Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Сау бул, бакча! 04.06.2014

-
Халыкара баларны яклау коне.
04.06.2014
Безнең яраткан, нәни дусларыбыз!
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне белән котлыйбыз!!!
-
Белдерү!
30.05.2014
Хөрмәтле әти- әниләр! 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан безнең балаларның радио аша чыгышлары булачак. Анда алар берничә җыр башкарачаклар.
Башлана 16.30.
“Саба дулкыннары” радиосын кабызырга онытмагыз!
-
Айсылуны тәбрикләдек. 28.05.2014

1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан Саба балалар бакчалары зонасы арасында җыр белән катнашып, зурлар төркеменнән Каримуллина Айсылу 1 урынга чыкты, аңа грамота тапшырылды.
-
Төркемнәрдә әти- әниләр җыелышы.
15.05.2014
Бакчабызда төркем җыелышлары үткәрелде. Һәр төркем тәрбиячеләре бала тәрбияләү буенча киңәшләр, балаларның үзара мөгалләмәсе турында сөйләделәр. Барлык төркемдә дә УМК кулланып интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге үткәрелде. Әти- әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, ФГОС кертү буенча аңлату эшләре алып барылды.
-
Мәктәп укучылары белән очрашу.
15.05.2014
Бакчабызда Саба гимназиясенең 5 В сыйныф укучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. "Кызыл Калфак" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, матур җырлар, биюләр, нәфис сүз, гимнастик күнегүләр белән балаларны сокландырдылар. Аларга зур рәхмәтебезне җиткердек һәм тагы кунакка чакырдык.
-
Чисталык дәресләре. 15.05.2014

Беренче кечкенәләр төркемендә “Һәрвакыт булсын кояш” әңгәмә- рәсем, 2 кечкенәләр төркемендә “Табигатьне чистартыйк”, уртанчыларда “Без- нәни экологлар”, зурларда “Экологик экспериментлар”, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Туган ягым чиста булсын” интеграль белем бирү, күңел ачу, рәсем ясау, презентация карау формасында үтте. Экологик белем бирү ел дәвамында системалы алып барыла, акцияләрдә катнашып, республика һәм Россия күләмендә грамоталар белән бүләкләндек.
-
Җиңү көне- бу дөньяның яңадан туган көне! 08.05.2014

Бүген бездә зур бәйрәм – Җиңү көне билгеләп үтелде. Балалар белән җиңү алып килгән яз турында атна дәвамында сөйләшүләр алып барылды, күп төрле мәгълүмат бирелде. Балалар сугыш, тынычлык турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!
Хөрмәтле ветераннар!
Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен
Сират күперен кичкән буын сез.
Үзе үлсә дә, илне исән килеш
Безгә бүләк иткән буын сез.
Безгә сезнең буынның
Һәр бөртеге — бер дөнья.
Илебезнең тарихының
Данлы бите сез монда.
-
Мәңгелек утка чәчәкләр. 08.05.2014

Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
Самат Г.Тукай шигырьләрен ярата. 29.04.2014













