Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Математикадан олимпиада
11.02.2012
11 нче февраль көнне Зиннатова Әдилә һәм Гыйләҗетдинов Булат укытучы Назирова Д.А. җитәкчелегенә 6 класс укучылары арасында уздырылучы математикадан олимпиадада катнашып кайттылар.
-
Яшь рәссам үсә 09.02.2012Һәр баланың үзенә генә хас сәләтләре була. Шекше урта мәктәбенең I сыйныфында укучы Мөбәрәков Илнурның иң яраткан шөгыле- рәсем ясау. Буш вакыты булган саен ул кулына карандаш, буяулар ала. Аның ясаган рәсемнәрендә ниләр генә күрмәссең: табигать күренешләре, әкият геройлары, төрле җәнлекләр, су асты тормышы һ.б. Бәйрәмнәрдә ул әти-әнисен, дусларын үзе ясаган открыткалары белән куандыра. Шушы көннәрдә мәктәптә аның рәсемнәреннән торган күргәзмә оштырылды. Теләгән һәркем бу иҗат җимешләренә карап, Илнурның сәләтләренә бәя бирә ала.
-
8 нче класста тәрбия сәгате 09.02.2012
Бүген, 9 нчы февраль көнне, 8 нче класста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) хәрби-патриотик ай уңаеннан "Якташыбыз М. Девятаев - Советлар Союзы Герое" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар презентация ярдәмендә М.Девятаевның тормыш юлы турында якыннан таныштылар. Соңыннан Х.Нурсилә якташыбызның "Побег из ада" китабын презентацияләде. Укучыларга бу тәрбия сәгате бик ошады.
-
Безнең геройларыбыз 07.02.2012
7 нче февраль көнне 8 класста(кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) "Безнең геройларыбыз" дигән темага класс сәгате булды. Укучылар үзләре әзерләгән презентацияләрне күрсәтеп, якташ геройларыбыз турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
-
"Батырлык-һәркем өчен" 07.02.2012Бүген, ягъни 7 февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында, 3-4 класс укучылары өчен класс җитәкчеләре Кашапова Г.З, Зиннатова Э.Ш. лар "Батырлык-һәркем өчен" темасына тәрбия дәресе үткәрделәр. Дәрес М.Җәлил сүзләренә язылган шигырь юллары белән башланды. Батырлык турында мәкаль-шигырьләр, әкиятләр укылды. Сугыш чорында ятим балалар тәрбияләп батырлык эшләгән авылдашларыбыз турында презентация карадылар.
-
Айлык башланды
01.02.2012
Мәктәбебездә план нигезендә хәрби-патриотик айлык башланды.
-
"Белмәмеш маҗаралары" 28.01.2012ТИН укытучылары семинары кысаларында "Белмәмеш маҗаралары" дигән ачык чара узды. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бу чарада укытучылар Кашапова Г.З., Зиннатова Э.Ш.лар җитәкчелегендә 2-7 класс укучылары катнашты.
-
ТИН укытучылары семинары 27.01.201227 гыйнвар көнне мәктәбебездә ТИН укытучыларының район семинары үтте. Укытучы Гатиятов Р.Р. "Способы самообороны в криминогенных ситуациях" темасына 10 класста ачык дәрес күрсәтте. Хезмәттәшләре тарафыннан дәрес уңай бәяләнде.
-
9нчы класслар шугалакта 26.01.2012Кичә 9 нчы класс укучылары җитәкчеләре Зәйнәгыева З.Ф. белән мәктәп шугалагында күңел ачтылар. Саф һавада сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
2 нче класста ачык дәрес 25.01.2012Бүген 25 нче гыйнвар көнне 2нче классларда математикадан ачык дәрес булып узды. Укытучы Хаертдинова С.Н. "Метр" дигән темага бай эчтәлекле дәрес күрсәтте. Килгән ата-аналар һәм укытучылар уңай бәя бирделәр.