассейнга бардылар. Барлык укучылар да лагерьда ял итүдән канәгатькалды.Җәйге яллар имин үтсен!
-
Лагерьның 20 нче көне. 24.06.2013

Бүген иртәнге аштан соң укучылар өчен "Солдатта булган диләр..." дип аталган чара үткәрелде. Анда авылыбызның яшь солдатлары турында , һәлак булган солдатлар турында сөйләнде. Лагерь ябылышына карата укучылар тарафыннан концерт куелды. Көндезге аштан соң шахмат буенча лагерь беренчелеге үткәрелде.



















