Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
17.11.2016
Мәктәпкә әзерлек төркеме (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) балалары математика шөгылен игътибар белән тыңлап, бирелгән биремнәрне җиренә җиткереп эшләргә тырышалар.
Бүгенге шөгыль дә уен рәвешендә үтте. Беренче биремдә балалар крокодилга ничә төрле ризык ашаганын санарга булыштылар. Бу биремдә ике кечкенә саннан 10 санын китереп чыгару, тәртип буенча санау ныгытылды. Алдагы биремдә геометрик фигураларны, санау таякчыклары белән эшләүне искә төшерү максатыннан “Конструктор” дип аталган дидактик уен оештырылды. Тәрбияче укыган шигырьләрне тыңлап, балалар геометрик фигуралардан, санау таякчыларыннан төрле предметлар (өй, чыршы, машина, велосипед) ясадылар. Шөгыль ахырында “Кызыклы кагыйдә” дигән уен-күнегү үтте. Монда тәрбияче белән берлектә адымнар санап, төркемнең озынлыгы, киңлеге үлчәнелде.
Шөгыль барышының төрлелеге балаларга бик ошады.
-
Кышкы көн. 16.11.2016

"Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары режим моментларын файдалы һәм кызыклы үткәрәләр. Саф һавада кышкы уеннар уйныйлар, табигатьнең матурлыгына сокланалар һәм кар белән уйнауларына шатланалар. Аларның тизрәк кардан тау өеп, шуннан шуасылары килә.
Ябалак кар, яу-яу!
Без ясыйбыз кардан тау.
Ак мамыктай тузгып яу!
Бик дәү булсын безнең тау!
-
Гаилә агачы 15.11.2016

Бакчабызда “Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары” атналыгы узды. Атналык кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Шамсутдинова Лениза Мисбаховна һәм Якупова Галия Гаптелфартовна белән берлектә “Гаилә агачы” “үстерделәр”.
-
”Юлларда иминлек кирәк” 14.11.2016

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә танып-белү-ана теле белем бирү эшчәнлеге”Юлларда иминлек кирәк” темасы астында үтте.Тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировнаның балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру,урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешләрен аерырга өйрәтү,светофорның өч төсле сигналын белүне ныгыту,урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау максатын тормышка ашырды.Юл кагыйдәләрен белмичә баләгә юлыккан куянкай белән балалар бик теләп юл кагыйдәләрен кабатладылар,юлларда имин йөрү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәклегенә төшенделәр.
-
Көзне озаттык 10.11.2016

Буген музыка шөгелендә музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. белән 1 кечкенәләр төркеме балалары көзне озатып кышны каршы алдылар. Алар яраткан җырларны җырлап, уеннар уйнадылар. Балалар шөгыльдә бик теләп катнаштылар.
-
"Курчакка өстәл" 09.11.2016

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары танып-белү-конструкцияләү белем бирү эшчәнлегендә курчакка мебель-өстәл төзергә өйрәнделәр. Тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировна әлеге белем бирү эшчәнлегендә әйләнә-тирәлектәге предметларны белүне ныгыту, аларның төп вазифасын, өлешләрен билгеләргә өйрәтү максатын тормышка ашырды. Балалар бик тырышып кунакка килгән курчакларга өстәл төзеделәр, башкарган эшләреннән күңел күтәренкелеге алдылар.
-
нәниләр төзелештә 08.11.2016

08.11.2016 көнне уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре С.С. Мухаметшина белән йортлар һәм сарайлар төзергә өйрәнделәр. Нәниләр "салган" зиннәтле сарайлар һәркемне үзенә чакырып тора. Анда әти-әниләр,әби-бабайлар, туганнар, дуслар еш кунак булыр дип ышандыра нәниләр. Кунакларның барысына да урын җитәчәк дип ышандыра алар.
-
"Нарат" боз сараенда 07.11.2016

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Нарат" боз сараена иртәнге 7.30 да үк кузгалдылар. Бозга аяк басканнарына ике ай гына булса да, инде барысы да үзләрен иркен тоталар. Тренерлары Фанис Фаритович аларны күнегүләрне җиренә җиткереп, төгәл үтәргә өнди. Бозда бер сәгать шуып чыккан нәниләрнең бит алмалары аллана, сулыш юллары иркенәя. Атнаның беренче һәм бишенче көннәрен алар "боз көне" дип атыйлар. Барлык балалар да бу "сәяхәт" көнен яраталар.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 04.11.2016

Бүген безнең бакчада "Сөмбелә бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә көз кызы Сөмбелә килде. Ул балаларга күчтәнәчләр һәм төрле кызык конкурслар алып килде. Балалар үз чиратында Сөмбеләгә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биюләр биеп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Бизәкле киемнәр” Балалар эшчәнлеге төре: сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күзәтү, уен, кисү, буяу. Бизәкле киемнәр 01.11.2016

Зурлар төркемендә тәрбияче Богавеева Г. Ш. җитәкчелегендә " Бизәкле киемнәр " темасына кисеп-ябыштыру шөгыле үтте. Бу шөгелдә халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләнде. Шөгыль аша логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерүне ныгыттык. милли киемнәргә кызыксыну уятылды. Бу киемнәргә генә хас булган үзенчәлекләрне ачыкладык. Шөгыльдә шигырьләр укылды, әңгәмәләр уздырылды, табышмаклар чишелде. Җырлы-биюле уен " Түбәтәй " һәм үстерешле уен " Бу нинди бизәк? " уйнатылды. Балалар үзләре өчен бик күп мәгълүмәт алдылар












