Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Ата-аналар җыелышы! 27.05.2014

Бүген Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.Көн тәртибендә:
1."Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акция кысаларында, "Балаларыбызны наркоманиядән саклап калыйк!" темасына чыгыш.
2.2013-2014 нче уку елына йомгак ясау.
3. Җәйге ялны һәм хезмәтне оештыру мәсьәләләре.
Җыелышта Саба районы прокуроры Р.Ф.Салахов, район шифаханәсе наркологы Ф.Н.Хәбибуллин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафиналар катнаштылар һәм балаларны начар гадәтләрдән, төрле бәла-казалардан саклау юллары, наркотикның кеше тормышына һәм җәмгыятькә китергән зыяны турында тәфсилләп аңлаттылар.
Төп өлештән соң, җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе! 27.05.2014

Мәктәбебездә тәрбияви чаралар төрле формаларда даими үткәрелеп тора. 20 нче майдан 26 нчы июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акциясе бара. Бу уңайдан күп төрле чаралар оештырыла. Бүген 1-4 нче сыйныфлар өчен "Начар гадәтләрне үз итмә!" акциясе үткәрелде. Мәктәбебез волонтерлары Закарова Эльмира белән Гаттарова Илзидәләр (10 нчы сыйныф укучылары) укучыларга тәмәкенең, алкогольнең, наркотикларның зыяны турында видеороликлар ярдәмендә аңлату эшләре алып бардылар. Укучылар, әңгәмәдә катнашып, үз фикерләрен җиткерделәр, начар гадәтләрне беркайчан да үз итмәячәкләре турында белдерделәр. Чара бик нәтиҗәле үтте!
-
Чишмәләргә шефлык итәбез! 19.05.2014

Чишмәләр - яшәү чыганагы. Авылыбыз чишмәләреи мәктәпнең 7 сыйныфына бүлеп бирелгән. Һәр сыйныф ел дәвамында аларга шефлык итә. Бүген, 19 нчы май көнне, 5 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре А.Х.Хазиев) "Сабир" ("Илфат") чишмәсенә бардылар. Чишмә биләмәсен чүп-чардан арындырдылар, чишмә кырыйларын чүп үләннәреннән чистарттылар. Авыл кешеләренең зур рәхмәтен алдылар.
-
Иҗат белән шөгыльләнүчеләр! 16.05.2014

Тимершык урта мәктәбендә иҗат белән шөгыльләнүче укучыларның күп булуы нык сөендерә. Кукмара районында үткәрелгән Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган II ачык республикакүләм иҗади конкурсның дистанцион этабында 7 нче сыйныф укучылары Фазылова Нәзилә, Гаттарова Айгөл (җитәкчеләре Миннеханова М.Ф.), 6 нчы сыйныф укучысы Галимова Зилә, 9 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылулар (җитәкчеләре Нуруллина З.Ф.) үзләре иҗат иткән шигырьләр белән катнаштылар һәм финалга чыктылар. Конкурсның финал өлешендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Фазылова Таңсылу үзе иҗат иткән шигырьләре белән 3 нче урынга лаек булды. Укучыларыбыз конкурстан бик канәгать калдылар.
-
"Серле каләм-2014" конкурсы нәтиҗәләре! 16.05.2014

Районыбызда "Серле каләм" конкурсы традицион рәвештә даими үткәрелеп килә. Тимершык урта мәктәбенең иҗат белән шөгыльләнүче укучылары бу конкурста бик теләп катнаша. "Серле каләм-2014" конкурсына быел мәктәптән 4 укучының иҗат эше һәм "Өмет йолдызы" газетасы җибәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гаттарова Айгөл - 7 нче класс, Фазылова Таңсылу - 9 нчы класс - 1нче урын
Фатыйхова Нәзилә- 2 нче урын
Шагабиева Дилә- 3 нче урын
Укучыларны, җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нуруллина З.Ф., Миннеханова М.Ф.ларны кайнар котлыйбыз.
Бу уку елында мәктәптә "Өмет йолдызы" газетасы чыгарыла башлады. Бәйгедә газетабыз 1 нче урынга лаек булды. Газетаны чыгаручы укучыларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара! 13.05.2014

20 нче майдан 26 нчы июньгә кадәр "Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акция игълан ителде. Бу уңайдан мәктәп күләмендә махсус план кабул ителде. Бүгеннән үк чаралар үткәрелә башлады. 9 нчы сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Валиева Г.Р.), сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү максатыннан, "Мин тормышны сайлыйм!" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Укучылар наркотикларның зыянын яхшы аңлыйлар, үз фикерләрен рәсемнәрдә, сызымнарда күрсәттеләр. "Мин тормышны сайлыйм" дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Җиңү килде җиргә яз булып! 09.05.2014

-
Бәйрәм белән! 08.05.2014

Иртәгә 9 май - Бөек Җиңү көне. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын, сугыш афәте башка кабатланмасын!
-
Класс сәгате "Җиңү шатлыгы - безнең шатлык"
07.05.2014
7 нче май көнне 8 нче сыйныфта " Җиңү шатлыгы - безнең шатлык" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Фазылова Зәлидә классташларын бабасы - Шакуров Нәҗип бабайның сугышчан юлы белән таныштырды. Укучыларга бабасының орден, медальләрен күрсәтте. Нотфуллина Рәзинә Насибуллин Хәсият бабайның сугыш хатирәләрен сөйләде. Калган укучылар да авылдашларының, бабаларының тормыш юллары белән классташларын таныштырып үттеләр. Тәрбия сәгате укучыларда якты истәлекләр калдырды.
-
Баскетбол буенча иптәшләрчә очрашу! 30.04.2014

Бүген Шыңар урта мәктәбе баскетболчылары белән безнең мәктәпнең баскетболчылары арасында иптәшләрчә очрашу үткәрелде. Уен бик матур, нәтиҗәле барды. Ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә була. Ярышта баскетболчы кызларыбыз каршы якны җиңделәр, ә Шыңар урта мәктәбенең егетләр командасы көчлерәк булды, алар җиңү яулады. Афәрин, егетләр-кызлар! Һәрчак шулай күңелле, эшлекле очрашулар булып торсын! "Баскетбол" түгәрәге җитәкчесе Ш.Х.Шакиров мондый эшлекле очрашуларны даими үткәрә, эшендә уңышлар телибез.



















