Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Атналык линейкада 09.11.2018

Бүген атналык линейкада укучылар үткән атнага йомгак ясап дежурлар отчетын тыңладылар, төрле бәйгедә җиңгән укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Китапханәче Гүзәлия Миннехан кызы беренче чиреккә йомгак ясап, китапханәгә иң күп йөрүче сыйныфлар һәм укучыларны билгеләп үтте. Шулай ук ноябрь аенда үтәчәк истәлекле даталар һәм чаралар белән таныштырды.
-
Укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда 03.11.2018

Укучыларыбыз көзге каникулны файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр. Бүген 5-6 сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда булып ял итеп кайттылар.
-
Тату сыйныф серләре 30.10.2018

Бүген "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең зона этабы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә үткәрелде. Анда Кибәче, Арташ, Завод-Нырты, Шытсу, Сатыш мәктәпләреннән әти-әниләр комитетлары көч сынашты. Нәтиҗәдә, һәр команда төрле номинациядә грамоталар белән бүләкләнде.
-
Өлкән сыйныфларда "Көзге бал" бәйрәме. 27.10.2018

Бүген 8-11 сыйныф укучыларының көтеп алган бәйрәме- "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Укучылар әлеге бәйрәмгә "Көзге уңыш" күргәзмәсе, скетчлар, төрле музыкаль номерлар әзерләгән иде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
5-7 сыйныфларда "Көзге бал" бәйрәме 26.10.2018

26 октябрь көнне 5-7 сыйныфлар арасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Укучылар көче белән әзерләнгән скетчлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Башлангыч сыйныфларда Көзге бал 22.10.2018

Бүген 1-4 сыйныфлар арасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Укучылар "Көзге муллык" күргәзмәсен оештырдылар, кызыклы концерт номерлары белән сөендерделәр.
-
Үзидарә көне 19.10.2018

Бүген мәктәбебездә үзидарә көне үткәрелде. Укучылар директор, завуч вазыйфаларыннан башлап барлык эшчәнлекне үзләре алып бардылар. Көн азагында эшләнгән эшкә йомгак ясалды.
-
"Алтын куллар" күргәзмәсе 05.10.2018

5 октябрь- укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләренең кул эшләреннән торган "Алтын куллар" күргәзмәсе эшли башлады.
-
Китапларда- еллар кайтавазы. 03.10.2018

Мәктәбебездә "Китапларда-еллар кайтавазы" дип аталган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә мәктәп китапханәсе фондында сакланган борынгы китаплар урын алган.
-
Милләтләр кроссы 15.09.2018

Бүген мәктәбебездә "Кросс нации- 2018" ("Милләтләр кроссы- 2018") бәйгесе үткәрелде. Чарада барлык укучылар, укытучылар теләп катнашты.









