Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Парадта катнаштык 10.05.2017
Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган парадта катнаштык.
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,Саклап калган өчен илебез.Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,Тыныч булсын җир һәм күгебез! -
С праздником! 06.05.2017

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч киләчәк тормыш.
Шауласын яшел урманнар,
Яфрак ярсын тал тирәк.
Яшәсен өчен матурлык
Безгә тынычлык кирәк.
-
Автобус 05.05.2017

Буген бишенче май конне беренче кечкенәләр төркеме балалары конструкцияләү шөгылендә “Автобус” ясадылар. Үзләренә кирәкле әсбапларны бик тиз таптылар. Балалар тагын бер тапкыр шофер һөнәре белән якыннанырак таныштылар. Алар шөгыльдән бик кәнәгать калдылар.
-
"Экояз-2017" акциясе дәвам итә!
05.05.2017
Безнең “Кыңгырау”балалар бакчасында“ЭКОяз” акциясе кысаларында макулатура җыю да зур оешканлык белән барды. Бүген әти-әниләр ярдәме белән җыелган 355 кг кәгазь калдыкларын тапшырдык.Макулатура җыюдан кергән акча бакча территориясен яшелләндерү максатларына юнәлтеләчәк. Димәк, никадәр файдалы гамәл башкарылачак. Акциядә катнашкан һәр гаиләгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!
-
Үскәч кем буласың килә?
05.05.2017
Бу атна дәвамында, барлык төркемнәрдә, өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү; балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү буенча эшчәнлекләр үтте. Балалар, "Үскәч кем буласың килә?" темасына үткәрелгән рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар.
-
Хезмәт төбе-хәзинә 04.05.2017

Бу атнада “Кыңгырау”балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлеге атна темасы булган хезмәткә багышланды. Тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировна балалар янына кунакка бакча эшчәнлеге өчен армый-талмый хезмәт итүче хуҗалык эшләрен башкаручы Раил абый Ганиевны һәм шәфкать туташы Наилә апа Имамутдиноваларны чакырды. Алар бик теләп балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр, балаларның кызыклы сорауларына җавап бирделәр. Балалар әлеге белем бирү эшчәнлегендә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар,хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуына, җәмгыятьтә барлык байлыкның эш ,хезмәт белән генә тудырылуына төшенделәр.
-
Наблюдения на прогулке 03.05.2017

Воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Л.Ас детьми подготовительной к школе группы во время прогулки провела наблюдение за живой и неживой природой. Дети закрепили знания о деревьях и кустарниках. Рассказали о перелетных птицах. Наблюдали за небом. Воспитатель рассказала детям о том, что небо – это воздух, который окружает нашу землю. Воздухом дышат люди, животные, растения. Что воздух можно услышать, если его выпустить из воздушного шара и увидеть, если опустить комочек земли в воду – пойдут пузырьки.
В конце прогулки дети с удовольствием играли в игру «Грачи».
-
03.05.2017
Бакчабызда шөгыльләр төрле формада үтә. ФДББС таләпләрен, балаларның участокта шөгыль үткәрик дигән теләкләрен искә алып, бүген мәктәпкә әзерлек төркеме (Тәрбияче: Шамсутдинова Л.М) балалары төркемендә математика һәм рус теле шөгыльләре урамда, бакча территориясендә үткәрелде. Математика шөгылен участокта нинди геометрик фигуралар күрәсез? дигән сорау белән башлап җибәрдек. Нинди агачлар үскәнен, аларның саннарын белдек. Ничә сыерчык оясы барлыгын санау, нинди геометрик фигуралар кулланып ясалганнарын игътибар белән күзәтү балаларга бик ошады.
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 02.05.2017

“Кыңгырау” балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттыру йөзеннән чыныктыру чаралары даими алып барыла. Шуларның берсе – тамакны тозлы су белән чайкау 2 нче кечкенәләр төркемендә гадәткә кертелде.
-
"Язгы урман" конкурсында җиңүчеләр 28.04.2017

Бу атна дәвамында “Урман –җиребезнең матурлыгы, байлыгы!” темасына эшчәнлекләр үтте. Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү; урман, андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен аңлату эшләре алып барылды.Йомгаклау чарасы итеп төркемнәр арасында “Язгы урман” коллектив (кисеп-ябыштырып) картина ясау конкурсы оештырылды. Җиңүчеләребезне дә билгеләдек, алар - 2 кечкенәләр, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре.












