Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерьның ундүртенче көне 17.06.2014

Бүген без бассейнга бардык. "Туган якны өйрәнү" музеена кердек. Андагы экспонатларны карадык, туган ягыбыз турында бай һәм кызыклы материал белән таныштык.
-
Лагерьның унөченче көне 16.06.2014

Бүген без мәдәният йорында үткәрелгән "Сәламәт яшик бергәләп" дигән чарада катнаштык. Аны мәдәният йорты директоры Фаляхова Минниса апа оештырды. "Авылым кешеләре" дигән әңгәмәдән соң җаваплылыгы чикләнгән "Шытсу" җәмгыятенең ындыр табагына киттек.Анда эшләүче кешеләрнең хезмәте, эш урыннары белән таныштык. Гумеров Данил абый безгә һөнәре турында аңлаешлы итеп сөйләде, сорауларыбызга җавап бирде.
-
День отца 14.06.2014

-
Лагерьның уникенче көне 14.06.2014

Тышта яхшы гына яңгыр ява. Бер генә укучыбыз да яңгырдан курыкмаган, без барыбыз да лагерьда.Иртәнге аштан соң "Математик ребуслар, кызыклы мәсьәләләр" дигән чараны Нургалиев Р.Н. мавыктыргыч итеп оештырды. Флеш-моб биеп, спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнап вакытның үткәнен сизми дә калганбыз.
-
Лагерьның унберенче көне 13.06.2014

Лагерьның 11 нче көнен дә тулы состав белән башладык. Математика атналыгы дәвам итә.Иртәнге линейка, зарядкадан соң "Математик илгә сәяхәт" ясадык. Мәчеттә Зөлфия абыстайның вәгазен тыңладык, әби-бабайлар рухына дога кылдык.Салкын чишмәне чистарту нияте белән экскурсиягә бардык.
-
Лагерьның унынчы көне 12.06.2014

12 июнь - Россия көне. "Мин - Россия гражданины" дигән чара презентация буенча алып барылды, видеоролик карадык, фикер алыштык.Математик атналык дәвам итә.Бүген "Математик КВН", "Яраткан уеннарыбыз" кебек чаралар барыбызга да ошады. Күптән көткән яңгыр ява , һава тагы да сафланып китте.Барыбыз да бик шат.
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2014

Математик кичәне Нургалиев Рөстәм Назипович үткәрде. Кичәдә бигрәк тә 2 звено укучылары актив булды.
Эстафеталы уеннар, экологик КВН да укучыларга ошады.
-
Лагерьның сигезенче көне 10.06.2014

Математика атналыгы башланды. Математик сабантуйны Нургалиев Рөстәм Назипович үткәрде.Сабантуйда барлык укучылар да актив булдылар, һәрберсе бүләк алды. Төшке аш алдыннан укучыларыбыз "Кече инеш, ничек хәлләрең" дигән чисталык операциясендә катнаштылар. Инеш ярында өлгергән каен җиләгеннән авыз иттеләр.
-
Лагерьның җиденче көне 09.06.2014

Сабантуй бәйрәмнәреннән соң тулы составта лагерьга җыйналдык. Бүген без Югары Шытсу авылына урнашкан китапханәгә экскурсиягә киттек.
Китапханә зур, матур бинага урнашкан. Анда китаплар бик күп. Гөлләрнең төрлегеге китапханәгә тагы да ямь өсти. Загидуллина Вәсимә апа безне яңа китаплар белән таныштырды, газета- журналларга күзәтү ясады.
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2014

Лагерь иртәсе көндәгечә линейка һәм зарядка белән башланды.Флагны туган көн иясе Хабибрахманов Самат күтәрде. "Рус теле көне" уңаеннан Хамидуллина Алсу Равилевна 1 отряд белән "В гостях у сказки" ( викторина), 2 отряд белән "История алфавита" (праздник) дип аталган чаралар үткәрде. "1.2,3 - бездә бөтен көч" уен-ярышы укучыларыбызга ошады.











