Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Бүләккә китап!" акциясе үтә 06.04.2017

Март-май айларында “Кыңгырау”балалар бакчасында “Балалар бакчасына бүләккә китап” ярдәм акциясе үтә. Бу чарада икенче кечкенәләр төркеме әти-әниләре актив катнашалар. Матур әдәбият әсәрләре аша балалар әдәп-әхлак кагыйдәләре, тормыш тәҗрибәсе үзләштерәләр. Шул максаттан бакча китапханәсен тулыландыруда әти-әниләрнең ярдәме бик кирәкле.
-
Әти-әниләр шөгыль карады. 05.04.2017

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булды. Беренче көн тәртибе буенча “Гаилә” темасына ана теле шөгеле үтте. Тәрбияче Р.Р. Хамидуллина татар кызы булып киенеп керде. Ул балаларны соендереп “Әнисен тап” дидактик уенын алып килгән иде. Балалар бу уенда бик теләп катнаштылар. Йорт хайваннарының әниләрен һәм балаларын атап , парлап куйдылар. Шөгыль ахырында балалар үзләренең кулларын рәсемгә төшереп әти-әниләргә бүләк иттеләр. Әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар.
Икенче көн тәртибе буенча тәрбияче А.Х. Хазиева сүз алды. Ул әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы белән таныштырды.
-
Чәчәкләргә кошлар куна 04.04.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кичке якта рәсем шөгылен көтеп ала. Тырышып, җиң сызганып рәсемләү балаларны үзенә җәлеп итә. Карандаш белән тигез,чиста, контур читенә чыгармый буяу алар өчен әллә ни авырлык тудырмый. Шулай да әзер иллюстацияләрдән күчереп асау өчен бераз тырышырга кирәк. Буген ясаган чәчәкләр арасына кунган сайрар кошларны аерып алырлык та булмады. Аллы-гөлле чәчкәләрдәй матур кошлар, балаларның хезмәт “җимешләре” иде.
-
Аю килгән кунакка 04.04.2017

Беренче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Р.Р. Хамидуллина ) ана теле шөгеленә кунакка килгән аю баласын юл йөрү кагыйдәләре, светофор белән таныштырдылар. Төсләр өйрәнүне дәвам иттеләр. Үзләре дә ”светофор” булып карадылар. Белем бирү эшчәнлеге җанлы рәвештә үтте, аю балаларга рәхмәт әйтеп саубуллашты.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, ..." 03.04.2017

Уртанчылар төркеме балаларын тәрбияче С.С. Мухаметшина ““Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” Юл йөрү кагыйдәләре, билгеләре.” атналыгы кысаларында , юлларның транспорт һәм җәяүлеләр йөри торган өлешләре белән таныштырды. Рәсем һәм иллюстацияләр буенча җөмләләр төзеп сөйләтте. Режим моментларында юл билгеләре, светофор төсләре турында әңгәмә оештырды.
-
Международный день птиц!
01.04.2017
1 апреля –это не только день смеха, это и Международный день птиц!
Издавна, в этот день люди развешивали возле своих домов, в парках, лесах – скворечники, сделанные своими руками. Мы с воспитанниками не смогли остаться в стороне. И решили активно приготовиться к международному дню птиц. Вели беседы. Придумывали и отгадывали загадки, играли в дидактические игры и наконец, вместе с Раиль абыем повесили на деревья наши подарки пернатым друзьям - скворечники!!!
Нынче праздник свой встречают, воробьи, синицы,
И орлы, и куропатки, и все другие птицы,
Для пернатых и крылатых, был этот день задуман,
Для защиты, для охраны, целый план придуман! -
ял итү паркы 31.03.2017

“Кыңгырау” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары конструкцияләү- төзү белем бирү эшчәнлеген көтеп алалар. Бу атнадагы белем бирү эшчәнлегендә алар Камилә һәм аның энекәшенә ял итәргә парк төзеделәр. Алдагы белем бирү эшчәнлекләрендә алган күнекмәләрне кулланып ял итү өчен эскәмия, атынгыч,комлык,тау, паркны койма һәм керү өчен капка белән әйләндереп алдылар. Үзләре эшләгән эштән канәгать калып Камилә һәм аның энекәшен паркта күңел ачтырдылар
-
Безнекеләр икенче. 31.03.2017

Буген Саба балалар бакчалары арасында теннис буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта “Кыңгырау” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сынатмадылар. Зур тырышлык, җиңүгә омтылыш көчле булды балаларда. “Кыңгыраулылар” икенче урынга лаек булдылар. Балаларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Уттан саклан! 31.03.2017

«Куркынычсызлык.Уттан саклан» атналыгының йомгаклау чарасы буларак һәр төркем балалары плакатлар ясадылар. Мәктәпкә әзерлек балалары да бу чарадан читтә калмады. Бергәләп, режим моментларында, үзләренең кул чукларын төсле кәгазьләргә төшереп, кисеп ябыштырдылар . Бик күркәм эш килеп чыгуын күргән балалар сөенешеп фотога да төште.
Мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәнделәр алар. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләнде; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышу дәвамлы эшкә әверелде, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләре ныгытылды.
-
Квест-игра 30.03.2017

Сегодня дети подготовительной группы с воспитателями Шамсутдиновой Л.М. и Мавлявиевой Л.А. посетили Сабинскую районную библиотеку имени А.Каримуллина. Сотрудница библиотеки Гарипова Алия провела с детьми Квест-игру по сказкам Ганса Христиана Андерсена. В ходе игры герои сказок: Русалка, Снежная королева, Дюймовочка загадывали загадки, проверяли детей на знание содержаний сказок. В конце игры был организован просмотр мультфильма “Принцесса на горошине”. Квест-игра была очень интересной и содержательной.Спасибо организаторам за игру!!!












