Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме. 04.09.2014

Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Без 1 сентябрь- белем бәйрәмен уздырдык. Бәйрәмг Көлдермеш килеп балалар белән уеннар уйнады, өйрәнгән җыр, бию, шигырьләр яңгырады. Барлык балаларга да сәламәт булып, күп белем үзләштерергә, тәртипле, акыллы булырга язсын!
-
Рәхмәт хаты тапшырылды. 02.09.2014

Республика күләмендә семинар үткәрүдә актив катнашкан өчен вгуст киңәшмәсендә "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы Саба районы мәгариф идарәсе начальнигы тарафыннан РӘХМӘТ ХАТЫНА ия булды.
-
Татарстан: инновацион төбәк үсеше” 16.08.2014

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә бакчабыз балалары ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка кунакларга смарт өстәл белән шөгыль күрсәттеләр. Балалар өстәлләрнең кызыклы, мавыктыргыч һәм бик уңайлы булуын әйттеләр.
“Смарт” компаниясе вәкилләре шөгыльне оештырган тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовнага “Рәхмәт хаты”, балаларга бүләкләр тапшырдылар.
-
Республиканың август киңәшмәсе.. 12.08.2014

Бакчабызда республика август киңәшмәсе "Балалар бакчасында полилингваль белем бирү" темасы буенча үткәрелде. Республикабызның төрле төбәгеннән килгән кунакларны балалар ипи, тоз, "Кыңгырау" гимны, матур җыр, бию, шигырьләр, "Яшь инспекторлар", "Яшь экологлар", "Яшь спортчылар","Нәни сабалылар" сәламе белән каршы алдылар.
-
Смарт технологияләр. 12.08.2014

Беренче көн тәртибе буенча Плотникова Л.А. смарт өстәлләр, интерактив такта, аларны куллану тәртибе, балалар белән шөгыльләр үткәрү, программалар кертү бенча презнтация үткәрде. Смарт өстәлләр ярдәмендә тәрбияче Хазиева Алсу Габделхамитовна зурлар төркеме балалары белән "Спорт -сәламәтлек нигезе" темасына ачык шөгыль күрсәтте. Балалар смарт өстәлләрне бик кызыксынып, яратып кабул иттеләр, анда төрле биремнәрне чиштеләр, уеннар уйнадылар, олимпиада турындагы белемнәрен ныгыттылар.
-
Рус, инглиз телендә сөйләшәбез. 12.08.2014

Киңәшмәдә рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна "Космоска сәяхәт" темасына ачык шөгыль күрсәтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Космос" сюжетлы- рольле уены аша рус телендә аралашып, Плутон планетасын кеше яшәрлек итеп үзггәрттеләр.
Инглиз телендә зурлар төркеме балалары "Прәннек кыз" әкиятен күрсәттеләр. Бу әкиятне балаларга инглиз теле тәрбиячесе Ханова Гөлназ Ришатовна һәм музыка эшчесе Галимуллина Алсу Ринатовна өйрәттеләр. Балалар бик матур итеп уйнадылар.
Түгәрәк өстәлләр арында балалар бакчасында татар, рус, инглиз теленә өйрәтү буенча мөдир Мубаракшина Алсу Маратовна балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Спорт бәйрәме. 05.07.2014

Җәй айларында төрле чаралар даими үткәрелеп тора. Спорт атналыгы кысаларында балалар белән төрле спорт уеннары оештырылды. Балаларга спорт уеннары ошый, алар бик теләп үзара ярышалар, актив катнашалар.
Саулык – зур байлык икәнен
Без инде белеп алдык.
Сәламәт яшәү рәвешен
Зур максат итеп куйдык.
Эзсез югалмый тырышлык хакы,
Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.
Сәламәт акыл -сәламәт йөрәк,
Киләчәк өчен – шундыйлар кирәк.
Сәламәт тәндә акыл да зирәк,
Туган илемә шундыйлар кирәк!
-
Мин кояш ясыйм. 05.07.2014

Җәйге план нигезендә төрле атналыклар үткәрелә. "Мин кояш яратам" атналыгы дәвамында балалар эндәшләр, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, кояшта кызыну турында файдалы мәгълүмат тупладылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар, кояш нурлары астында кызындылар.
Иртән торып юлга чыксак,
Кояш озатып килә.
Көне буе юлда кояш,
Көн буе безнең белән.
Суга керсәк, ул да керә,
Чыныктыра нурлары.
Безнең белән уйный кояш,
Без — кояшның дуслары.
Җәй буе озатып барды
Болыннар буйлап безне.
Тәмле җиләкләр пешереп
Сыйлады һәммәбезне.
-
Су- яшәү чыганагы. 05.07.2014

"Су- яшәү чыганагы"атналыгында балалар белән су һәм аның үзенчәлеге турында сөйләштек, уеннар, күңел ачу, ярышлар үткәрелде. Балалар су ташбакаларын да урамга алып чыктылар, табакта балык та тоттылар, суһәм ком белән төрле әйберләр ясарга да өйрәнделәр. Елга буена, чишмә янына экскурсияга бардылар.
-
· Хушлашабыз бакча белән! 05.06.2014













