Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Лагерьның 20 нче көне! 23.06.2014

“Мәдәният” атнасы дәвам итә. Физрук Рафил Шамилович көй астында балаларга күңелле гимнастика ясатты. Витаминга бай иртәнге аштан соң, отрядларда “Кояшлы ил- безнең ил” темасына газета чыгардылар. Футбол уйнау – һәр балага көч, дәрт өсти. Саба гимназиясенә экскурсиягә бардылар. Анда эшләүче “Роботлар ясау” түгәрәгенә керделәр һәм шөгыльләнделәр, төркемнәрдә эшләп, робот ясадылар. Көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, күңел ачты балалар.
-
Лагерьның 19 нчы көне! 22.06.2014

Лагерьның 19 нчы көне! Көн гадәттәгечә башланды.
22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара.
Балалар мәктәп ишегалды асфальтенә "Безгә тынычлык кирәк!” темасына рәсем ясадылар. Булачак ил сакчылары- малайлар, бик тырышып ак күгәрчен, чәчәкле болын, кояшлы күк йөзе, кызыл йолдызлы танк, самолетлар ясап, үз теләкләрен белдерде. Сугыш турында видеофильм карадылар.
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал- тирәк.
Батыр булып үсү өчен,
Уйлар чынга ашсын өчен,
Безгә тынычлык кирәк!
Бүген шулай ук һәйкәлләргә чәчәкләр һәм венок кую да бик хөрмәтле эшләрдән санала. Обелиск янында «Шатлык» лагере начальнигы Х.С.Нәҗипова, вожатыйлар һәм балалар катнашында митинг оештырылды. Вожатый Гөлнара Хәбибрахмановна үзе иҗат иткән шигырен укыды, лагерь начальнигы чыгыш ясады һәм 1 минутлык тынлык игълан итте. Бөек Ватан сугышы чорында каһарманнарча сугышкан, фронт кырларында ятып калганнар хөрмәтенә укучылар һәм вожатыйлар көче белән әзерләнгән венок куелды.
Бөек Ватан сугышына Тимершык авыл җирлегеннән барлыгы 720 ир-егет киткән, шуларның 305–е туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан. Батыр йөрәкле, саф күңелле затларны, сугыш чоры кешеләрен онытырга хакыбыз юк! Утлы еллар аша алар безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр.
Көннең икенче яртысында балалар футбол уйнадылар. Көн нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 18 нче көне! 21.06.2014

Лагерьның 18 нче көне! Иртәнге зарядкадан соң, саф һавада рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балалар көтеп алган мизгел килеп җитте. Ике автобуска төялеп, Лесхозга “Нарат” боз сараена бардылар. Тимераякларда рәхәтләнеп шудылар, кайтканда урман буенда ял иттеләр. Балаларны ашханәдә көндезге аш көтеп тора иде. Көннең икенче яртысында “Мин- әкият остасы” дигән әкиятләр сөйләү конкурсы оештырылды. Балалар бик күп әкиятләр беләләр, үзләре дә иҗат иткәннәр. Лагерьның бу көне дә бик матур, файдалы, нәтиҗәле үтте.
-
20 нче июнь! 20.06.2014

Лагерьның 17 нче көне! “Мәдәният” атнасы дәвам итә. Бүген лагерьга Саба районының иң шәп баянчысы, гармун остасы, Фәйзулла Туишев исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының аткказанган мәдәният хезмәткәре Вилорик Вәлиуллин кунакка килде. Ул - гомеренең 57 елын мәдәнияткә багышлаган шәхес. Тормыш юлы, иҗаты, Байлар Сабасына килеп урнашу еллары (үзе Балык Бистәсе районы кешесе), мәдәният йортында эшләүләре турында тәфсилләп сөйләде. Балалар оста гармун иясе белән “Биш парлы”, “Гөлбану” уенын уйнадылар, татарча биеделәр. Очрашу бик матур һәм күңелле үтте. Эстафеталар да җиренә җиткерелеп башкарылды. Лагерьның һәр көне нәтиҗәле үтә. Балалар бик яратып, теләп йөриләр.
-
Лагерьның 16 нчы көне! 19.06.2014

Лагерьның бүгенге 16 нчы көне дә матур гына башланып китте. Иртәнге аштан соң, “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага ГИБДД хезмәткәре Илнур Насыйбуллин белән очрашу үткәрелде. Очрашуны 2 нче отряд вожатые Г.Х.Нургаязова әзерләде һәм алып барды. “Зәңгәр күл” һәм “Кояшкай” отрядлары ныклы әзерлек белән килгәннәр. Илнур Насыйбуллин балалар белән әңгәмәсендә, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйләнешле видеофильмнар, фотосурәтләр күрсәтте, балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Гүзәл апалары һәр балага истәлек бүләкләре тапшырды. Очрашу бик матур үтте. ЮХИДИ белән район мәгариф бүлеге үткәргән рәсем конкурсында да балалар бик актив катнашты. Көн матур булгач, урамда саф һавада рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Лагерьның бу көне дә нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 15 нче көне! 18.06.2014

Лагерьның соңгы атнасы - “Мәдәният” атнасы башланды. Көндәгечә, балалар шатланып килделәр, линейкадан соң, күңелле гимнастика үткәрелде. Тимершык авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очрашуга әзерлек максатыннан, отрядларда шигырьләр, җырлар өйрәтелде. Мәдәният йортына экскурсиягә бардылар. Мәдәният йорты мөдире Йолдыз апалары коллектив белән таныштырды, экскурсия үткәрде. Балалар үзләре дә, сәхнәгә менеп, концерт куйдылар, сәхнә осталыгына өйрәнделәр. Витаминга бай көндезге аштан соң, балалар спортзалда рәхәтләнеп футбол уйнадылар. Көн искиткеч матур узды! Балалар бик канәгать калдылар.
-
Лагерьның 14 нче көне! 17.06.2014

Лагерьның 14 нче көне!
Көн кояшлы, матур. “Сәламәт яшәү рәвеше” атнасының соңгы көне. Тимершык авылы фельдшеры Зөмәрә Нуриева белән очрашу вакытында балалар беренче ярдәм, кан китүне туктату кебек темаларга сөйләштеләр, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Шулай ук Зөмәрә апалары буйларын һәм авырлыкларын үлчәде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова “Туган телем- иркә гөлем” темасына КВН үткәрде. “Айзирәкләр” белән “Тапкырҗаннар” командалары 8 турда көч сынашты. Айзирәкләр командасы җиңү яулады. Футбол ярышында да бик тырыштылар, дуслык җиңде. Витаминга бай көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн артыннан көн уза, лагерьның һәр көне балалар күңелендә үзенчәлекле мизгелләре белән истә кала.
-
Лагерьның 13 нче көне! 16.06.2014

Лагерьның 13 нче көне! Иртәнге линейкада көнлек план белән таныштырылды, физрук Рафил абыйлары күңелле гимнастика ясатты. Витаминга бай иртәнге аштан соң, “Лагерьның бер көне” дигән темага рәсемнәр иҗат иттеләр. Көн болытлы, җилле булу сәбәпле, хәрәкәтле уеннар мәктәп спортзалында оештырылды. Көтеп алган экскурсия вакыты җитте. Бүген балалар Миңгәр авылында урнашкан “Дубай” санаториясе биләмәсенә экскурсиягә бардылар. Бик хозурланып, андагы матурлыкка сокланып, экскурсиядән шатланып кайттылар, фотосурәткә дә төштеләр. Аларны ашханәдә көндезге тәмле аш көтеп тора иде. Көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды.
Лагерьның бүгенге көне дә, бик истәлекле булып, күңелләрдә озак сакланыр әле!!!
-
Лагерьның 12 нче көне! 14.06.2014

Лагерьның 12 көне! "Сәламәт яшәү рәвеше" атнасы дәвам итә. Көн болытлы, әмма балаларыбызның йөзләре якты, күңелләре көр! 15 нче июнь – Әтиләр көне. Шул уңайдан бүген лагерьда күп төрле чаралар үткәрелде. Әтиләр өчен “Кояшкай” һәм “Зәңгәр күл” отрядларында концерт әзерләнде. Әтиләр белән балалар арасында футбол ярышы оештырылды. Балалар әтиләре белән уйнауны бик ошаттылар. Ярыштан соң, концерт карадылар, балалар матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әтиләренә бүләккә открыткалар ясадылар. Көннең икенче яртысында хәрәкәтле уеннар уйнатылды. Көн матур үтте!
-
Лагерьның 11 нче көне! 13.06.2014

Көн саен мәктәп балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Бүген дә, көн болытлы булуга карамастан, барысы да шатланып килделәр. Иртәнге линейкада көнлек план белән таныштырылды, аннары гимнастика ясадылар. “Компьютер серләре” темасына вожатый апалары компьютернең зур көчкә ия булуын, кеше тормышындагы әһәмиятле ролен, шулай ук тиешле дәрәҗәдә кулланмаган очракта, сәламәтлеккә зур зыян салуын аңлаттылар. Аннары укучылар интерактив тактада рәсемнәр ясадылар. Авыл китапханәсенә экскурсиягә бару да бик нәтиҗәле булды. Китапханәче Фәнзия апалары китаплар, журналлар белән таныштырды, “Китап – кешенең юлдашы” дигән темага чыгыш ясады. Әкиятләрнең геройлары турында кызыклы гына әңгәмә оештырды. Табышмаклар буенча викторина үткәрде, җиңүчеләргә бүләкләр бирде. Көннең икенче яртысында футбол ярышы үткәрелде. Көннең үткәне сизелмәде дә. Күңелле мизгелләре әле балалар күңелендә озак сакланыр!



















