Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Баскетбол уенында
22.11.2011
21 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең укытучылар командасы Шәмәрдәндә уздырылган баскетбол уенында катнашып кайттылар.
-
Математика атналыгы бара
18.11.2011
Мәктәбебездә бу атнада математика атналыгы бара.Түбән класс укучылары математик газета, ә өлкән класслар- математик буклет әзерләү белән мәшгуль. Математик әйтемнәр, "Кем күбрәк?"(сорау-җавап уены), төрле геометрик фигураларны төгәл санап әйтү, һ.б. конкурсларда укучылар теләп катнашалар. Чәршәмбе кунне 5-6 нчы класс укучылары арасында математик КВН узды. "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" чын мәгънәсендә үзләрен зирәкләр һәм тапкырлар итеп таныттылар. Математик атнага нәтиҗә киләсе атнада дүшәмбе көнне ясалачак.
-
Әниләр бәхете-безнең кулда
16.11.2011
16 нчы ноябрь көнне 9нчы класста Аналар көне уңаеннан "Әниләр бәхете-безнең кулда" дигән темага класс сәгате уткәрелде.
-
"Знай наших!"та без җиңүчеләр!
15.11.2011
Бүген Мәктәбебезнең Балалар Думасы әгъзалары "Знай наших!"" район агитбригада конкурсында катнаштылар. Конкурсның шартлары итеп мәктәпнең Дума эшчәнлеге белән таныштыру куелган иде. Безнең укучыларыбыз үзләренең кызыклы чыгышлары, артистлык осталыклары, җырга-моңга сәләтләре белән жюриның игътибарын яулап алдылар. Шулай итеп, 20 мәктәп арасында безнең Мәктәп Балалар Думасы барлык номинацияләрдә I урыннарны яулап кайтты.
-
"Каурый каләм" түгәрәгендә
15.11.2011
Мәктәбебездә "Каурый каләм" түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр: шигырь язарга, әкият иҗат итәргә өйрәнәләр. Ай саен үзләренең "Кыңгырау" түгәрәк газетасын чыгаралар.Әниләр көне уңаеннан 15 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр "Иң-иң яратканнарыбыз" дип исемләнгән инша, шигырь, рәсем конкурсы игълан иттеләр. Ә җиңүче укучыларның әниләре 25 ноябрь көнне оештырылачак бәйрәмгә чакырыла.
-
Күңелле каникуллар
11.11.2011
Әле күптән түгел генә сагынышып мәктәбебезгә җыелган идек, инде менә I чирек тә тәмамланды. Көзге каникуллар башланды. Ләкин каникуллар җитте дип балалар вакытларын бушка уздырмыйлар. Мәктәбебездә түгәрәкләр үз эшләрен дәвам итәләр. Кунакка китмичә өйдә ял итүчеләр монда килеп яраткан спорт төрләре һәм кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Бүген дә бадминтон(җит. Гатиятов Р.Р.) һәм "Оста куллар"(җит. Гарипова А.Р.) түгәрәкләрендә эш гөрләп торды.
-
Викторина
10.11.2011
Каникуллар булуга карамастан, мәктәбебез укучылар тавышыннан тынып тормый. Менә бүген дә 5 нче класслар арасында А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина булып узды (укытучы Габдулхакова М.Р.). Укучылар "Крестики" һәм "Нолики" командаларына бүленеп төрле конкурсларда үзара көч сынаштылар. Викторина ике команданың да тигез очко җыюлары белән тәмамланды. Уен бик күңелле үтте.
-
Башлангыч класслар атналыгын йомгаклау
03.11.2011
3 нче ноябрь көнне "Башлангыч класслар атналыгы"н йомгаклау тантанасы булды. Мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Давыдова Т.А. җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Түбәндәге укучылар җиңүче булды:"Иң актив класс"- II класс (кл. җитәкчесе Хәертдинова С.Н.)"Иң матур рәсем ясаучылар"- Шиһабиева Рәзинә-1 кл., Фаваризова Рәлинә-2 кл., Сәгыйтова Айзирәк-2 кл., Хөсәенов Ризат-2 кл., Хөсәенов Әмир-2 кл., Зиннәтов Айзат-3 кл., Закирова Зәлинә-4 кл."Иң матур китап кыстыргычы ясаучылар":Хисмәтов Әмир, Исхакова Дания(1 кл.), Газиянова Эльвира, Яруллин Әлфис(2 кл.), Зиннәтов Айзат, Гыйләҗетдинова Эльвина(3 кл.)."Иң матур язучы": Хисмәтов Аяз(1 кл.), Фаваризова Рәлинә(2 кл.), Галимуллин Булат(3 кл.), Фатыйхова Миләүшә(4 кл.)."Хатасыз язучы": Хафизова Зәринә(2 кл.), Гыйләҗетдинова Эльвина(3 кл.), Фатыйхова Миләүшә(4кл.)."Иң матур хикәя язучы": Галимов Динар(2 кл.), Махмутова Гүзәл(3 кл.)"Иң оста мәсьәлә чишүче": Зәйниев Әмир(2 кл.)Эстафетада Арсланов Әлфис командасы җиңүче дип табылды.
-
"5"лене ничек отарга?
01.11.2011
Бүген Хабирзянова Р.И. V-VI сыйныф укучылары арасында Борынгы заман тарихы һәм Урта гасырлар тарихы буенча "5"лене ничек отарга?" дигән темага уен-дәрес үткәрде. Уен кагыйдәләре укучыларга алдан җиткерелде, шулай итеп аларга әзерләнү мөмкинлеге бирелде. Укучылар үзләре ясап килгән әйберләрне жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Сугыш һәм хезмәт кораллары, борынгы кешеләрнең яшәү урыннарын чагылдырган кул эшләре аерым игътибарга лаек иде. Әлеге бәйге чирек ахырында укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итте. Җиңүче Гыйләҗетдинов Булат грамота белән бүләкләнде.
-
Укучыларның үз фикерләре бар
22.10.2011
Бүген 11нче сыйныфта "Яшүсмерләр арасында кылына торган җинаятьләр өчен җәзаны катгыйлату кирәкме һәм әлеге алымнар җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәкме?" дигән темага диспут үткәрелде. Диспут барышында укучылар арасында ике төрле фикер туды. Бер төркем яшүсмерләр тарафыннан кылынучы җинаятьләргә катгый җәза кирәк дисә, икенче төркем бу проблеманы психолог ярдәмендә чишәргә була дип үз фикерен белдерде. Бу сөйләшүләр укучыларның үзләрен дә уйланырга мәҗбүр итте.