Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Сәләхият" конкурсында 05.11.2014

-
Бердәмлек көне 01.11.2014

Тиздән 4 нче ноябрь - Бердәмлек көне. Шул уңайдан мәктәбебездә укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нуриахметова Д.Р. әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, тирән эчтәлекле презентация күрсәтте.
-
Ата-аналар җыелышы 31.10.2014

Бүген, 31 нче октябрь көнне, мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка барлык ата-аналар да килделәр һәм фикер алышуда теләп катнаштылар.
-
Спайсам бой 30.10.2014

В рамках акции "Жизнь без наркотиков" для учеников были организованы внеклассные мероприятия, где подросткам 8-11 классов продемонстрировали видеофильм "Спайсам бой". Фильм ярко демонстрирует зрителям о смертельной опасности наркотических курительных смесей, именуемых "спайсами". Тема урока вызвала большую и активную дискуссию среди школьников, так же ученики приняли активное участие в обсуждении видеофильма.
-
Сыйныф сәгате 29.10.2014

Мәктәбебездә Шәүкәт Биктимеровка багышланган сыйныф сәгатьләре дәвам итә. Аның чираттагысы бүген, 29 нчы октябрь көнне, 9 нчы сыйныфларда үтте. Укучылар якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат алгач, күренекле шәхесләрнең Ш.Биктимеров турында булган истәлекләре белән таныштылар.
-
Флешмоб 28.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында мәтәбебез укучылары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, флешмоб биеделәр.
-
Сыйныф сәгатьләре 27.10.2014

28 нче октябрьдә талантлы якташыбыз, Рәсәй һәм Татарстанның атказанган артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 85 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныфларда - "Мәңге яшә, якташыбыз Әлмәндәр!", 5 нче һәм 11 нче сыйныфларда "Ш.Биктимеровның иҗатына күзәтү" исеме астында сыйныф сәгатьләре узды. Укучыларга Ш.Биктимеровның тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле чыгыш тәкъдим ителде, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзекләр күрсәтелде.
-
Единый урок по безопасности в сети интернет 27.10.2014

Сегодня, 27 октября, учитель математики и информатики Нургалиев Рустем Назипович провел Единый урок по безопасности в сети интернет. Ученики 9-11 классов посмотрели содержательную презентацию и послушали выступление учителя.
-
Күргәзмә 25.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында мәктәп китапханәсендә "Наркотикларга "юк!" - дибез" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә әлеге замана афәтен тулы итеп яктырткан вакытлы матбугат урын алды.
-
Көзге бал 24.10.2014

Бүген мәктәбебездә 9-11 нче сыйныфлар арасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Программа кысаларында командалар үзең белән таныштыру, берәр әкиятне заманчалаштырып күрсәтү, музыкаль номерлар арасында көч сынаштылар. Укучыларның чыгышлары бер-берсен кабатламый торган, үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде. Бәйрәм төрле кызыклы уен-ярышлар белән үрелеп барды. Һәр сыйныф күргәзмә өчен җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән төрле сувенирлар ясап алып килде. Бәйрәм соңында укучылар бию залында бик күңелле ял иттеләр, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.











