Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы 26.01.2015

Бүген мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының йомгаклау ярышлары булып үтте. Мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Мавлетов Б.М. турникта тартылу буенча I урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм Спартакиаданың республика этабында да уңышлар телибез!
-
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы 24.01.2015

24 нче гыйнвар көнне районда мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының муниципаль этабы башланып китте. Мәктәп җитәкчеләре арасында узган чаңгы ярышында мәктәбебез директоры Хафизов Айнур Фирдавесович II урынга лаек булды. Аны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Внутришкольный этап Школьной Лиги КВН 23.01.2015

22 января в школе прошел внутришкольный этап Школьной Лиги КВН. Всего участвовало 3 команды. Членами жюри были выбраны: директор школы - Хафизов А.Ф., учитель начальных классов - Гиниятова К.Р., учитель музыки - Мусина А.М. Ребята продемонстрировали искрометный юмор, яркие костюмы и не по годам развитый артистизм. По итогам выступлений, согласно решению жюри, I место заняла команда "Snikers".
-
"Дуслык аланы" 19.01.2015

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Р.В. III сыйныф укучылары белән "Дуслык аланы" дип аталган сыйныфтан тыш чара уздырды. Бәйрәмдә күңелле уеннар уйналды, биремнәр башкарылды. Ике команда арасында барган ярышта дуслык җиңеп чыкты.
-
Кайсы һөнәр яхшырак? 18.01.2015

Бүген 5 нче сыйныф укучылары белән "Кайсы һөнәр яхшырак?" дип аталган отряд җыены уздырылды. Укучылар бирелгән тема буенча фикер алыштылар, күңелле уеннар уйнадылар.
-
Балалар чыршысы 09.01.2015

Бүген, 9 нчы гыйнвар көнне, авыл мәдәният йортында Балалар чыршысы үткәрелде. Ясле-бакчага йөрүче балалар белән бергә мәктәбебезнең 1-6 нчы сыйныф укучылары да әлеге бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Кызыклы бәйгеләрдә көч сынашып, Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, барлык балалар да истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Күңелле каникуллар 07.01.2015

Мәктәбебез укучыларының кышкы яллары бик күңелле үтә. Алар өчен каникул көннәрендә авыл мәдәният йортында төрле бәйрәм чаралары оештырыла. Балалар хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кызыклы ярышларда көч сынашалар.
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 06.01.2015

6 нчы гыйнвар көнне 4, 7нче сыйныф укучылары Гаптрафикова Г.Х. җитәкчелегендә Лесхоз бистәсендәге "Нарат" боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Укучылар күңелле ял итеп кайттылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2014

27 нче декабрь көнне 8-11 нче сыйныф укучыларының "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәм уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне котлаудан башланып китте. Кар сыннарына, стена газеталарына да, нәтиҗәләр ясалып, урыннар бирелде. Тамашачылар хозурына укучыларыбыз әзерләгән видеороликлар тәкъдим ителде. Гомумән, бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп, бик күңелле үтте.
-
Яңа ел бәйрәме 28.12.2014

Бүген мәктәбебездә 1-7 нче сыйныфлар өчен бик күңелле Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Мәктәп укучылары гына түгел, авылның башка нәни балалары да, әниләре белән бергә, бәйрәмдә күңел ачты.











