Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
автопарк 30.11.2016

Бер үк объектны төрле зурлыкта һәм төрле рәвештә кора белергә өйрәнүче уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре С.С. Мухаметшина белән “автопарк” төзеделәр. Детальләрне нык корылма барлыкка килерлек итеп урнаштыру күнекмәләрен ныгыттылар.
-
“Кар бабай!” 29.11.2016

“Кар бабай!” Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Якупова Г.Г. белән саф һавада рәхәтләнеп кар белән уйнадылар. Кышка кереп килгәндә яуган, йомшак, җепшек кардан ясалган шарлардан “Кар бабай” сыны әвәләү балаларга бик ошады.
-
Кыш
28.11.2016
”“Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияче Богавеева Г.Ш. “Ак ефэктән кыш килде!” темасына ана теле эшчәнлеге үткәрде.Шөгыльнең максаты – кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты, балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмне үстерү, кыш турында белемнәрен тирәнәйтү иде. Эшчәнлектә тел шомарткычлар, табышмаклар, Г.Зәйнашеваның “Кыш килде” шигыре, хәрәкәтле һәм иҗади уеннар кулланылды.
-
Әниләр бәйрәме! 25.11.2016
<span times="" new="" roman',="" serif;="" background-image:="" initial;="" background-attachment:="" background-size:="" background-origin:="" background-clip:="" background-position:="" background-repeat:="" initial;"="" style="margin: 0px; padding: 0px; border: 0px; outline: 0px; vertical-align: baseline;">Эни, син минем жирдэге
Ин якын кешем!
Эни, син минем куктэге
Якты кояшым!
-
Районный семинар
24.11.2016
Бүген безнең “Кыңгырау” балалар бакчасында Саба районының балалар бакчаларында эшләүче яшь белгечләр өчен семинар-практикум үтте. Семинар
“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФДББС) тормышка ашыруда танып-белү юнәлеше буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшне оештыру” темасы астында үтте. Яшь белгечләр өчен беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Хазиева А.Г. “Кышны каршылыйбыз!”, зурлар төркеме балалары белән рус теле тәрбиячесе Мавлявиева Л.А. “Путешествие в космос” темаларына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Тәрбияче Габбасова Л.Р. “Сабын күбекләре белән рәсемлибез!” темасына мастер-класс күрсәтте. Якынлашып килүче “Әниләр көне” уңаеннан педагогларыбыз “Заманча Кызыл калфак” спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәгариф бүлегенең методисты Сабирова Э.Ф.”Милли төбәк компонентын белем бирү эшчәнлегендә куллану” темасы астында чыгыш ясады һәм яшь белгечләр белән төп юнәлешләр буенча практик эш уздырды. Педагоглар бик актив катнаштылар. Семинарны йомгаклап Эльвира Фаритовна “Кыңгырау” балалар бакчасының эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм районыбызның яшь белгечләренә үзенең юлламаларын җиткерде.
-
Режим вакытлары
23.11.2016
Режим вакытлары “Кыңгырау “ балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балаларында эчтәлекле үтә. Тәрбияче апалары Хайриева Г.Т. белән алар кызыксынып китаплар укыйлар,укылган әсәр турында фикер алышалар. Матур әдәбият әсәрләре,тәрбияви эчтәлекле әсәрләр белән танышу аша балалар хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның рухи халәтен аңларга өйрәнәләр,әдәп-әхлак кагыйдәләре белән танышалар,тормыш тәҗрибәсе туплыйлар
-
"Әниләргә бүләк"
22.11.2016
“Әниләргә бүләк” Буген зурлар төркемендә (тәрбияче Богавеева Г.Ш.) кисеп-ябыштыру шөгыле Әниләр көненә багышланды. Балалар үз әниләренә йөрәктән чыккан хисләрен белдереп, кечкенә генә бүләк, чәчәк ясадылар. Шөгыльдә әниләр турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар тыңланды. Балаларда бу шөгыль аркылы әниләренә карата мәхәббәт тәрбияләнде.
-
“Әнием кадерлем”
21.11.2016
Бу атна бакчабызда “Әнием кадерлем” темасы астында үтә. Әни – дөньядагы иң газиз, иң изге, иң кадерле кеше.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) шул темага багышланган интегральләштерелгән(ана теле- кисеп ябыштыру) шөгыль күрсәттеләр. Кар бөртекләре арасыннан авазларны эзләп табып ӘНИ сүзен төзеп тактага ябыштырдылар. “Әнием-алтыным” уенында әниләргә карата матур сүзләр әйтеп, ромашка чәчәгенең таҗын җыйдылар.Өйдә әниләренең портретларын ясарга кушылган иде, шул рәсемнәрдән “Безнең әниләр” дигән күргәзмә әзерләдек, һәр бала бик теләп үзенең әнисе турында сөйләде. Әниләргә бүләк итү өчен, мамык дискасыннан, пластилиннан, фетр тукымасыннан ромашка чәчәге ясап ябыштырдык.Шөгыльне “Кояш гомере” җырын җырлап тәмамладык. Әниләре турында сөйләшү балаларга бик ошады.
-
Юлларда иминлек булсын!
18.11.2016
Бүген безнең"Кыңгырау" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары ДАИ хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич белән очраштылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенчы “Москвичок маҗаралары” исемле әдәби кичә күрсәттеләр. Динар Рамилевич алар белән әңгәмә үткәрде һәм мультфильм күрсәтте.
-
Тылсымлы туп
17.11.2016
Бу атнада зурлар төркеме балалары математика белем бирү эшчәнлегендә 8,9 санының барлыкка килүе белән таныштылар, 9-га кадәр санарга өйрәнделәр һәм геометрик фигураларны кабатладылар. Бу эшчәнлектэ тәрбиячеләре Хамидуллина Р.Р. га ярдәмгә тылсымлы туп килде. "Сигез куян" шигыре дә, ял моменты да белемнәрне ныгытырга булышты.












