Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Театрга сәяхәт
16.12.2011
15 декабрь көнне 1 һәм 4 класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә, Саба мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбе укучылары тарафыннан куелган "Муса һәм Кызыл калфак"әкиятен тамаша кылдылар. Театрдан укучыларыбыз уңай тәэсирләр белән кайттылар.
-
Сыннар ясау-мәктәпнең бер традициясе
14.12.2011
Быел декабрьдә кар күп итеп яуды. Сыннар ясау өчен чимал бик күп. Хәтта 10 метрлы аждаһа ясау да проблема тудырмый. Укытучылар, укучылар һәм хезмәткәрләр үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп, төрле фигуралар ясый башладылар.
-
Спорт уеннары дәвам итә
12.12.2011
9 декабрь көнне Шәмәрдәндә "Яшьлек" спорт комплексында үткәрелгән волейбол ярышында 1995-96 нчы елгы кызлар арасындагы группада укучыларыбыз (җит.Гатиятов Р.Р.) 3 урын яуладылар.
-
Шашка уеннарында
10.12.2011
9 декабрь көнне районда укучылар арасында үткәрелгән шашка ярышында 3 класс укучыбыз Зиннатов Айзат I урын яулады.
-
Саф һавада күңелле!
09.12.2011
Хореография дәресләре мәктәп бинасында гына түгел, шугалакта та да бик күңелле үтә! Укытучылары Фаваризова Р.Т. күрсәткән күнегүләрне укучылар бик теләп өйрәнәләр. Саф һавада чыныгып, сәламәтлекләрен дә ныгыталар.
-
Бездә-семинар!
06.12.2011
Бүген мәктәбебездә өстәмә белем бирү педагоглары өчен семинар булып узды. Көн дәвамында килгән кунаклар "Оста куллар" һәм "Хореография" түгәрәкләре җитәкчеләре күрсәткән дәресләрне карадылар. Дәресләрдән соң "Самими балачак" дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Ул телевизион тапшыру формасында оештырылды. Тапшыруга түгәрәк җитәкчеләре чакырылган иде. Гарипова А.С., Фаваризова Р.Т., Зиннатова Э.Ш., Габдрахманова Р.М. үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Чара балаларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
-
1 нче класста "Ачык ишекләр" көне
02.12.2011
2 нче декабрь көнне Ханнанова А.С. 1 класс укучыларының әти-әниләре һәм укытучылар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрде. Әти-әниләр язу дәресеннән ачык дәрес карадылар һәм укучыларга өйдә ярдәм итү буенча консультация алдылар.
-
Чаңгы сезоны ачык!
01.12.2011
Бүген 1 нче декабрь. Кыш айларына да килеп кердек. Беренче кар төшү белән, бала-чага чана-чаңгы тотып урамга ашыга. Мәктәбебезнең I сыйныф укучылары бүген үзләренең чаңгы сезонын ачып җибәрделәр. Үзләре кечкенә генә булсалар да, бик оста шуалар икән! Сыйныф җитәкчеләре Ханнанова А.С. алардан бик канәгать!
-
Әниләр көне
26.11.2011
Бүген, 26 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр көне булып узды. Әниләргә багышланган инша, шигырь, презентация конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды һәм әниләре бәйрәм кичәсенә чакырылды. Кичә укучыларның матур җыр-биюле чыгышлары белән дәвам итте.
-
"Дулкыннар" конкурсында
23.11.2011
22 нче ноябрь көнне балалар иҗат үзәгендә М.Мозаффаровның 110 еллыгына багышлап үткәрелгән "Дулкыннар" конкурсында укучыларыбыз катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. 7 класс укучылары Махмутова Гөлшат һәм Хайртдинова Гүзәл вокал-соло номинациясендә "Саумы кояш!" җырын башкарып 1 урынга (җит.Маметова М.Р.), Зайнагиева Зәлинә рәсем номинациясендә "Җиләк җыйганда" әсәренә картинасы белән 3 урынга (җит. Гарипова А.Р.) лаек булдылар. Алар грамоталар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.