Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Язгы урман 12.05.2016
Бүген, тәрбияче Лениза Мисбаховна, зурлар төркеме балалары белән иҗади-сәнгать үсеше буенча "Язгы урман" темасына әвәләү эшчәнлеге үткәрде. Балаларның урман, андагы тереклек турында белемнәре тирәнәйтелде. Балалар табигать материаллары ( нарат, чыршы күркәләре) кулланып, фантазияләрен биреп, бик теләп язгы урманны әвәләделәр. Коллектив эшләү балаларның бердәмлелекләрен ныгытты.
-
Урманга сәяхәт 11.05.2016
Бу атна дәвамында балаларны урманнар, урманның кеше тормышындагы әһәмияте, анда яшәүче кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, агачлар,үсемлекләр белән таныштыру максатыннан эшчәнлекләр алып барыла. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Гүзәлия Шамиловна белән урманга сәяхәт кылдылар.Урманның саф һава бирүен, аны сакларга кирәклеген, урманда үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен, сакчыл караш кирәклеген аңладылар. Балалар үрманда яшәүчеләр турында табышмаклар чиштеләр, презентация карадылар, Г.Тукайның "Бала һәм күбәләк" шигырен тыңлап,уйнап карадылар.
-
Росток-интеллектум 11.05.2016
За участие в открытом Всероссийском интеллектуальном турнире способностей "Росток интеллектум" воспитанники подготовительной и старшей групп получили дипломы 1,2.3 степеней, а педагоги за подготовку призеров награждены благодарственными письмами Оргкомитета ФГБОУ ВО "Набережночелнинский государственный педагогический университет". Спасибо всем за участие, желаем даальнейших успехов в интеллектуальных соревнованиях.
-
Росток-интеллектум 11.05.2016
Росток-интеллектум Бөтенроссия турнирында зурлар төркеме балалары да актив катнашты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алда узачак конкурсларда уңышлар теләп калабыз!
-
Парадта катнаштык 10.05.2016
Кичә, 9 май көнне, безнең коллектив бөек җиүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта актив катнашты. Бәйрәмгә кулдан ясалган матур чәчәкләр тотып чыктык, ак-зәңгәр шарларны күккә очырдык Дөньяның матурлыгына, илнең тынычлыгына, балаларыбызның бәхетле булуларына, һәр ел язлар килүенә шатланып яшисе генә кала.
-
бәйрәм котлавы 06.05.2016
Гомерләребез озын, сәламәтлегебез нык, көннәребез тыныч булсын иде! Бәйрәм белән!
-
Нәниләрдә дә бәйрәм рухы 06.05.2016
Бүген 6 май көнне ясле төркеме балалары да тәрбиячеләре Хазиева Алсу Хамитовна б/н Җиңү бәйрәме көнен билгеләп үттеләр. Балалар бик теләп шарлар, флаглар тотып бәйрәм рухы ясап маршка атлап йөрделәр.
-
Мәңгелек утка чәчәк салдылар 06.05.2016
Бүгенге язгы гүзәл көнне чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызны искә алып мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Габбасова Ләйсән Равилевна һәм Ләйсән Альфакаровналар белән мәңгелек ут янына барып әңгәмә үткәрделәр һәм сугыш кырларында ятып калган батырлар хөрмәтенә чәчәк салдылар.
-
Зурлар төркеме экскурсиядә 05.05.2016
Бу атнада балалар бакчаларында балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Җиңү алып килгән яз” проекты буенча эшчәнлекләр алып барыла. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү, Бөек Ватан сугышында гади сугышчылар күрсәткән батырлыклар турында белемнәрен киңәйтү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең безнең халыкыбыз өчен мөһимлеге турында мәгълүмат бирү, сугыш елларының тарихи фактары белән таныштыру бурычлары куелган проект буенча төрле чаралар үткәрелә.Бүген зурлар төркеме балалары белән район үзәгендәге һәйкәлләр, мәңгелек утка экскурсия оештырылды. Балалар тыл ветераннары истәлегенә, аларның батырлыклары хөрмәтенә куелган һәйкәл белән таныштылар. Тыл батырлары турында күп кенә мәгълүмат алдылар.
-
Парашютчы 05.05.2016
Кемнең генә батыр һәм куркусыз буласы килми икән?Бүген зурлар төркеме балаларын тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна парашютчы һөнәре белән таныштырды һәм балалар әвәләү эшчәнлегендә парашютчыларны иҗат иттеләр.