Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
әти-әниләр җыелышы 24.03.2017
Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме әти- әниләре өчен 24 март көнне җыелышы булып узды. Алар үз балалары катнашында интегралләшкән ачык эшчәнлекләр карады. Тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна балалар белән берлектә серле чәчәк таҗлары әзләделәр. Биремнәрнең төрле өлкәләрдән булуы белән балалар арыганлык хисләрен дә тоймадылар. Якупова Галия Гаптелфартовна балаларны язгы урманга экскурсиягә алып барды. Аннан кайтуга балалар ватманга язгы урман күренешен, гади булмаган ысуллар белән, төшерделәр. Гимназия укытучысы Фәридә Вакифовна беренче сыйныфка керүче балаларның әти- әниләре каршында чыгыш ясады. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Суган утырту 22.03.2017
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) бүген шөгыльләрдән тыш вакытта ничек итеп тәрәз төбендә суган үстерү серләренә төшенделәр. Башта суганның әйбәтлеген тикшерделәр, тамырларын карадылар. Аннары соң су салынган савытларга суганны утырттылар. Берничә суганны суга утыртсалар, ә берсен туфракка утыртып карадылар. Атна дәвамында кайда утырткан суган тизрәк үскәнен карап барачаклар, һәм нәтиҗә ясаячаклар. Бу шөгыль балаларга бик ошады.
-
Уйный уйный математиканы өйрәнәбез 21.03.2017
Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбияче Хайриева Г.Т.) математика- танып-белү белем бирү эшчәнлегендә күпме-шулкадәр (сколько-столько),күп-аз(больше-меньше)төшенчәләрен кулланып ике төркем предметларны чагыштыру, уеннар аша тәүлекнең кайсы вакыт булуын белүләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлектә аларга иртә язда килгән кошчыкларга җим ашату,сыерчык ларга ярдәм йөзеннән ояларына керү өчен тәрәзәләр кую, “Көн-төн”(“День-ночь”) кебек дидактик уеннар ярдәмгә килде.
-
Гимназиялеләр бездә кунакта! 21.03.2017
Бүген Саба гимназиясенең 5 "А" сыйныф кызлары, класс җитәкчеләре Венера Рәҗәп кызы җитәкчелегендә безнең балаларыбызга бик күңелле концерт куйдылар. Аларның матур җырларына, дәртле заманча биюләренә, нәфис сүзгә осталыкларына балаларыбыз сокланып карадылар. Кунак кызларының берничәсе безнең балалар бакчасында тәрбияләнгән булулары аеруча сөендерде. Аларга укуларында һәм иҗади тормышларында уңышлар телибез һәм аларга рәхмәт әйтәбез!
-
"Кошларга ярдәм итик!" 20.03.2017
Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз – кошлар җылы яклардан кайтачак. Безнең зурлар төркеме балалары аларны каршыларга ныклап хәзерләнделәр.
Тәрбияче Богавеева Гүзәлия Шамил кызы оештырган “ Кошларга ярдәм итик!” конкурсында әтиләребез бик теләп катнаштылар.Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар, җимлекләр бик матур килеп чыкты.
Аларны бакчабыз биләмәсендәге агачларга элеп куярга булдык. Кошлар безнең ояларны сайлап, бала чыгарырлар. Балаларыбыз кошларның тормышын даими күзәтеп торачаклар. Конкурста катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
-
Концерт карадык 20.03.2017
Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары концертта булдылар. Сабаның балалар иҗат үзәге бинасында узган концертның уеннар белән үрелеп баруы балаларга бигрәк тә ошады. Җәмәгать урыннарында үз -үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә алдылар. Киләчәктә бу уку йортының ишекләрен укучылар буларак ачарга язсын аларга
-
Су белән экспериментлар 17.03.2017
Бүген (17.03.2017.) Сабаның 4 номерлы“Кыңгырау” балалар бакчасы балалалары кичке якта залга күнелле чара карарга җыелды. Мухаметшина Сериня Садриевна су , аның үзлекләре турында сөйләп ачып җибәргән “Су белән экспериментлар” чарасы, фокусчы Якупова Галия Гаптелфартовна килеп кергәч тагын да җанланды. Сихерле су өстендә йөзеп йөрүче йомырка , гап-гади суның капкач каплап, “әфсен” әйтеп өргәч төрле төсләргә керүе балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Мондый йомгаклау чараларын атна саен көтеп алган нәниләр, сөенешеп, рәхмәт әйтеп кул чаптылар.
- Кошларга оялар 17.03.2017 Бүген без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән күчмә кошларыбызга оя ясарга өйрәндек. Тәрбияче апалары Хамидуллина Резеда Ринатовна күрсәткән чын кош оясы балаларга сөенеч мизгеле булды, алар бу күренешкә бик шатландылар, кызыксынып ояны күзәттеләр. Үзләренең дә оя ясау теләге уянды һәм алар төзү материалларыннан тырышып оя ясарга әйрәнделәр.
-
Чәчәкле алан
16.03.2017
Бүген зурлар төркеме балалары тәрбячеләре Хамидуллина Р.Р. белән рәсем шөгылендә төрле төстәге чәчәкләр ясап, аланга бардылар. Шөгыль барышында балалар гуашь белән ясауның күнекмәләрен ныгыттылар. Балаларга шөгыль һәм чәчәкле матур алан бик ошады.
-
Серле кош ясадык! 15.03.2017
Бүген 1 төркем балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән уч төпләрен буяуга манып, кош рәсемен ясадылар. Тәпиләрен, томшыгын һәм күзләрен фломастер белән ясап тулыландылар. Балаларга бу төр рәсем ясау бигрәк тә ошады.