Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Уңыш бәйрәме 13.10.2014

Башлангыч класс укучылары белән Уңыш бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә Көз кызы килде.Ул табышмаклар, күчтәнәчләр белән килгән иде.Балалар белән Көз кызы уеннар да уйнады, аларның өлгерлеген сынады. Бәйрәм күңелле булды.
-
Укытучылар көне 09.10.2014

Бүген, 9 нчы октябрь көнне, мәктәбебез укучылары тантаналы рәвештә укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Алар остазларына булган хөрмәт хисләрен концерт номерлары аша җиткерделәр.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Тагын бер кат бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучыларыбыз!
-
Тимурчылар эше 09.10.2014

Бүген Габдракипов Әхәт бабайның 80 яшьлек юбилее.Аны тимурчылар туган көне белән котладылар, саулык-сәламәтлек, тыныч тигез тормыш теләделәр.
-
Корбан ашы 07.10.2014

Һәр халыкның буыннан-буынга тапшырылып килүче милли бәйрәмнәре, гореф-гадәт, йолалары бар. Иң олуг бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаете. Аны җир шарының бар мөселманнары да зур дулкынлану белән көтеп ала. Бәйрәм уңаеннан бүген, 7 нче октябрь көнне, мәктәбебездә корбан ашы уздырылды. Югары Шытсу мәчете имам-хатыйбы Фәнис Гыйлемханов укучыларга, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә вәгазьләр сөйләде, догалар укыды. Мәҗлес бәйрәм табыны артында дәвам итте.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2014

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр көне уңаеннан “Яшәгез Сез, мәңге яшь булып” дигән бәйрәм үткәрелде.Бирегә безнең мәктәптә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзләреннән зур өлеш керткән өлкән буын кешеләре чакырылган иде. Бәйрәм укучыларыбызның моңлы җырлары, дәртле биюләре белән бергә үрелеп барды.Концерт программасы тәмамлангач, кадерле кунакларыбыз чәй табыны янына уздылар.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабайларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез матур булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.Хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз.Аларга саулык, шатлык – куанычлар , олыгайган көннәрендә тыныч тормыш телибез.
-
КВН (юл билгеләре, кагыйдәләре) 30.09.2014

-
Юл йөрү кагыйдәләренә карата слоган 30.09.2014

-
Кабак бәйрәме 27.09.2014

Саба спорткомлексында елдагыча "Кабак бәйрәме" зурлап үткәрелде. Түбән Шытсу авыл җирлеге "Кабактан иң матур композиция" номинациясендә кызыксындыру бүләгенә ия булды. Мәктәбебездән Шарифуллин Фәнзил "Кабак төше чистарту" номинациясендә, барлык көндәшләрен отып, беренче урынны алды. Укучыбыз шулай ук "Кабак бәйрәмендә актив катнашкан өчен" грамотасы белән бүләкләнде. Фәнзилне чын күңелебездән котлыйбыз һәм "Кабак бәйрәме" киләсе елларда да шулай күңелле узсын дигән теләктә калабыз!
-
"Юлларда имин йөрик!"- рәсем конкурсы 24.09.2014

Бүген, 24 нче сентябрь көнне, мәктәбебездә үткәрелгән "Юлларда имин йөрик" рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Иң уңышлы дип табылган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылган иде. Бәйгедә җиңүче итеп 7 нче сыйныф укучысы Галимова Йолдыз танылды. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм барлык укучыларыбызга да адымнарыбыз нык, юллар имин булсын, дигән теләктә калабыз.
-
Конкурс рисунков "Мы за дружбу народов! Мы против насилия" 23.09.2014

23 сентября в рамках месячника "Экстремизму - нет!" в нашей школе был организован конкурс рисунков "Мы за дружбу народов! Мы против насилия!". Конкурс проводился в целях формирования у подрастающего поколения позитивного отношения к гражданам другой национальности и воспитания уважительного отношения к национальным культурам и религиям других государств. Жюри в составе ЗДВР Ахмадуллиной С.С., учителя ИЗО Назмутдинова А.Р. и педагога-организатора Гаптрафиковой Г.Х. присвоило I место Галимовой Юлдуз, II и III места заняли Багманова Илюза и Хузина Эльвира.











