Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Бәйрәм тантанасында. 07.10.2014

6нчы октябрь көнне Казанда “Баскет-холл” бинасында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Районыбыз делегациясе составында безнең балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна, ветеран тәрбияче Муллахметова Тәслимә Камилевна катнашты. Алар бу бәйрәмнән зур тәэсирләр алдылар, барлык оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
"Көз матурда кунакта" 03.10.2014

3 октябрь көне безнең бакчада "Көз бәйрәме" үткәрелде. Бу бәйрәмне зурлар төркеме балалары театраль тамаша белән башладылар. Бәйрәмдә һәр төркем балалары көз турында өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрне башкардылар. Бәйрәмгә Убырлы әби килеп, балаларга күңелле уеннар, кызык табышмаклар алып килде. Бәйрәм хуҗасы, Алтын көз дә буш кул белән килмәде - балаларны үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең коллектив та һәр ел саен өлкәннәрне бакчабызга кунакка чакыра. Безнең бакчабызда күп еллар эшләп лаеклы ялга киткән пешекче апаларыбыз: Сания апа, Нәзирә апа, Флюра апа,Рузия апа, тәрбияче ярдәмчеләре: Зәмирә апа, Зөлфирә апа, Наилә апа, прачкада эшләгән Равия апа, тәрбияче Гөлнур, Тәслимә апалар бүген бәйрәмгә килделәр. Аларны мөдир Алсу Маратовна котлады, балалар матур бәйрәм иртәсе әзерләгәннәр иде, чыгыш ясадылар. Соңыннан кунаклар чәй өстәле артында бәйрәмне дәвам иттеләр.
Хөрмәтле коллегаларыбыз, рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Кадерле әбиләребез,
Чал чәчле дәү әниләребез!
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Бәйрәм белән!
-
Методик берләшмә утырышы.
29.09.2014
Бүген бакчабызда чираттагы методик берләшмә утырышы уздырылды. Педагогларны өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна аттестация буенча яңалыклар белән таныштырды. Диагностика үткәрү, тәрбия- белем бирүдәге яңалыклар буенча фикер алышулар булды. Мөдир Алсу Маратовна ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хаты белән таныштырды.
-
Кабак бәйрәменә- 10ел! 29.09.2014

Районыбызда 10 ел рәттән кабак бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмдә берничә ел рәттән безнең коллектив та катнаша. Кабактан төрле композицияләр ясап күргәзмә оештырдык. “кабак” җырына клип ясадык. Бу клипны “Медиатика” бүлегеннән карый аласыз.
-
Бәйрәм белән, апалар!!! 26.09.2014

Бүген бакчабызда һөнәри бәйрәмебез –Тәрбиячеләр көне. Балалар иртә белән үк чәчәкләр күтәреп бәйрәм рухы белән бакчабызга килделәр. Тәрбиячеләрне балалар һәм әти- әниләр бәйрәм белән котладылар. Тәрбиячеләр көне уңаеннан балалар җыр, бию, шигырьләрдән, сюрпризлардан төзелгән концерт куйдылар, тәрбиячеләргә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Барлык хезмәткәрләрне өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна тәбрикләде. “Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Тәрбиячегә беркайчан да җиңел булмады.Тормыш сезгә һәрвакыт югары таләпләр куйды. Бүген алар күп тапкыр артты. Без яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә эшли алмыйбыз: заман үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!” -дигән теләкләрен җиткеде. Ахырдан Республика август киңәшмәсендә эш тәҗрибәсен уртаклашкан, ачык чаралар күрсәткән тәрбиячеләргә балалар бакчасының мактау грамоталары тапшырды.
Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә,
Әни кебек үзе мөлаем.
Зирәк сүзен кызганмаган
Бу дөньяда бар соң кем тагын?
Тәрбияче мәңге онытылмый
Хөрмәт-сөю һәрчак саклана.
Сабыйлары оясына очкан коштай
Вакыт табып сагынып кайталар.
-
Көз күчтәнәчләре 24.09.2014

Быел бакчабызда алма бик күп булды. Балалар һәр көн тәмле алма белән сыйланалар.
-
"Кросс Татарстана- 2014" 22.09.2014

Республика күләмендә "Кросс Татарстана-2014", “Кросс Нации-2014» исеме астында йөгерү буенча ярышлар үтте. Кросста безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары катнашты һәм аларның тырышлыклары юкка булмады. Малайлар арасында Гатауллин Илдан икенче, ә Нуруллин Самир өченче булып килделәр. Һәр катнашкан балага оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Балаларның йөзләрендә елмаю, шатлык хисләре булды бу минутларда. Кросска балаларны алып чыккан әти- әниләргә һәм тәрбиячеләргә, ярышны оештыручы спорт бүлегенә бакча администрациясе зур рәхмәт белдерә.
-
Әхлак төбе-матур гадәт 19.09.2014

"Яхшы сүз- җан азыгы" темасы буенча атналык проектлар үткәрелде. Балалар белән матур итеп сөйләшү әдәбе буенча төрле чаралар үткәрдек. Йомгаклау чарасы итеп “Әхлак төбе- матур гадәт” –курчак театрын тәрбиячеләр балаларга күрсәттеләр һәм һәм татар халкының җырлы уеннарын уйнаттылар.
-
Юбилей белән! 04.09.2014

Хезмәттшләребез, озак еллар тәрбияче булып эшләгән Муллахметова Тәслимә Камилевна һәм повар Нуруллина Рузия Габдрахмановналарны коллектив һәм район мәгариф бәлегенең профсоюз председателе Гузялова Г.М. юбилейлары һәм лаеклы ялга китүләре белән котладылар. Аларны озату кичәсендә истәлекле вакыйгалар искә төшерелде, котлау, җырлар яңгырады. Шулай Ук Тәслимә Камилевнаны районның август киңәшмәсендә дә Рәис Нургалиевич тәбрикләде. Аларга лаеклы ялда сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклар телибез.












