Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы"айлыгы бара. 03.09.2014

Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы бара. Бүген 1-11 нче сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча ОБЖ укытучысы А.Г.Биктимиров аңлату эшләре алып барды. Өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә кайту юлында төгәл үтәргә тиешле кагыйдәләр искә төшерелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара нәтиҗәле үтте.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2014

Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр, укучылар!!!
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! Һәркемгә якын булган матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Яңгырый бүген һәр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит әйдә,
Яңа уку елы!
Яңа уку елында һәркемгә иҗади уңышлар, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар телибез.
Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкага Саба районы капиталь ремонт һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе И.Б.Таипов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафина, район мәгариф бүлеге методисты Ч.Ф.Ибраһимова, ООО "Саба"ның 6 нчы филиалы зоотехнигы А.Ф. Нәгыймов, ООО "Болгар" генераль директоры Р.Г.Ахунҗанов, хөрмәткә лаек Ветеран укытучыларыбыз катнашты. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 13 бала (Миңгәр башлангыч мәктәбенә - 1 укучы) укырга керде. Бәйрәмдә җәйге чорда эшләгән укучыларыбызга оешма җитәкчеләре тарафыннан акчалата бүләкләр тапшырылды, нәни дусларыбызга шулай ук изге теләкләр белән бергә уку-кирәк әсбаплары бүләк ителде.
Тантаналы өлештән соң, һәр сыйныфта "Батырлык" дәресләре үткәрелде, шулай ук физик тәрбия укытучылары "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында чыгыш ясадылар, нормативлар белән таныштырдылар.
Бәйрәм белән!
-
30 нчы август- Республика көне! 01.09.2014

Республика көне уңаеннан, район күләмендә велосипед ярышы үткәрелде. Тимершык урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гаттарова Айгөл, Фатыйхова Нәзилә, Әхмәтҗанова Илзия, 10 нчы сыйныф укучысы Шәрәфиев Динартлар бик теләп катнаштылар. 6-8 нче сыйныф кызлары төркемендә Әхмәтҗанова Илзия III урынга лаек булды. Аны зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.
-
Экологик шимбә - "Зеленая Россия" 30.08.2014

Бөтенроссия экологик шимбәдә мәктәбебез укучылары, укытучылары чишмә яннарын җыештырдылар, тирә-ягын чүп-чардан арындырдылар. Бу акциядә һәркем теләп катнашты.
-
14 августа
14.08.2014
14 августа МБОУ «Тимершикская СОШ» посетили заместители начальников районных отделов образований по учебно-методической работе. Была проведена обзорная экскурсия по школе, участники конференции ознакомились с материально-технической базой школы, методикой проведения уроков и внеурочных занятий.
-
Добро пожаловать!
13.08.2014
13 августа в МБОУ «Тимершикская СОШ» побывали директора базовых школ, школ «Превосходства», специалисты по инклюзивному образованию. Также ознакомились с материально-технической базой школы, методикой проведения уроков и внеурочных занятий.
-
Участники съезда у нас в гостях 12.08.2014

12 августа МБОУ “Тимершикская СОШ” приняла участников VI Всероссийского съезда учителей татарского языка и литературы.
-
9 нчы сыйныф укучылары аттестатлы булды! 26.06.2014

Тимершык урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын 17 укучы тәмамлады. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, барысы да аттестат алдылар. Мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев тантаналы көн белән котлап, һәр укучыга иң изге теләкләрен белдерде, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтләрен җиткерде. Укучылар да белем-тәрбия биргән укытучыларына, сыйныф җитәкчеләре Г.Р.Вәлиевага зур рәхмәтләрен әйттеләр. Укучыларны кайнар котлыйбыз, алга таба да зур уңышларның юлдаш булуын телибез.
-
Мәктәптә чыгарылыш кичәсе! 25.06.2014

25 нче июнь - чыгарылыш сыйныф укучыларының зур бәйрәме. Тимершык урта мәтәбенең 12 укучысы бүген кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.
Кадерле укучым!!!
Юлларың уң булсын!
тыңла син юл алды киңәшне:
Син, Балам, Кеше бул!
Кешелек зур итә кешене.
Кешене матур да, батыр да ясаган.
Иң күркәм сыйфат бит - Кешелек!
Көчле рухлы булыгыз! Куйган максатыгызга ирешергә омтылыгыз! Туган мәктәбегезне онытмагыз. Хәерле тормыш юлы сезгә, кадерле балалар!
-
Лагерьның 21 нче көне! 24.06.2014

Лагерьның бүген соңгы көне! Көн артыннан көн узды, “Шатлык” ял һәм сәламәтләндерү лагеры бүген ябылды. Лагерь флагы төшерелде. “Кояшкай” һәм “Зәңгәр күл” отрядлары матур, эчтәлекле концерт әзерләделәр, бер-берсенә изге теләкләрен теләделәр. Лагерьның ябылуына багышланган тантаналы линейкада мәктәп директоры сүз алды һәм лагерьның 21 көненә дә уңай бәя бирде, начальнигы Х.С.Нәҗиповага, вожатыйларга зур рәхмәт белдерде. Лагерь начальнигы Х.С.Нәҗипова балаларга каникулның алдагы көннәрен дә күңелле итеп үткәрергә, исән-имин булырга, юл йөрү һәм пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясады. "1нче сентябрьгә укырга көч туплап килегез!"-диде.
Каникуллар дәвам итә...



















