Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
”Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” 25.02.2021

Лицеебызда Халыкара Туган телләр елы уңаеннан төрле ачык чаралар уза. 25 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучыларына халкыбызның үткәнен, гореф- гадәтләрен күзаллау өчен татар халык уеннары оештырылды. Озын тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң, укучылар белән “Яулык салыш”, “Тукмак”, “Урындык”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Утрау”, “Капкалы”, “Наза” уеннары уйнатылды. Укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар. Җиңүчеләргә мактаулы грамоталар тапшырылды.
В лицее проходят различные открытые мероприятия, посвященные Международному году родных языков. 25 февраля для учащихся начальных классов были организованы и проведены татарские народные игры, в ходе которых учащиеся получили представления о традициях и обычаях нашего народа . Во время перемен и после уроков с учащимися проводились игры“Яулык салыш”, “Тукмак”, “Урындык”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Утрау”, “Капкалы”, “Наза”. Учащиеся активно участвовали. Победителям были вручены почетные грамоты.
-
Татар теле атналыгының бишенче көне
19.02.2021
Бүген лицеебыз укучылары Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырган XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Әүхәдиев И., Павлова З., Закирова А., Нигъмәтҗанова Д. төрле секцияләрдә чыгыш ясадылар һәм дипломнарга лаек булдылар. 5 нче сыйныф укучылары “Милли бизәкләр” дигән остаханәдә шөгыльләнделәр. Алар милли бизәкләр белән таныштылар, иҗади сәләтләрен үстерделәр. Татар теле һәм технология укытучыларының бердәм тырышлыгы белән “Милли почмак” булдырылды һәм район конкурсына тәкъдим ителде. Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре, матур йолалары, борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә.
”Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаңнарның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен!”
-
Татар теле атналыгының дүртенче көне
18.02.2021
Лицеебызда төрле милләтләрнең уеннары белән танышу максатыннан “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” дигән чара булып узды. Укучылар төрле халыкларының уеннары белән таныштылар. Татар халкының “Түбәтәй”, рус халкының “Гуси”, белорус халкының “Гончая” (“Хорт”), башкорт халкының “Курай” (“Дудочка”), әзербайҗан халкының “Дети и петух” ,әрмән халкының “Пастух” дигән уеннары балаларга аеруча ошады.
В лицее состоялось мероприятие “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда”. Учащиеся познакомились с играми разных народов. Детям особенно понравились татарские народные игры “Тюбетей”, русские – “Гуси“, белорусские - ” Гончая “(“Хорт”), башкирские - ”Курай” (”Дудочка“), азербайджанские - ” Дети и петух“, армянские - ” Пастух”.
-
Татар теле атналыгыны өченче көне
17.02.2021
Бүген лицеебызда Туган тел көненә багышланган дәресләр узды. УкучыларТуган тел көне турында мәгълүмат алдылар, иҗади сәләтләрен үстерделәр.Аларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләнде. 6 нчы А сыйныфында татар теленнән ачык дәрес үткәрелде. Укучылар Тугантелләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле биремнәр үтәделәр.(Укытучы Галимҗанова Д.И.) 9 нчы В сыйныфы укучылары белән берлектә “Түбәтәем-калфагым” дигән остаханә оештырылды. Укучылар татар милли баш киемнәренең тарихы һәм аларны тегү алымнары белән таныштылар.Үзләре дә калфаклар тегеп карадылар. ( Минһаҗева Н.Ф.)
-
Татар теле атналыгының икенче көне 16.02.2021

15 нче февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан лицеебызда “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләнде. (Укытучылар Мулласалихова Г.Г., Сабирова Р.Ә.)
-
Поэтический час для 7, 9 классов 15.02.2021

15 февраля 2021 года в МБОУ «Шеморданский лицей «Рост» прошел поэтический час для 7, 9 классов, посвященный Дню родного языка и 115-летию со дня рождения татарского поэта Мусы Джалиля. Ребята углубили свои знания о жизни и творчестве татарского поэта. О нем и о его творчестве знают не только в нашей стране, но и в Европе, Азии, Америке. Его стихи, его смерть – великий подвиг. Современные школьники должны знать историю своей страны и помнить героев!
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 15.02.2021

15 нче февральдән лицеебызда татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китә.
Беренче көн (15.02) – Атналыкны ачу . “Убырлыда кунакта”, әдәби кичә.
Икенче көн (16.02) – “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”. Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы.
Өченче көн (17.02) - Туган тел көненә багышланган ачык дәресләр.
“Тел күрке – сүз”, КВН , 5нче В,Г сыйныфлары.
Дүртенче көн (18.02) – “Биибез дә, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда!”, татар халкының җырлы уеннары белән танышу.
“Халкыбызның күңел бизәкләре”, китапчыклар конкурсы (5-6 нчы сыйныфлар)
“Әдәбият сәнгатьтә”, рәсем конкурсы (5-11 нче сыйныфлар)
Бишенче көн (19.02) – “И туган тел, и матур тел!” Туган тел көненә багышланган кичә, милли остаханә
Алтынчы көн (20.02) - “Туган телем – иркә гөлем, киңдер синең күңел түрең”. Туган тел көненә багышланган радиотапшыру. Атналыкны йомгаклау.
-
Татар теле атналыгының беренче көне 15.02.2021

15 нче февраль көнне “Убырлыда кунакта” дигән әдәби уен үткәрелде. (Укытучылар Галимҗанова Д.И., Минһаҗева Н.Ф.) Уенда 5 нче А, Б, В сыйныфлары , “Шүрәле”, “Убырлы” командаларына бүленеп, “Акыл гимнастикасы”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Әкияттә кунакта”, “Тел – зиһен ачкычы” дигән юнәлештә көч сынаштылар, үзләренең татар теле буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Плановая проверка по изучению вопросов организации питания в школе
10.02.2021
10 февраля 2021 года комиссия по изучению вопросов организации питания в школе провела плановую проверку. Члены комиссии в составе председателя комиссии Фатхуллиной Г.М., зам.председателя Валиевой Л.П, членов комиссии Сабирзяновой Л.Ф., Халиуллиной М.В., Саляхиевой Л.М., Алимововй А.Ф, Клабуковой Р.И., Гатауллиной З.М. изучали гигиеническое состояние столовых приборов, обеденных мест, проверяли наличие мыла на умывальниках и рабочее состояние сушилок для рук. Также ознакомились с меню и графиком работы столовой. В ходе проверки замечания не обнаружены. .
-
“Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе” - “У каждого цветка свой запах, у каждого народа свой цвет” 08.02.2021

2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 8 нче февраль көнне Шәмәрдән лицеенда төрле милләт балалары катнашында “Һәр чәчәкнең үз исе, һәр халыкның үз төсе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Лицейда белем алучы татар, рус, әзербайҗан, мари, удмурд милләтеннән булган балалар үз халыкларының йолалары, милли киемнәре, ризыклары, тел үзенчәлекләре турында чыгыш ясадылар, үз халыкларының традицияләре белән таныштырдылар. Түгәрәк өстәл артында утыручы укучылар төрле милләтләрнең тарихы, рухи мәдәнияте, аларны саклау, башка халыкларга хөрмәт белән карау, алар белән тату яшәү мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар.
2021 год объявлен Годом единства родных языков и народов. В связи с этим 8 февраля в Шеморданском лицее с участием детей разных национальностей был организован круглый стол “У каждого цветка свой запах, у каждого народа свой цвет”. Дети татарской, русской, азербайджанской, марийской, удмуртской национальностей, обучающиеся в лицее, рассказали об обычаях, национальных костюмах, блюдах, языковых особенностях, познакомили с традициями своего народа. Ученики, сидящие за круглым столом, обсудили историю, духовную культуру разных народов, важность их сохранения, бережного отношения к другим народам, мирного сосуществования с ними.














