Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Сыйныф сәгатьләре 27.10.2014

28 нче октябрьдә талантлы якташыбыз, Рәсәй һәм Татарстанның атказанган артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 85 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныфларда - "Мәңге яшә, якташыбыз Әлмәндәр!", 5 нче һәм 11 нче сыйныфларда "Ш.Биктимеровның иҗатына күзәтү" исеме астында сыйныф сәгатьләре узды. Укучыларга Ш.Биктимеровның тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле чыгыш тәкъдим ителде, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзекләр күрсәтелде.
-
Единый урок по безопасности в сети интернет 27.10.2014

Сегодня, 27 октября, учитель математики и информатики Нургалиев Рустем Назипович провел Единый урок по безопасности в сети интернет. Ученики 9-11 классов посмотрели содержательную презентацию и послушали выступление учителя.
-
Күргәзмә 25.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында мәктәп китапханәсендә "Наркотикларга "юк!" - дибез" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә әлеге замана афәтен тулы итеп яктырткан вакытлы матбугат урын алды.
-
Көзге бал 24.10.2014

Бүген мәктәбебездә 9-11 нче сыйныфлар арасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Программа кысаларында командалар үзең белән таныштыру, берәр әкиятне заманчалаштырып күрсәтү, музыкаль номерлар арасында көч сынаштылар. Укучыларның чыгышлары бер-берсен кабатламый торган, үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Бәйрәм төрле кызыклы уен-ярышлар белән үрелеп барды. Һәр сыйныф күргәзмә өчен җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән төрле сувенирлар ясап алып килде. Бәйрәм соңында укучылар бию залында бик күңелле ял иттеләр, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Тәҗрибә уртаклашу 22.10.2014

22 нче октябрь көнне мәктәбебезнең "Робототехника" түгәрәгенә йөрүче укучылар, роботлар төзү буенча алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясенә бардылар. Биредә гимназиянең технология укытучысы аларга кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия оештырды. Укучылар әлеге техника белән эшләү үзенчәлекләренә төшенделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Очрашу ахырында ике арада хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме 21.10.2014

Мәктәбебездә көзге уңышка багышланган чаралар дәвам итә. 5-8 нче сыйныф укучыларының әлеге бәйрәменә әкият геройлары - Кызыл Калфак белән Бүре килгән иде. Кунаклар алып барды да инде бәйрәмне. Матур җырлар, биюләр, шигырь юллары белән үрелеп, ярыш формасында барган бәйрәмдә "Кем күбрәк бәрәңге җыя?", "Ничәү?", "Оста санаучы", "Кем тизрәк?" ярыш-уеннары үткәрелде. Көзге муллыктан ясалган сувенирлар бәйрәмнең төп бизәкләре иде. Нәтиҗәләргә килсәк, алар түбәндәгечә булды:
I урын - 7 нче сыйныф,
II урын - 6нчы һәм 8 нче сыйныфлар,
III урын - 5 нче сыйныф.
-
Тылсымлы сүзләр, яхшы эшләр 20.10.2014

"Тылсымлы сүзләр, яхшы эшләр" дигән җыенда 5 нче сыйныф укучылары тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә, яхшы эшләр генә эшләргә, матур сүзләр куллана белергә, башкаларның тәртибен күреп, үзеңнекен төзәтә белергә өйрәнделәр. Җыеннның күнекмәләр формалаштыру өлешендә укучылар бисердан төрле кул эшләнмәләре ясадылар.
-
"Это сделали мы сами" 18.10.2014

В актовом зале школы была организована выставка "Это сделали мы сами". Сувениры, представленные на ней, - результат творчества учеников 5-8 классов.
-
Зарарлы гадәтләргә "юк!"-дибез 16.10.2014

Бүген, 16 нчы октябрь көнне, 6 нчы сыйныфта узган җыен "Зарарлы гадәтләргә "юк!"-дибез" дип исемләнгән иде. Әлеге чара укучыларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, зарарлы гадәтләргә каршы тискәре караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
-
Cәламәтлек агачы 15.10.2014

Мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары арасында көзге муллыктан сувенирлар ясау бәйгесе игълан ителгән иде. Һәр сыйныф, иҗади яктан якын килеп, искиткеч композицияләр әзерләде. Иң матуры дип 10-11 нче сыйныф укучылары ясаган "Сәламәтлек агачы" танылды. Әлеге сувенир турында язган шигырьләре исә нәкъ менә аларның җиңүгә лаек икәнлеген тагын бер кат раслады.
Сәламәтлек агачы
Бик тә моңсу һәм күңелсез,
Һич кенә бармый эшең?
Иртә таңнан, бер дә юкка
Тамчы да юк кәефең?
Бу мәсьәлә хәл ителде!
Һич тә юк борчыласы.
Һәрвакыт ярдәмгә килер
Сәламәтлек агачы!
Җиләк-җимешнең файдасын
Халык күптәннән белгән,
Күңелләрең күтәрелер
Күз сирпеп карау белән!
Барлык авырудан дәва
Кул астында икән бит!
Сәламәтлек агачының
Җимешләрен авыз ит!
Бездә юк, - дип борчылмагыз,
Ясыйбыз иренмичә.
Бәясе дә кыйммәт түгел -
Евро гына ... берничә!











