Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Китап табиблары"
23.01.2012
3 класс укучылары мәктәп китапханәсе белән тыгыз элемтәдә торалар. "Китап-якын дус" дигән мәкальгә таянып, 23 январь көнне алар китапханәгә "авыру" китапларны "дәваларга" килделәр.
-
Шугалакта
18.01.2012
Мәктәбебез шугалагы көндезләрен генә түгел, кичен дә балалар чыр-чуыннан тынып тормый. Анда тимераякта шуып, сәламәтлекләрен ныгыту, ял итү өчен ата-аналары белән балалар көн дә киләләр.
-
Укулар башланды
16.01.2012
Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Укырга, укырга һәм укырга!
-
7 көн-"Витаминнар дөньясында"
10.01.2012
Бүген "Кыңгырау" кышкы сәламәтләндерү лагеренең соңгы көне иде. Исеменнән үк күренгәнчә, көнебез витаминнарга багышланды. Балалар бик тә кызыклы презентация карадылар, кайсы витаминның нинди продуктларда бар икэнлеген белделәр. Аннан соң лагерьны ябу тантанасы булды. Балалар үзләренең һәнәрләрен күрсәттеләр, Кар кызы аларга бүләкләр дә тапшырды. Бәйрәмнән соң лагерь белән саубуллашып балалар өйләренә таралыштылар. "Кыңгырау"да ял итү һәркемгә ошады!
-
6 көн-"Без табигать дуслары"
09.01.2012
Бүген лагерьда табигать көне иде. Көн дәвамында балалар табигатьне саклау турында әңгәмәдә катнаштылар, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. "Без табигать балалары" дигән КВНда үзләренең "Табигать балалары" һәм "Дулкын" командаларына бүленеп, белемнәрен сынадылар, газеталар чыгардылар.
-
5 көн-"Компьютерлар илендә"
08.01.2012
Хәзерге заман балалары кече яшьтән үк заман техникасы белән кызыксынып үсәләр. Лагеребездә бүген компьютерлар турында бик күп мәгълүмат бирелде. Балалар үзләре презентация дә ясарга өйрәнделәр. Презентацияләрнең темалары да күп төрле иде:"Лондонга сәяхәт", "Лагерьның бер көне", "Автомобильләр" һ.б. Соңыннан һәркем үзенең эшен яклап та күрсәтте. Бу конкурста Гилязетдинов Булат һәм Аглиуллин Айзат җиңүче дип табылдылар.зерге заман балалары кече яшьтән үк заман техникасы белән кызыксынып үсәләр. Лагеребездә бүген компьютерлар турында бик күп мәгълүмат бирелде. Балалар үзләре презентация дә ясарга өйрәнделәр. Презентацияләрнең темалары да күп төрле иде:"Лондонга сәяхәт", "Лагерьның бер көне", "Автомобильләр" һ.б. Соңыннан һәркем үзенең эшен яклап та күрсәтте. Бу конкурста Гилязетдинов Булат һәм Аглиуллин Айзат җиңүче дип табылдылар.
-
4 көн-"Enjoy English "
07.01.2012
Лагеребезнең бүгенге көне шулай аталды. Шуңа күрә дә бүген балалар күбрәк инглиз телендә сөйләшергә тырыштылар. Башта алар "Англиягә сәяхәт" дигән дәрес-презентация карадылар, аннан соң "Кем миллионер булырга тели?" дигән викторинада катнашып, белемнәрен сынадылар. Ике командага бүленеп инглиз телендә әкият сәхнәләштерү сүз байлыгын, актерлык сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте. Балаларның сәламәтлеген ныгыту, җитезлекләрен артттыру максатыннан скакалкада сикерү, кыршау әйләндерү ярышлары үткәрелде. Скакалкада сикерү нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яруллин Әлфис, кыршау әйләндерү буенча Махмутова Гүзәл алдылар. Көн "Минем хыялымдагы ил" дигән темага рәсем конкурсы белән дәвам итте.
-
Туган көнең белән, РБД!
07.01.2012
6 гыйнвар көнне Район Балалар Думасының туган көне иде. Шул уңайдан Район Балалар Иҗат үзәге тарафыннан Район Балалар Думасының V сессиясе үткәрелде. Анда безнең мәктәбебезнең иң актив укучылары катнаштылар һәм "Яңа ел котлавы" исемле презентацияләр конкурсында I урын алдылар!
-
3 нче көн- "Сәламәтлек көне"
06.01.2012
"Кыңгырау"ның бүгенге көне "Сәламәтлек көне" дип игълан ителде. Көн иртәдән үк күңелле башланып китте: безгә Шәмәрдән мәдәният йорты артистлары "Чәпәләй белән Тәпәләй" дип аталучы кызыклы Яңа ел тамашасы белән кунакка килделәр. Бу әкиятне карау балаларга бик тә ошады. Аннан соң кыңгыраулылар "Шәвәли хикмәтләре" дигән уен уйнадылар, эстафетада катнаштылар, мәктәбебез шугалагында тимераякларда шудылар, шахмат түгәрәгендә шөгыльләнделәр. Кыскасы, бу көнебезнең исеме тулысынча җисеменә туры килде!
-
Бәйрәмнәр дәвам итә
05.01.2012
4 январь көнне мәктәптә 8-11 класс укучылары өчен "Могҗизалы чыршы" исемле Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә матур җыр-биюләр белән бергә төрле уеннар да оештырылды. Мәктәп дирекциясе конкурсларда, олимпадаларда җиңгән укучыларга истәлек бүләкләре, ә уку алдынгыларына грамоталар тапшырды.