Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Психологик тренинглар 23.01.2019

Бүген 9,11 сыйныф укучылары өчен ППМС "Семицветик" үзәгеннән тренинглар үткәрергә психологлар килде. Алар дәүләт имтиханнарыннан куркырга кирәк түгеллеген һәм ни генә булса да гаилә ярдәмгә киләчәген аңлаттылар.
-
ГТО бәйрәме 19.01.2019

Бүген Саба спорткомплексында гаилә белән ГТО нормаларын тапшыру бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәп данын 3 сыйныф укучысы Фархуллин Ранил әтисе Илгиз белән яклады.
-
Кызыклы күргәзмә. 19.01.2019

Бүген 6 сыйныф укучылары китапханәче Мөхәмәтханова Г.М. белән берлектә Кызыклы әйберләр күргәзмәсе оештырдылар. Анда укучыларның көнкүрешендә кулланылучы кызыклы предметлар урнаштырылган иде.
-
"Дулкын" радиосында кунакта 17.01.2019

Бүген иҗат сөюче укучылар белән бергә "Дулкын" радиосында кунакта булып "Мәктәпләр тормышы" тапшыруында чыгыш ясап кайттык.
-
Китапханәдә күңелле математика дәресе. 15.01.2019

Бүген 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Шакурова Й.Р. белән бергә китапханәдә кызыклы математика дәресе үткәрделәр. Укучылар газета-журнал материалларыннан дәрескә кирәкле файдалы мәгълүматлар алырга өйрәнделәр.
-
Кошлар- безнең канатлы дуслар! 07.01.2019

Бүген 3 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Шакурова Й.Р. белән берлектә кошларга ярдәм акциясе үткәрде. Алар үзләре әзерләгән җимлекләргә җим салып, кошларны сөендерделәр.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре гөрли! 30.12.2018

Мәктәбебез чын-чынлап Яңа ел мөһитенә чумды. Укучылар үз классларын әкият иленә әйләндереп бизәп куйдылар. Ә бәйрәмгә серле урманнан кунаклар килде һәм укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлады.
-
"Күңелле шахмат" бәйгесе 27.12.2018

Бүген лагерьның 3 нче көнендә "Күңелле шахмат" бәйгесе үткәрелде.
-
Лагерьда 3 нче көн 27.12.2018

Лагерьның 3 нче көне дә күңелле вакыйгаларга бай булды. Укучылар яңа ел бәйрәмендә катнаштылар, кышкы рәсемнәр ясадылар, китапханәгә сәяхәткә бардылар.
-
Кышкы лагерьдан күңелле мизгелләр 25.12.2018

"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьга 10 бала йөри.









