Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Җыен 18.09.2014

Татарстан Варислары Берлеге туган көне уңаеннан мәктәбебездә җыеннар дәвам итә. Бүген ул 6 сыйныфларда үткәрелде. "Варислар иленә сәяхәт" темасы астында узган җыенның максатлары Татарстан Варислары Берлеге оешмасы, варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү; укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү иде. Җыенны педагог-оештыручы Гаптрафикова Г.Х. үткәрде.
-
Урок чистоты 16.09.2014

Сегодня, 16 сентября, учительница химии и биологии Салихова М.Н. провела "Урок чистоты", посвященный Международному Дню охраны озонового слоя. В рамках этого урока ученики посмотрели фильм "Россия от края до края", так же слушали выступления своих сверстников на тему "Охрана озонового слоя Земли". Ученики узнали много интересного об образовании, местоположении и функции озонового слоя, об озоновых дырах, о значении озонового слоя для нашей планеты и проблемах, связанных с её истощением, об охране и защите озонового слоя Земли.
-
Юлларда имин йөрик! 16.09.2014

Юлларда имин йөрү айлыгы кысаларында 16 нчы сентябрь көнне ТИН укытучысы Гильмутдинов Ф.Г. 5-7 сыйныфларда "Юлларда имин йөрик" дигән класс сәгате үткәрде. Чараның максаты укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү иде. Укучылар юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү турында кереш сүз тыңлагач, класс сәгате, презентациягә таянып, сәяхәт рәвешендә дәвам итте. Ахырдан, белемнәрнең ни дәрәҗәдә үзләштерелгәнен ачыклау максатыннан, укучылар тест биремнәре эшләделәр.
-
Татарстан Варислары берлеге туган көне 15.09.2014

15 нче сентябрь - Татарстан Варислары берлеге туган көне уңаеннан,1-4 нче һәм 5 нче сыйныфларда "Без варисың синең, Татарстан" дигән җыен үткәрелде. 1-4 нче сыйныфлар белән булган җыен сәяхәт формасында узды. "Уку", "Математика", "Әйләнә-тирә дөнья", "Рус теле", "Җыр", "Технология" тукталышларында укучылар кызыклы биремнәр башкардылар. Соңгысы алар күңеленә аеруча хуш килде: миләш, балан тәлгәшләре белән бизәлгән кәрзиннәр һәркемнеке искиткеч матур килеп чыкты. Шулай ук әлеге җыенда эзтабар кагыйдәләре искә төшерелде, 4 нче сыйныф укучылары, эзтабарлар сафына кабул итеп, 2 нче сыйныф укучыларына галстуклар бәйләделәр.
5 сыйныфта узган җыен укучыларны варислар сафына кабул итүгә багышланган иде. Булачак варисларны оешманың максаты, варисларның девизы, лозунгы, символлары белән таныштыргач, алар тантаналы рәвештә яхшы варис булырга вәгъдә бирделәр һәм аларга галстуклар тагылды. Күнекмәләр формалаштыру өлешендә квилинг сәнгате белән чәчәкләр ясалды.
-
Сәламәтлек сәгате 12.09.2014

"Сәламәтлек сәгате"ндә 5-6 класс укучылары белән эстафеталы уеннар оештырылды.
-
Көзге табигатькә экскурсия 11.09.2014

5 класс укучылары көзге табигатьне күзәттеләр, "Салкын чишмә" буенда булдылар.
Табигатьнең төрле фасылы була:кыш, җәй, яз, көз.Һәр ел фасылы безне үзенең матурлыгы, ямьлелеге белән җәлеп итә.Без аңа шулхәтле нык сокланабыз хәтта аның бөтен сыйфатларын, әһәмиятен белеп тә бетермибез. Чынлап та, табигатҗ бик файдалы.Ул үзенең үсемлекләре белән кислород чыгара, аның кешеләр тормышында роле бик зур.Ә чишмәләре тәмле сулары белән сыйлый.
-
Урок чистоты 11.09.2014

-
"Сәламәтлек сәгате" 09.09.2014

1-4 класслар белән "Сәламәтлек - зур байлык" дигән сәламәтлек сәгатен педагог- организатор Гаптрафикова Г.Х. үткәрде. Укучылар "Файдалы-зарарлы", "Дөрес-дөрес түгел", "Могҗизалар кыры" уеннары аша сәламәт булу өчен яхшы тукланырга, көндәлек гигиена таләпләрен үтәргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк булуына төшенделәр. Киләчәктә дә сәламәтлек алмагачы корымасын, һәрвакыт кызыл алмаларга бай булсын, йөзләрдәге алсулык һәм шатлык кимемәсен өчен начар гадәтләргә иярмәскә кирәклеген аңладылар.
-
"Сәламәтлек сәгате" 06.09.2014

-
"Китап өе" 05.09.2014












