Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Г.Тукай безнең күңелләрдә. 25.04.2014

Бүген бакчабызда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Г.Тукай безнең күңелләрдә” бәйрәм иртәсе үткәрелде. Г.Тукай – балалар язучысы. Һәр буын укучылары аның шигырьләрен яратып, кызыксынып укый. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдыдырга өлгерә. Аның шигырьләренә үткен теллелек , башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә җитешсезлекләрне дә күреп ала, алардан ачы көлә белә. Туган иленә,табигатенә дан җырлый. Балалар бүген бик яратып аның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,
Саф йөрәкле шагыйрь , татарда
Еллар үткән саен аның моңы
Күңелләрдә кабат яңара.
Аның әкиятләрен тыңлап үскән
Һәр баласы шушы милләтнең
Шигырьләре белән бик күпләрнең
Күңел кылын Тукай тибрәтте.
Язлар җиткән саен синең исемең
Чәчәкләргә, данга күмелә
Бөек Тукай , мәшһүр шигырьләрең
Мәңге яшәр халык күңелендә.
-
Өйрәнүләр үткәрелде. 24.04.2014

Бакчабызда “Куркынычсызлык” атналыгыүткәрелде . Атналык дәвамында ГО һәм ЧХ буенча норматив документлар өйрәнүне дәвам ителде, искеләре яңартылды, планнар төзелде, техник әсбаплар әзерләнде, эшчеләргә инструктажлар үткәрелде.
-
Габдулла Тукай- халык улы. 24.04.2014

Язның иң матур бер көнендә, карлар әреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яшь чакта бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без баларга өйрәтәбез. Атна дәвамында балалар аның тормышы, иҗат юлы, әсрләре, әкият, җырлары белән таныштылар. Шигырьләренә рәсемнәр ясадылар, аның буенча күргәзмә оештырылды, бәйрәм иртәсенә әзерлек бара. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Г. Тукайның шигырьләре балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.
Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә.
-
Яшелчәләр паровозга төялде. 18.04.2014

Зурлар төркеме балаларының тәрәзә төбендәге яшелчәләре паровозга төялеп китеп бара, ә өйләре тирәсендәге кыярлары инде шактый зур үскән, чөнки аларны балалар үзләре карап, сулар сибеп үстерәләр. Тиздән кыярлар ашый башлыйбыз, чәчәккә бөреләнгәннәр инде дип сөенә алар. Яшел үсентеләр белән ташбаканы, попугайны да сыйлаганнар алар. Тырышлыклары файдалы булуына балалар бик сөенәләр. Һәрвакыт тырыш булыгыз, балалар! Күргәзмәне эчтәлекле итеп оештырган өчен тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовна һәм Мавлявиева Ләйсән Альфакаровнага бакча администрациясе грамотасы тапшырылды.
-
Тәрәзә төбендә яшелчә. 18.04.2014

Атна дәвамында балалар белән һөнәр ияләре турында сөйләштек, һәр хезмәт төренең авыр, ләкин мактаулы булуын төшендердек. Балалар белән бу атна эчендә генә түгел, ә айлык проект нигезендә төрле эшчәнлек, күзәтү, хезмәт күнекмәләре бирелде. Уртанчылар төркеме балалары төрле үсемлекләр, яшелчәләрне тәрәзә төбенә сюжет ясап утырттылар, аларга сулар сибеп, төпләрен йомшартып үстерделәр. Бик матур композиция килеп чыкты. Тәрбияче Муллахметова Тәслимә Камилевна һәм Габбасова Ләйсән Равилевнаны бакча администрациясе грамота белән бүләкли.
-
"Тәрәзә төбендә яшелчә" конкурсы. 18.04.2014

"Хезмәт төбе -хөрмәт" проект эше "Тәрәзә төбендә яшелчә" конкурсы белән тәмамланды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ай дәвамында үзләре үстергән үсемлек, яшелчәлчәләр турында комиссияне бик шатланып таныштырдылар. Аларны сюжет итеп ясарга булышуда әти-әниләренең дә актив катнашуын әйттеләр. Төренә карап ничә көндә үсүен дә билгеләп барганнар. Һәр көн су сибү, аларны кайгырту балаларда хезмәт сөяргә өйрәтүен без аларның бер- берсен уздырып сөйләгәннәреннән күрдек. Тәрбияче Ханипова Лилия Амировна һәм Солтанова Мәдинә Равилевнаны бакча администрацисе грамота белән бүләкли.
-
Йомырка кабыгында үскән яшелчә. 18.04.2014

Һәр төркем проект эшендә актив катнашты. Кечкенәләр төркеме балалары да төрле сюжетлар ясап, үз эшләреннә бик канәгать калдылар. Поезда үскән салатлар, йомырка кабыгындагы бодай, суган, өйләр тирәсендәге бик күп төрле яшелчәләрне тәкъдим итте алар. Аларга һәр көн аларның барсының да су сибәселәре килгән, ә су сибү буенча чират билгеләнгән. Алар эшләргә атлыгып торалар. Без аларга барчагыз даэш сөючән булып үсегез дигән теләктә калабыз. Молодцы, балалар! Тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховвна, Габбасова Ләйсән Равилевнаны бакча администрациясе грамота белән бүләкли.
-
Марсианин белән очрашу. 14.04.2014

12 апрель - космонавтика көне булып билгеләп үтелә. Безнең бакчада атна буе эшчәнлекләр шул тема астында үтте. Беренче тапкыр космоска эт менгерәләр. Ә кешеләрдән беренче булып Юрий Гагарин оча. Һәр малай да кечкенә чагында космоска очу турында хыяллана. Балалар белән аралашканда күренгәнчә, безнең малайларның , хәтта кызлар да космонавт буласылары килә икән. Җомга көнне без гаҗәеп матур бәйрәм- космонавтика көнен билгеләп үттек. "Марсианин белән очрашу" кичәсен зурлар төркеме балалары тәрбияче Алсу Габделхамитовна белән берлектә алып бардылар. Алар күптөрле мәгълүматлар җиткерделәр, шигырьләр, җырлар, сюрприз- Марсианин белән очрашу белән үрелеп барды бу бәйрәм.
Тышта яз иде,
Күкләр зәп-зәңгәр.
Таралды кинәт
Шатлыклы хәбәр:
-Кеше галәмдә!
Бунинди яхшы!
Димәк, ул аның
Ишеген ачты.
Юрий Гагарин-
Исеме аның.
Ул хәбәр итә
Биектән барын:
Таулар, елгалар,
Шәһәрләр күркәм:
Дала һәм кырлар
Ямь – яшел үлән.
Ул, Галәм гизеп,
Исән – сау төште.
Ни бар соң җирдә
Кешедән көчле!
-
Түгәрәк өстәлләр артында ФГОС ка керү турында сөйләшү. 11.04.2014

Теоритик өлештә барлык катнашучылар түгәрәк өстәлләр артында эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Ритмическая мозаика” программасы буенча музыкаль – ритмик хәрәкәтләр өйрәтү буенча Сабаның “Әллүки” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Валиева Л.И., азкомплектлы балалар бакчасында музыка эшчәнлеген оештыру” буенча Шыңар балалар бакчасы муз. җитәкчесе Сафина Р.М., “Разноцветная планета” программасында “музыка” белем бирү эшчәнлеге оештыру буенча Шәмәрдән балалар бакчасы музыка җитәкчеләре- Хасанова Г.И., Гарифуллина В.Н. чыгышлары тыңланды, алар буенча фикер алыштылыар. Һәр музыка эшчесе үзенең эш тәҗрибәсен кыскача сөйләде һәм семинардан алган тәэсирләр белән уртаклаштылар.
МКУ ның баш белгече Хасанова Алсу “ ФГОС ны тормышка ашырганда балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү” темасына РАФТ алымы ярдәмендә Сингапур методикасы элементы белән катнашучыларны 3 төркемгә бүлеп әти- әниләр, тәрбиячеләр өчен постер, брошюра ясарга тәкъдим итте. Төркемдәшләр үзара фикер йөртеп, киңәшләшеп бирелгән биремне үтәделәр, һәр төркем үз эшен тәкъдим итте.
Соңыннан Алсу Адгамовна башкарган эшләргә йомгак ясады, алда торган бурычлар белән таныштырды, семинар үткәргәндә катнашкан балаларга һәм коллективка рәхмәтен белдерде.
-
Музыка җитәкчеләре семинары. 11.04.2014

10 апрель көнне безнең “Кыңгырау” балалар бакчасында район музыка җитәкчеләренең “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Музыка” белем бирү өлкәсендә заманча педагогик технологияләр” темасы буенча семинар булды. Семинарны балалар бакчасы мөдире Мубаракшина Алсу Маратовна ачып җибәрде. Ул балалар бакчасы, тәрбия- белем бирү, музыка җитәкчеләренең ирешкән уңышлары турында сөйләде. ” Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Музыка” белем бирү өлкәсендә заманча педагогик технологияләр” темасына музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна чыгыш ясады. Ул балаларга музыкаль тәрбия бирүдә яңа алымнар, аларны куллану методлары белән таныштырды, ИКТ ны белем бирү эшчәнлегендә һәм режимда куллану, кирәкле программаларны интернеттан табу, аларны үзгәртү, иң уңайлы сылтамалар белән таныштырды.
Кунакларга балалар “ Сказка о том, как избушка стала дворцом” мюзиклы күрсәттеләр. Аны музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р., рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Л.Р. уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләделәр. Рус телендәге мюзиклны балалар бик оста, матур итеп, чын артистларча башкардылар. Килгән кунаклар бик ошаттылар.












