Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Чишмәләр-яшәү чыганагы. 05.04.2014

Авылыбыз чишмәләргә бик бай.Без моның белән горурланабыз.Шул чишмәләрнең иң матуры- Изгеләр чишмәсе.Изгеләр чишмәсе һәр кешене үзенә тартып тора.Авыл кешеләре генә түгел, хәтта чит төбәкләрдән килеп, аның суын дәвага алып китәләр.
Бу чишмәне карап, чистартып тору 10 сыйныф укучыларына йөкләнгән.Алар 4 нче апрель көнне, дәресләрдән соң, сыйныф җитәкчеләре Зәмфирә Фәнәвиевна белән чишмәгә бардылар.Чишмә тирәсендәге чүпләрне җыештырдылар, эчке ягын тәртипләделәр.
-
Ветераннар янында! 04.04.2014

Тимершык урта мәктәбендә тимурчылык, волонтёрлык эше төгәл башкарыла. Өлкәннәребезнең, сугыш һәм тыл Ветераннарының хәлен белеп тору - һәркемнең изге бурычы! Сугыш һәм тыл ветераннарының саны елдан-ел кими бара. Алар белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белеп торабыз. 5 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Галия, 2 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлияләр тарих укытучысы Айдар Ханифуллович белән бергә, өченче апрель көнне, Миңгәр авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы Ветераны Мөбәрәкшин Хәсәнша бабайда булдылар. Ветеран балаларның күп сорауларына җавап бирде. "Сезгә бездән ярдәм кирәкме, кайчан килеп булышыйк?"- дигән сорауга, Хәсәнша бабай: "Аллага Шөкер, мөмкин булган барлык өстенлекләрдән дә файдаланам, хөкүмәт салып биргән бик яхшы йортта балаларым кадер-хөрмәтендә яшим!"- дип җавап бирде.
-
Хәрби-патриотик уен - "Зарница- 2014"! 04.04.2014

Һәр елны, " Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү" программасын тормышка ашыру максатыннан, мәктәпләр арасында "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үткәрелә. Бүген, 4 нче апрель көнне, "Аҗаган-2014" уенының зона этабы булды. ТИН фәне укытучысы А.Г.Биктимиров бу чарага мәктәп командасы белән нәтиҗәле әзерләнде. 5 мәктәп арасында 2 нче урынны яулап кайттылар. Хәзер алар район этабында катнашырга әзерләнәләр. Укучыларга һәм җитәкчеләре А.Г.Биктимировка бүгенге җиңүләре өчен дирекция зур рәхмәт белдерә, аларга алдагы ярышта зур уңышлар тели.
-
Тимурчылар һәрвакыт эштә! 02.04.2014

Мәктәбебезнең тимурчылары һәрвакыт өлкәннәргә булышырга әзер! Һәр сыйныфның билгеләнгән кешеләре бар, шулай ук чишмәләргә дә шефлык эше нәтиҗәле алып барыла. Тимершык авылында ялгыз гомер кичерүче Хәйруллина Минниса апага 7 нче сыйныф укучылары Нәҗипова Гөлгенә, Фатыйхова Нәзиләләр һәрдаим баралар, өй эшләренә булышалар, хәл-әхвәлен сорашып торалар. Ә Кызыл-Мишә авылында яшәүче Мөхәммәтшина Тәслимә апага 8 нче сыйныф укучылары шефлык итә. Хәбибуллина Әдилә, Гаттарова Инзилә, Гатиятуллин Айрат, Миннебаев Ринатлар Тәслимә апага зур игътибар күрсәтәләр. Өлкәннәребезгә, гомумән, бездән бары игътибар кирәк. Укучыларга, әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә, оештыручы-педагог Р.К.Фазыловка тимурчылык эшен нәтиҗәле оештырганнары өчен дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Кошлар көне! 01.04.2014

1 нче апрель - Кошлар көне! 1906 нчы елның 1 нче апреленнән дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Илебездә кошлар көне 1927 нче елдан бирле үткәрелә. Бүген мәктәптә, "Кошлар көне" уңаеннан, күп төрле тәрбияви чаралар үтте. Биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина "Кошларның кеше тормышындагы әһәмияте" темасына радиотапшыру үткәрде, чыгышның эчтәлеген чагылдырган презентация монитордан күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары "Кошлар - безнең дусларыбыз!" дип исемләнгән чара оештырдылар. Ул ике кисәктән торды: башта кошлар турында әдәби-музыкаль монтаж куелды, икенче өлештә "Кошлар турында беләсеңме?" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда 2 нче команда җиңү яулады. Гомумән, мәктәптә мондый чаралар бик оешкан төстә үткәрелә.
-
Профсоюз җыелышы 29.03.2014

29 нчы март көнне Тимершык урта мәктәбендә профсоюз оешмасының ачык отчет-сайлау җыелышы үткәрелде.Җыелышта район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты җитәкчесе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, мәгариф учреңденияләренең башлангыч профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашты.1 нче көн тәртибе буенча 17 ел Тимершык урта мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевнаның 2012-14 елларга отчеты тыңланды, отчет буенча фикер алышулар булды.Зәмфирә Фәнәвиевна үз теләге профсоюз оешмасы җитәкчесеннән азат ителде, аның урынына бертавыштан Миннеханова Минсылу Фәнәвиевна сайланды.Ахырдан, яхшы эшләгән профсоюз членнары, мәгариф хезмәткарләренең район профсоюз комитетының мактау грамоталары белән бүләкләнде. Җыелышның икенче өлеше мәктәпнең спорт залында давам итеп, килгән кунаклар һәм профсоюз членнары үзара көч сынашты.Җыелыш ашханәдә мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты көче белән әзерләнгән өстәл артында чәй эчү белән төгәлләнде.
-
Китап- безнең дустыбыз! 28.03.2014

Мәктәптә, "Китап атналыгы" көннәре уңаеннан, күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген башлангыч сыйныфлар өчен "Табышмаклар беләсеңме?" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче Шакирова Г.Х. укучыларга күп табышмаклар әзерләгән. Гөлфинур Фәрхетдиновна укучыларга китапның кеше тормышындагы ролен сөйләде. Укучыларның үзләренә тематик китапчыклар ясарга тәкъдим ителде. Алар, үз чиратында, бик теләп риза булдылар.
-
Язгы каникул көннәре! 27.03.2014

Укучыларның көтеп алган язгы каникуллары файдалы һәм нәтиҗәле үтә. 9,11 нче сыйныфлар, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү максатыннан, консультацияләргә йөриләр. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан, башка сыйныф укучылары белән дә өстәмә шөгыльләр алып барыла. Бүген 3-4 нче сыйныфларда "Туган көн" бәйрәме үткәрелде. Инглиз теленнән барган өстәмә шөгыльдә укучыларыбыз "Бременские музыканты" әсәрен инглиз телендә сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Каникуллар әле дәвам итә.
-
Сингапур укулары 25.03.2014

25 нче март көнне Тимершык урта мәктәбе базасында 2 көнгә планлаштырылган Сингапур проекты буенча укулар башланып китте.Һәрвакыт яңалыкка омтылучы Тимершык, Завод- Нырты, Курсабаш урта мәктәбе укытучылары әлеге укуларда бик теләп катнашалар.Укуларда катнашучы күпчелек укытучы әлеге проектның күп элементларын үзенең эшчәнлегендә күпмедер дәрәҗәдә моңарчы да куллана иде инде.Киләчәктә әлеге проект элементларын тагын да камилләштерергә кирәклеген аңладылар.
-
Ата-аналар җыелышы! 22.03.2014

Бүген, 22 нче март көнне, мәктәптә 1-11 нче сыйныфлар өчен ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә:
1. "Мәктәп милкенә сакчыл караш тәрбияләү юнәлешендә ата-аналар белән эшчәнлек" темасына доклад.
2. III чирек нәтиҗәләре белән таныштыру.
3.Төрлеләр.
Ата-аналар язгы каникул планы белән таныштырылды, 71 нче Законның үтәлеше, пожар һәм техника куркынычсызлыгы, интернетта төрле кирәкмәгән сайтларга керү буенча балаларны контрольдә тотарга кирәклеге ассызыкланды.
Ата-аналар җыелышы бик нәтиҗәле үтте.



















