Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Сәламәт яшәү рәвеше. 12.02.2014

Бу көннәрдә бакчабызда “Сәламәт яшәү рәвеше” исеме астында төрле чаралар үткәрелде. Балаларга төрле эшчәнлектә балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү, физик культура, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге буенча өңгәмәләр, күңел ачу, ярышлар оештырылды. Балалар белән очрашуга теннис буенча тренер Фархуд Усманович килде. Ул алар белән бик матур әҗгәмә корды. Соңыннан балалар белән спорт ярышы үткәрелде. Әле алда тагы да очрашулар дәвам итәчәк.
-
Гаиләләр арасында күргәзмә. 12.02.2014

Россия күләмендә үтүче "Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә" акциясендә актив катнашып, “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына гаиләләр белән төрле формада сәламәт яшәү рәвешен чагылдыручы күргәзмә оештырдык. Алар арасында Гиззатуллин Зөлфәт һәм Тазиева Ясминәләрнең презентацияләре, Гафурова Мәрьямның кул эше, Зунунов Салихның плакаты аеруча эчтәлекле, игътибарга лаеклы дип табылды. Барлык катнашучы гаиләләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Чаңгы ярышы - 2014. 10.02.2014

Якшәмбе көнне бөтен Россия буйлап үткәрелгән "Лыжня - 2014" ярышларында "Кыңгырау" балалар бакчасыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар 3 төркемгә бүленеп чаптылар. 200 метр ераклыктагы арада беренче төркемдә безнең бакчадан Гарипов Раниль, ә икенче төркемдә Валиева Язгөл беренче килделәр. Һәр катнашучы балага истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу ярышта катнашкан һәр гаиләгә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да уңышлар телибез!
Ике туган- ике дус
Спорт белән без бик дус.
Тимераяк, чаңгы шуып,
Яшик алга омтылып!
“Спортчы булырсыз,-ди-
Апабыз безне мактап,
Олимпиадага барырсыз
Илебез данын яклап”.
-
Конкурс нәтиҗәсе. 09.02.2014

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Ханов Ринас “Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең эзләнү- тәҗрибә проект эше” Бөтенроссия “”Радуга открытий” конкурсында “Су белән эксперименталь- тәҗрибә эшчәнлеге ” проекты белән катнашты. Аның бу тәҗрибә- проект эшен шулай ук жюри югары бәяләгән һәм Ринас берьюлы ике бүләккә- катнашканлыкка сетификат, җиңүче Дипломына лаек булды. Яшь буынны проект эшчәнлегенә өйрәткәне өчен тәрбиячеләр Ханова Г.Р ., балаларны һәм педагогларны оештырганы өчен бакча мөдире Мубаракшина А.М. һәм өлкән тәрбиячесе Халитова Ф.Р. гга Рәхмәт хатлары килде. Ринасны уңышы белән котлыйбыз. Ул инде берничә конкурста катнашып урыннар яулады. Алга таба да актив бул, кызыксынучанлыгың һәм талантың артсын дигән теләктә калабыз.
-
Конкурсантыбыз. 09.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Гиззатуллин Зөлфәт “Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең эзләнү- тәҗрибә проект эше” Бөтенроссия “”Радуга открытий” конкурсында “Табигатьтә су” проекты белән катнашты. Аның бу тәҗрибә- проект эшен жюри югары бәяләгән һәм Зөлфәт берьюлы ике бүләккә- катнашканлыкка сетификат, җиңүче Дипломына лаек булды. Яшь буынны проект эшчәнлегенә өйрәткәне өчен тәрбиячеләр Ханипова Л.А. һәм Солтанова М.Р. , балаларны һәм педагогларны оештырганы өчен бакча мөдире Мубаракшина А.М. га Рәхмәт хатлары килде. Зөлфәтне тәүге тәҗрибә- проектының уңышка ирешүе белән котлыйбыз һәм алга таба да бу җиңүе яңа ачышлар ясарга этәргеч булсын дигән теләктә калабыз.
-
Олимпиадага бездән кайнар сәлам. 08.02.2014

Балалар бүген иртәдән үзләренең физик тәрбия эшчәнлеген шул девиз астында башладылар. Иртәнге гимнастика февраль ае буе ай ритмик музыка астында күңелле күнегүләр, аэробик күнегүләр ясау белән оештырыла. Инде Олимпиада көненә барлык төркемнәр дә комплексларны өйрәнеп беттеләр һәм “Олимпиадага бездән сәлам” спорт- күңел ачу чарасында да башкардылар. Шулай ук кичәдә төрле спорт ярышлары, уеннар уйнадылар, Сочи, андагы ярыш төрләре турында презентацияләр карадылар. Әти- әниләргә балаларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше турында папка – ширмалар ясап куелды. Педагогическая копилка бүлегенә физик тәрбия- сәламәтлекне саклау буенча бакчабызның эш тәҗрибәсе буенча ясалган презентация куелды.
-
Уңышларыгыз белән! 05.02.2014

Бакчабызның рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна югары кв. категория алды. Ул балаларга рус телен заманча технологияләр, УМК, парциаль программалар кулланып өйрәтә. Эш тәҗрибәсе белән һәрдаим коллегеалар белән уртаклаша, бөтенроссия, республика, районда үткәрелгән конкурсларда актив катнаша, урыннар яулый. Ләйлә Рафаэловнаны югары кв. категория алуы белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Әти- әниләр игътибарына!
05.02.2014
Хөрмәтле әти- әниләр! "Кабак" җырына төшерелгән клипны карау өчен үзебезнең сайттагы сул як колонкадагы "Медиатека" бүлегенә керегез, аннан соң видеотекага. "Педагогическая копилка" да җәйге, кышкы сюжетлар карый аласыз. Презентация бүлегендә үткән темаларга презентацияләрне балалар белән теманы кабатлау өчен карарга тәкъдим итәбез. Әгәр клипны үзегезгә яздырып алырга теләсәгез, Флюзия Рафаиловнага мөрәҗәгать итегез.
-
Котлыйбыз! 05.02.2014

Тәрбиячебез Габбасова Ләйсән Равилевна 1квалификацион категория алды. Аны балалар бик яраталар, әти- әниләр ихтирам итәләр. Коллектив профсоюз председателе итеп сайлады. Аны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Ут белән шаярма! 31.01.2014

27 январьдан бакчабызда “Куркынычсызлык” атналыгы башланып китте. Атналык дәвамында ГО һәм ЧХ буенча норматив документлар өйрәнүне дәвам ителде, искеләре яңартылды, планнар төзелде, техник әсбаплар әзерләнде, эшчеләргә инструктажлар үткәрелде. "Куркынычсызлык" темасын йомгаклап, уртанчылар төркеме малайлары "Теремок –на новый лад" театры куйдылар. Театрны рус телендә бик матур итеп уйнадылар. Балалар театрны бик ошаттылар. Ахырда театрдан алган тәэсирләр белән уртаклашып, әңгәмә кордылар. Алсу Ринатовна һәм Алсу Габделхамитовна “Ут- дус, ут-дошман” презентациясен күрсәтеп , балаларның атна буе өйрәнгән белемнәрен ныгыттылар.












