Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Фотографлар көне. 10.07.2020

Фотограф һөнәре дә зур җаваплылык сорый. Һәркемнең фотода матур күренәсе килә. Шуңа күрә дә фотографлар ул эшнең остасы булырга тиешләр. Бүген зурлар төркемендә әлеге һөнәр белән таныштылар, пластилиннан фотоаппарат ясадылар.
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. 08.07.2020

8 июль -гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.Гаилә учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы, дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булып тора. Бүген зурлар төркемендә әлеге темага әңгәмә алып бардылар, көнне төрле уеннар белән дәвам итттеләр.
-
Сәламәт булып үсәбез. 07.07.2020

Нинди яшьтә булса да, җәен һәркем яланаяк йөрергә ярата. Бигрәктә комда йөрү балалар өчен бик күңелле. Яланаяк йөрү чыныктыручы, иммунитетны ныгытучы чараларның берсе булып тора. Чыныгу балалар организмын формалаштыруда мөһим роль уйный. Бүген зурлар төркеме балалары яланаяк җирдә, асфальтта, комда, таш өстендә йөрделәр.
-
Дару үләннәре. 06.07.2020

Безне һәркайда үсемлекләр, чәчәкләр, агачлар һәм куаклар чолгап алган. Үсемлекләрсез җирдә тормыш булмас иде. Үсемлекләр безгә суларга булыша. Ә тагын алар ярдәмендә кайбер авыруларны дәваларга була. Безгә бары тик нинди үсемлекләр дару булып тора һәм аларны ничек кулланырга кирәклеген генә белергә кирәк. Бүген зурлар төркемендә дару үләннәре турында әңгәмә кордылар, тәмләткеч үләннәр салып чәй ясадылар, рәсем ясадылар.
-
Хезмәтне яратыйк! 03.07.2020

Бакчабыз матур булсын, гөл кебек балкып торсын. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсәргә кирәк. Бүген зурлар төркеме балалары чәчәк түтәлләрендәге чүпләрне утадылар, аннары су сиптеләр.
-
Игелеклелек тәрбиялик! 29.06.2020

Яхшы алымнар - кешеләрнең игелеклеге, әдәплелек, сабырлык, эмоцияләрнең тигезлеге. Бу уңай сыйфатларның барысы да безнең шәхесне формалаштыра һәм җәмгыятьтә эшләвен җиңеләйтә, шуңа күрә алар безнең гадәтләребез булырга тиеш. Балага яшьтәшләре белән элемтә урнаштырырга ярдәм итүче гап-гади аралашу культурасын сеңдерү мөһим: кычкырусыз һәм бәхәссез сөйләшә белү, үтенеч белән әдәпле мөрәҗәгать итү; уенчыклар белән бүлешергә, бер-берсе белән тыныч сөйләшергә, өлкәннәр белән әдәпле булырга. Бүгенге көнне зурлар төркеме балалары яхшы алымнар көненә багышладылар.
-
Юл билгеләрен истә тот! 26.06.2020

Кечкенәдән һәр бала юл билгеләрен танырга һәм белергә тиеш. Бүген зурлар төркемендә юл билгеләре иленә сәяхәт ясадылар. Төрле уеннар ярдәмендә белгән белемнәрен ныгыттылар.
-
Зәңгәр тамчы сәяхәте. 25.06.2020

Бүген зурлар төркеме балалары белән "Зәңгәр тамчы сәяхәте тарихы" дигән темага йомгак ясалды. Су белән бәйле уеннар уйналды.
-
Шырпы белән уйнарга ярамый. 23.06.2020

Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, аңа балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм әти-әниләр зур игътибар бирергә тиеш. Куркыныч килеп чыккан вакытта һәм аны булдырмау буенча дөрес итеп үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында бүген зурлар төркемендә әңгәмә алып бардылар. "Шырпы белән уйнарга ярамый" дигән билгене рәсемгә төшерделәр, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
Ком илендә. 19.06.2020

Ком -уеннар өчен менә дигән материал.Аны юешләп төрле әйберләр ясарга ясарга була. Ясаганны җимереп, яңадан төзергә мөмкин. Без зурлар төркеме балалары белән ком тартмасында юеш комнан төрле әйберләр ясап уйнадык.














