Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
- Кошларга оялар 17.03.2017 Бүген без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән күчмә кошларыбызга оя ясарга өйрәндек. Тәрбияче апалары Хамидуллина Резеда Ринатовна күрсәткән чын кош оясы балаларга сөенеч мизгеле булды, алар бу күренешкә бик шатландылар, кызыксынып ояны күзәттеләр. Үзләренең дә оя ясау теләге уянды һәм алар төзү материалларыннан тырышып оя ясарга әйрәнделәр.
-
Чәчәкле алан
16.03.2017
Бүген зурлар төркеме балалары тәрбячеләре Хамидуллина Р.Р. белән рәсем шөгылендә төрле төстәге чәчәкләр ясап, аланга бардылар. Шөгыль барышында балалар гуашь белән ясауның күнекмәләрен ныгыттылар. Балаларга шөгыль һәм чәчәкле матур алан бик ошады.
-
Серле кош ясадык! 15.03.2017

Бүген 1 төркем балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Х. белән уч төпләрен буяуга манып, кош рәсемен ясадылар. Тәпиләрен, томшыгын һәм күзләрен фломастер белән ясап тулыландылар. Балаларга бу төр рәсем ясау бигрәк тә ошады.
-
14.03.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары математика белем бирү эшчәнлегендә (тәрбияче Хайриева Г.Т.) озын-кыска, биек-тәбәнәк төшенчәләре ярдәмендә предметларны озынлык һәм биеклек буенча чагыштыруны кабатладылар; ике тигез булмаган төркем предметларны чагыштырганда тигез,аз,күп төшенчәләрен куллануны камилләштерделәр. Дәү әнигә кунакка сары кыска юлдан бердәмләшеп бардылар, аның биек капкасы аша үтеп уенчыклар белән рәхәтләнееп уйнадылар. Белем бирү эшчәнлекләрендә сюжетлы уен куллану балаларга үткән материалны истә калдырырга, фикерләргә, игътибарлы булырга ярдәм итә.
-
Росток 13.03.2017

Дети старшей и подготовительной групп приняли активное участие в открытом Всероссийском турнире способностей "РостОК UnikУм". В интеллектуальном соревновании испытали свои силы 44 воспитанника. Вот результаты: дипломы I степени получили 10 детей, II степени - 12 детей и III степени -9 детей. Остальные дети были награждены сертификатами участника. Поздравляем всех призеров и участников! Молодцы!!!
-
09.03.2017

“Кыңгырау”балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә (тәрбияче Хайриева Г.Т.) белем һәм күнекмәләрне ныгытуда яңа технологияләр актив кулланыла. Балалар презентацияләр аша яңа мәгълүмат алалар,булган күнекмәләрне ныгыталар,тәрбияви эчтәлекле мультфильмнар карау аша эстетик һәм рухи үсеш алалар,күзаллауларын баеталар.
-
Бәйрәм белән!!! 06.03.2017

Кичә бакчабызда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнәр узды.
Кояш кебек нурын сибеп,
Кайгыларны таратып,
Әни яши, әби яши,
Балаларын яратып.
Без аларның назы белән
Каршылыйбыз һәр көнне.
Кояш җир йөзен җылыта,
Бәйрәм ямьли күңелне.
Әбиемне, әниемне
Чын күңелдән яратам.
Күңелемнең якты нурын
Бар дөньяга таратам.
-
" Әниемә бүләк " 03.03.2017

8 нче март – балаларның да, әти-әниләрнең дә көтеп алган зур бәйрәме ул. Аны күңелле итеп уздыру өчен алдан ук әзерлек таләп ителә. Балалар әниләренә төрле бүләкләр, матур итеп бизәлгән чакыру кәгазъләре әзерлиләр. Шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнәләр. Богавеева Г.Ш. җитәкчелегендә зурлар төркеме балалары да әниләренә үз куллары белән, барлык күңел җылылыкларын биреп бүләк әзерләделәр.
Һәр ел саен килә бу бәйрәм
Һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше – әни кешене!
-
"Волк и козлята на новый лад" 03.03.2017

Сегодня дети подготовительной группы в предверии Международного женского дня показали своим мамам мюзикл "Волк и козлята на новый лад". Дети с удовольствием перевоплащались в сказочных героев, а красочные костюмы, задорная музыка и выпечка, принесенная родителями создали атмосферу настоящей русской ярмарки! Чаепитие после праздника стало для детей приятным сюрпризом!
-
Финалга чыктык!!! 02.03.2017

На районном этапе соревнований по волейболу среди женских команд наша команда "Кынгырау" заняла 4 место в первой лиге! Поздравляем команду и желаем дальнейших успехов как в работе, так и в спорте! Молодцы!!!!












