Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Созвездие-Йолдызлык-2019" 21.02.2019

Бүген укучыларыбыз,"Хыял" бию төркеме "Созвездие-Йолдызлык-2019" фестиваленең район турында чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә "Хыял" бию төркеме 3 урынга лаек булды.
-
Сатыш җирлеге әфганчыларын искә алу кичәсе 16.02.2019

15 февраль- Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулган көн. Шул уңайдан тәрбия сәгатенә Җирлегебез әфганчылары чакырылган иде. Сатыш авыл советыннан барлыгы 11 әфганчы теркәлгән. Бүгенге көндә 1 се вафат.
-
Муса Җәлилне искә алу көне 15.02.2019

Бүген бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрделәр. Шигырьләр сөйләп, иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе оештырдылар.
-
Лыжня России-2019 09.02.2019

Бүген мәктәбебездә "Лыжня России-2019" бәйгесе үткәрелде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм булып чаңгыга басып көч сынаштылар.
-
Автомат сүтеп җыю бәйгесе 06.02.2019

Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Бүген роталар автомат сүтеп җыю буенча ярыштылар. Кызлар арасында I рота, егетләр арасында II рота җиңү яулады.
-
Турникта тартылу ярышы 05.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучы егетләр арасында турникта тартылу ярышы үткәрелде. Укучылар үз роталарын яклап көч сынаштылар. Нәтиҗәдә II рота җиңү яулады.
-
Хәрби- патриотик айлык. 01.02.2019

Бүгеннән мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык башланып китте. Айлык планы нигезендә укучылар 2 ротага бүленеп төрле ярышларда көч сынашачаклар. Айлыкка ноктаны "Аҗаган-2019" уены куячак, нәтиҗәләр буенча җиңүче рота билгеләнәчәк.
-
Психологик тренинглар 23.01.2019

Бүген 9,11 сыйныф укучылары өчен ППМС "Семицветик" үзәгеннән тренинглар үткәрергә психологлар килде. Алар дәүләт имтиханнарыннан куркырга кирәк түгеллеген һәм ни генә булса да гаилә ярдәмгә киләчәген аңлаттылар.
-
ГТО бәйрәме 19.01.2019

Бүген Саба спорткомплексында гаилә белән ГТО нормаларын тапшыру бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәп данын 3 сыйныф укучысы Фархуллин Ранил әтисе Илгиз белән яклады.
-
Кызыклы күргәзмә. 19.01.2019

Бүген 6 сыйныф укучылары китапханәче Мөхәмәтханова Г.М. белән берлектә Кызыклы әйберләр күргәзмәсе оештырдылар. Анда укучыларның көнкүрешендә кулланылучы кызыклы предметлар урнаштырылган иде.









