Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Музей-бүлмәгә экскурсияләр 14.01.2020

Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы кысаларында укучылар өчен музей-бүлмәгә экскурсия оештырылды. Һәр сыйныф әлеге чарада актив катнашты.
-
Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы башланып китте 11.01.2020

Бүген мәктәбебездә 21 ел гомерен мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаруга багышлаган шәхес- Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы башланып китте. Укучылар тәрбия сәгатьләрендә Шамил Зиннур улының тормыш юлы, гаиләсе, эшчәнлеге турында мәгълүматлар алдылар.
-
Район башлыгы чыршы бәйрәмендә 06.01.2020

Бүген мәктәбебездән 11 тырыш укучы район башлыгы чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Алар төрле мастер-классларда катнаштылар, театральләштерелгән күренеш карадылар һәм Мөнир Рахмаев концертында күңел ачтылар.
-
Каникуллар дәвам итә 05.01.2020

Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары каникулда бердәм булып ял итәләр. Сыйныф җитәкчесе белән берлектә мәктәптә күңелле чаралар үткәрәләр.
-
Каникулда күңелле чаралар дәвам итә 02.01.2020

Бүген 3 нче сыйныф укучылары, каникул булуына да карамастан, мәктәпкә килеп сыйныф җитәкчесе белән берлектә күңелле ял иттеләр.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 31.12.2019

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.Барлык укучыларны, укытучыларны, хезмәткәрләрне Яңа ел белән котлыйбыз!
-
Бадминтон ярышы 30.12.2019

Бүген "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерында бадминтон буенча ярыш үтте. Укучыларга әлеге спорт төре бик хуш килде.
-
Күңелле сәяхәт 28.12.2019

Бүген "Кояшкай"да ял итүче балалар, район үзәгенә барып, чыршы мәйданчыгында ял итеп кайттылар.
-
Лагерьда хокук саклау органы вәкиле белән очрашу 26.12.2019

Бүген лагерьда ял итүче укучылар белән хокук саклау органы вәкиле Габдрахманов Раил Васил улы очрашып әңгәмә үткәрде. Ул укучыларга кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре, питардаларның куркыныч булуы һәм аларны кулланырга ярамавы турында сөйләде.
-
"Кояшкай" кышкы лагеры эшчәнлеге башланып китте 25.12.2019

Бүгеннән мәктәбебез кысаларында "Кояшкай" кышкы сәламәтләндерү һәм ял лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. 10 укучы 7 көн дәвамында ял һәм сәламәтләнү алачак.









