Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Белем бирү өлкәләрендә интеграция. 11.04.2014

“ Яхшы кәеф бүләк итәбез” уенлы стретчингны зурлар төркеме балалары белән музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р., тәрбияче Ханова Г.Р. үткәрде. Безнең балалар бакчасының приоритет юнәлеше- физик үсеш булып тора, шунлыктан без яңа технологияләр кертергә омтылабыз.шуларның берсе-уенлы стретчинг. Уенлы стретчинг – балаларның сәламәтлегенә, физик, психологик, рухи үсешенә зур этәргеч бирә. Аны без сюжетлы яки тематик уен формасында, әкиятләр, шигырьләр, уен ситуацияләре, бию элементлары кертеп үткәрәбез. Балаларга уенлы стречтчинг бик ошый.
Музыка җит.әкчесе Галимуллина А.Р. музыкотерапия буенча «Язны эзләргә барабыз» темасына мастер – класс үткәрде. Музыка җитәкчеләре балалар ролен башкардылар, ә Алсу Ринатовна ФГОС ка туры килә торган белем бирү эшчәнлеге үткәрде.
-
Волейболда- икенче! 09.04.2014

Безнең коллектив волейбол ай дәвамында ярышларында катнашты. Команда кичә соңгы турда икенче урынга лаек булды. Волейбол командасына бакча администрациясе рәхмәт белдерә. Молодцы, кызлар!
-
Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре. 07.04.2014

Бөтенроссия күләмендә үтүче "Сәламәт яшәү рәвеше" иҗади конкурсында актив катнашып, Зунунов Салихның плакаты Сертификатка лаек булды. Үзенең плакатында сәламәт яшәү өчен балалар ниләр белергә тиеш, шуларны ачык күрсәтә белде.Без Салихны бу уңышы белән котлыйбыз, сау – сәламәт үсүен, яңа уңышларга ирешүен телибез. Шулай ук өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. һәм тәрбияче Габбасова Л.Р. конкурсант әзерләгән өчен Дипломга лаек булдылар.
-
Сәламәт яшәү рәвеше. 07.04.2014

Бөтенроссия күләмендә үтүче "Сәламәт яшәү рәвеше" иҗади конкурсында актив катнашып, Гиззатуллин Зөлфәтнең ясаган презентациясе Сертификатка лаек булды. Зөлфәт сәламәт яшәү өчен кирәкле шартлар, үзенең бу өлкә буенча ниләр белүен чагылдырган иде. Без Зөлфәтне бу уңышы белән котлыйбыз, сау – сәламәт үсүен, мәктәптә дә тырыш укучы булуын телибез. Шулай ук өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. һәм тәрбияче Солтанова М.Р. конкурсант әзерләгән өчен Дипломга лаек булдылар.
-
Мөрьям- кечкенә җиңүче! 07.04.2014

Бөтенроссия күләмендә үтүче "Сәламәт яшәү рәвеше" иҗади конкурсында актив катнашып, Гафурова Мәрьям “Иң яхшы кул эше” номинациясендә Бөтенроссия буенча 2 урын алды һәм җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Ул бик матур сәламәт яшәү символикасы ясаган иде. Без Мәрьямны бу уңышы белән котлыйбыз, сау – сәламәт үсүен, яңа уңышларга ирешүен телибез. Шулай ук өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. һәм тәрбияче Ганиева Ф.Ф. җиңүче әзерләгән өчен Дипломга лаек булдылар.
-
Ясминә Бөтенроссия буенча 2 урында! 07.04.2014

Бөтенроссия күләмендә үтүче "Сәламәт яшәү рәвеше" иҗади конкурсында актив катнашып, Тазиева Ясминә “Иң яхшы презентация” номинациясендә Бөтенроссия буенча 2 урын алды һәм җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Презентацияда Ясминә үзенең нәфис гимнастика түгәрәгенә , хоккей, чаңгы, бассейнга йөргәнлеген чагылдырган, моңарчы спорт буенча алган уңышларынкүрсәткән иде. Без Ясминәне бу уңышы белән котлыйбыз, сау – сәламәт үсүен, мәктәптә дә тырыш укучы булуын телибез. Шулай ук өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. һәм тәрбияче Ханипова Л.А. җиңүче әзерләгән өчен Дипломга лаек булдылар.
-
Балалар китабы көне. 03.04.2014

2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. Без бүген китапка багышланган белем бирү эшчәнлекләре үткәрдек, китап почмакларында китапларга сак караш тәрбияләү турында әңгәмәләр үткәрдек. . Без язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турында даими сөйләшәбез. Китап һәрвакыт безнең белән янәшә. Аларны кызыклы, мавыктыргыч, матур итәр өчен бик күп хезмәт куелганлыгын балаларга аңлатабыз.
Китап – киңәшчең синең
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
-
Пед. киңәшмә үткәрдек. 02.04.2014

Бүген бакчабызда чираттагы педагогик киңәшмә үткәрелде. “Рус теле белем бирү эшчәнлеге буенча яшь үзенчәлекләренә карап, балаларның үсешен югары дәрәҗәгә җиткерерү” темасы астында үткән киңәшмәдә
- Балалар бакчасында чит тел мохите булдыру;
- Укыту-тәрбия процесында-ИКТ: сөйләм үстерү һәм рус теле белем бирү эшчәнлегендә УМК;
- УМК әсбапларының кулланышын тикшерү нәтиҗәләре;
- Рус теле буенча тематик күзәтүгә анализ;
-Комплекслы күзәтү нәтиҗәләре буенча анализ, чыгышлар ясалды. УМК, ИКТ куллану буенча күргәзмә оештырылды, педагоглар бу тема буенча эш тәҗрибәләре белән фикер алыштылар. Алда торган бурычлар, база мәйданчыгы буларак ФГОС ны тормышка ашыру планы буенча эш барышы, булачак күргәзмәләр турында киңәшләштеләр.
-
1 апрель- юморина көне. 01.04.2014

Бүген бакчабызда Юморина үткәрелде. Көлке көнендә балалар белән Тәләкә һәм Сипкелбай бик күңелле уеннар оештырдылар. Балалар чын күңелдән уйнадылар, шаярдылар, көлделәр. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде!
-
"Ел тәрбиячесе -2014" зона ярышында. 01.04.2014

Район буенча 1 урынга чыккан музыка җитәкчебез Галимуллина Алсу Ринатовна Балтачта үткәрелгән "Ел тәрбиячесе -2014" зона ярышында катнашып, эш тәҗрибәсе, эссе белән уңышлы чыгыш ясады, белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Балтачның №4 "Каенкай" балалар бакчасы коллективы катнашучыларны, килгән кунакларны бик җылы кабул иттеләр, аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.












