Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Туган телем, туган илем 26.02.2021

Бүген 1 нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем, туган илем" дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар татар халкының милли гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты, классик язучылар иҗаты белән таныштылар. Соңыннан барысы бергә Габдулла Тукайның "И, туган тел!" җырын башкардылар.
-
Рәхмәт сиңа, телем! 20.02.2021

Бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Халыкара туган тел көне уңаеннан "Рәхмәт сиңа, телем!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада туган телнең бөеклеге, матурлыгы яңгырады, укучылар төрле телләр- югалып баручы һәм киң җәелгән дөнья телләре турында мәгълүмат алдылар.
-
Мәктәп ашханәсендә ашату дәрәҗәсен тикшерү. 20.02.2021

Бүген әти-әниләр советының ашханәдә туклану дәрәҗәсен тикшерү комитеты, укучылар ашханәдә туклану вакытында рейд үткәреп, ашау ризыкларының сыйфатын, бүленеш граммнарын, чисталыкны, продукция сакланышын тикшерде.
-
Викторина җиңүчеләре тәбрикләнде 19.02.2021

Бүген атналык линейкада "Син Татарстанны беләсеңме?" дип исемләнгән викторинага йомгак ясалды. Викторина мәктәп укучылары арасында үткәрелде һәм иң күп бал җыючы җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
"Китап бүләк итәм" акциясе 12.02.2021

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары арасында "Китап бүләк итәм" акциясе үткәрелде. Укучылар экология турында үзләре укыган китаплар турында сөйләп фикер алыштылар һәм бер-берсенә бүләк иттеләр.
-
Бердәм халкым минем 11.02.2021

Бүген мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары белән "Бердәм халкым минем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучылар татар халкының тарихы, нинди милләт вәкилләре белән аралашып яшәве, сугыш-бәрелешләргә керүе һәм барыбер бердәм булып калуы хакында бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
Викторина 10.02.2021

2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә "Син Татарстанны беләсеңме?" дип исемләнгән викторина игълан ителде. Укучылар сорауларга җавапны татар теле һәм әдәбияте укытучыларына 16 февральгә кадәр тапшыра алалар.
-
Туган телем- татар теле. 05.02.2021

Бүген 1 нче сыйныф укучылары белән "Туган телем- татар теле" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы планы, символикасы белән якыннанрак таныштылар.
-
Милли почмак белән танышу 04.02.2021

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучыларын 2021 нче ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган Милли почмак белән таныштырдык. Укучылар көнкүреш җиһазлары, савыт-саба, кием-салым белән таныштылар.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан эшчәнлек дәвам итә.
30.01.2021
2021 нче ел- Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан укучыларга күргәзмәләр әзерләү һәм алар белән таныштыру эшчәнлеге дәвам итә.









