Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Конфетти ясадык! 01.03.2017

Бүген беренче төркем балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Г. белән бармакларны буяуга манып төрле төсләр кулланып конфетти ясадылар. Балаларга шөгыль бик ошады. Ахырда Азиза алып килгән "конфетти"лар белән сыйландылар.
-
Котлыйбыз!!! 22.02.2017

Барлык әтиләрне, бабайларны, абыйларны һәм малайларны Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
Ирләр көне диләр буген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Устерегез, баланы.Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә курәдер!Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмегез котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелләргә нур тулсын! -
“Аҗаган -2017” 21.02.2017

Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә зурлар төркеме, мәктәпкә әзерлек төркеме һәм әтиләре белән берлектә(тәрбияче Гараева Ә.М.) “Аҗаган -2017” оештырылды. Уен “кызыллар” һәм “зәңгәрләр” командасына бүленеп алып барылды. “Мина кыры”, “Снайперлар”, “Разведкага бару”, “Поезд- эстафета” һ.б. уеннарда командалар көч сынаштылар. Уенда ике як та сынатмады һәм гадәттәгечә дуслык җиңде. Бәйрәм хөрмәтенә балалар әтиләрен бүләкләделәр.
-
“Джунгли чакыра” 20.02.2017

23 нче февраль бәйрәме уңаеннан 2 нче кечкенәләр төркеме һәм уртанчылар төркеме балалары һәм әтиләре катнашында (тәрбияче Гараева Ә.М.) “ Джунгли чакыра” уены булып үтте. Кунакка килгән безнең якта яшәүче Куян һәм җылы як хайваны Маймыл үзләренә әтиләр арасыннан команда тупладылар. Сазлык аша тумгәктән-түмгәккә сикереп чыгу,хайваннарны төрле хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтү,“Кем тизрәк барып җитә?” һ.б. уеннар җыр-бию белән аралаштырылып барылды. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
“Сәламәтлек –зур байлык” 17.02.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировна белән тәрбиячеләр алдында танып-белү белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. Әлеге белем бирү эшчәнлегендә алар “Сәламәтлек –зур байлык” темасына сөйләштеләр. Сәламәт яшәү рәвеше белән таныштылар ,фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерделәр,бер-берсенә карата ярдәмчел, игътибарлы булырга өйрәнделәр.”Сәламәтлек юлы “аша үтеп мультфильм герое Карлсонга ничек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген төшендерделәр, аңа ярдәм итә алуларына бик шатландылар.
-
"Муса Җәлил-бөек шагыйребез" 17.02.2017

"Муса Җәлил-бөек шагыйребез" атналыгының йомгаклау өлешендә зурлар төркеме балалары (тәрбияче Хамидуллина Р.Р.) М.Җәлилнең тууына 111 ел уңаеннан кичә уздырдылар. Балалар бөек шагыйрнең шигырьләрен, аның сузләренә язган җырларын яратып башкардылар, татар биюләре кичәгә тагын да ямь өстәде.
-
"Созвездие-Йолдызлык 2017" 16.02.2017

Бүген "Созвездие-Йолдызлык 2017" конкурсының район этабында вокал-соло һәм вокаль ансамбльләр арасында бакчабызның зурлар төркеме кызлары Кашапова Зәринә һәм Шамсутдинова Зәринә 1 урыннар яуладылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!!
Шамсутдинова Зәринәгә Әтнәдә узачак зона этабында уңышлар телибез!
-
Ярышлар дәвам итә! 16.02.2017

Волейбол буенча хатын-кызлар командаларының ярышлары дәвам итә. Бүген безнең "Кыңгырау" командасы 2:0 хисабы белән "Администрация" командасын җиңде. Булдырдыгыз, кызлар!!!
-
“Маэмай” 15.02.2017

Бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Г белән рәсем шөгылендә, М.Җәлилнең “Маэмай” шигыре буенча, пумала белән буярга өйрәнүне дәвам иттеләр. Ясалган контурның кырыена чыгармыйча буяу һәм чиста эшләү күнекмәләрен үстерделәр.
-
Волейбол ярышлары! 15.02.2017

14 февраль конне район оешмалары командалары арасында хатын-кызлар волейболы буенча зона ярышлары башланып китте. Безнең “Кыңгырау” командасы “Лесхоз” командасы белән уйнап, 2-1 хисабы белән җиңү яулады. Алдагы уеннарда кызларыбызга уңышлар телибез! Афәрин,кызлар!












