Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Пионериягә-90 20.02.201217-19 нче фефраль көннәрендә Биектау районында урнашкан "Костер" укыту-сәламәтләндерү үзәгендә Пионериянең 90 еллыгына җыен-киңәшмә булып узды. Бу җыенда безнең мәктәбебезнең педагог-организаторы Габдрахманова Р.М. һәм районыбызның иң актив укучылары катнашты.
-
Туган тел көне
17.02.2012
7 февраль көнне Хәбирҗанова Р. И. 5 нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем-татар теле" дигән темага ачык чара үткәрде. Туган тел турында мәкаль-шигырьләр укылды, җырлар җырланды.
-
М. Җәлил туган көн. 16.02.2012
15 февраль- М. Җәлил туган көн. 15 февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З. ф. 2-4 класс укучылары өчен "М. Җәлил- безнең күңелләрдә" дигән темага класс сәгате үткәрде.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә
16.02.2012
16 февраль көнне мәктәбебездә "Туган телдә иң яхшы шигырь сөйләүче"не билгеләү өчен ачык микрофон үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы... 15.02.2012
1989 нчы елның 15 нче феврале Әфганстаннан Совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылган көн. Бүген ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. югары класс укучылары белән шул темага класс сәгате үткәрде. Ул елларда булган вакыйгалар турында гына сөйләшеп калмыйча, кинофильм да карадылар.
-
"Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" 14.02.2012
Бүген 9 нчы класс укучылары мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар."Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" дигән темага чыгыш тыңладылар.
-
Сугыш чоры җырлары конкурсы 14.02.2012
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык үз эшен дәвам итә. 14 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылар сугыш чоры җырларын җырлау буенча конкурста катнаштылар. Һәр класс тырышып әзерләнгән иде-бик матур чыгыш ясадылар.
-
Туган тел атналыгы 14.02.2012
Мәктәбебездә 14 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр Туган тел атналыгы башланып китте. 9 нчы класс укучылары (класс җитәкчеләре Зәйәгыева З.Ф.) 21 нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган "Әллүки" айлык әдәби газетасын чыгардылар.
-
Без "Тамчы-шоу"да 13.02.2012
13нче февраль көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казан шәһәрендә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашып кайттылар.
-
"Әлифба" бәйрәмендә 11.02.201210 нчы февраль көнне 1 класс укучылары (кл.җит.Ханнанова А.С.) "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар күтәренке кәеф белән бер атналык каникулга таралыштылар.