Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
E-Mail: | satishsaba@yandex.ru, Ssat.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
сак булыгыз, грипп! 30.01.2020
-
Күңелле яңалык 27.01.2020
Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Гиниятова Зәлия татар теленнән республика олимпиадасында катнашып призер булды. Афәрин, Зәлия!
-
Искә алу кичәсендә 18.01.2020
Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы кысаларында, йомгаклау чарасы булып, Шамил Зиннур улын искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада күренекле шәхеснең гаилә әгъзалары да катнашты.
-
Көрәшчеләр бәйгесе 17.01.2020
Бүген Саба һәм Теләче районнарының иң көчле көрәшчеләре мәктәбебез базасында көрәш бәйгесендә көч сынаштылар. Мәктәбебездән дә җыелма команда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә иреште.
-
Башваткыч 16.01.2020
Бүген 5-7 сыйныф командалары Ш.З.Зиннуров турында алган белемнәрен сынау максатыннан "Башваткыч" уенында катнаштылар. Көчләр тигез иде. Нәтиҗәдә, 5 һәм 6 сыйныф командалары, тигез хисап белән, беренче урын яуладылар.
-
Музей-бүлмәгә экскурсияләр 14.01.2020
Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы кысаларында укучылар өчен музей-бүлмәгә экскурсия оештырылды. Һәр сыйныф әлеге чарада актив катнашты.
-
Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы башланып китте 11.01.2020
Бүген мәктәбебездә 21 ел гомерен мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаруга багышлаган шәхес- Ш.З.Зиннуровны искә алу атналыгы башланып китте. Укучылар тәрбия сәгатьләрендә Шамил Зиннур улының тормыш юлы, гаиләсе, эшчәнлеге турында мәгълүматлар алдылар.
-
Район башлыгы чыршы бәйрәмендә 06.01.2020
Бүген мәктәбебездән 11 тырыш укучы район башлыгы чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Алар төрле мастер-классларда катнаштылар, театральләштерелгән күренеш карадылар һәм Мөнир Рахмаев концертында күңел ачтылар.
-
Каникуллар дәвам итә 05.01.2020
Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары каникулда бердәм булып ял итәләр. Сыйныф җитәкчесе белән берлектә мәктәптә күңелле чаралар үткәрәләр.
-
Каникулда күңелле чаралар дәвам итә 02.01.2020
Бүген 3 нче сыйныф укучылары, каникул булуына да карамастан, мәктәпкә килеп сыйныф җитәкчесе белән берлектә күңелле ял иттеләр.