Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Уенчыклар ясадык 18.04.2017

Бүген тәрбияче Богавеева Г.Ш. зурлар төркеме балалары белән кул хезмәтеннән "Уенчыклар" темасына шөгыль үткәрде. Балалар турыпочмаклы кәгазьне бөкләп, үзләре яраткан уенчыкларын: аю, куян, төлкене ясадылар. Эш барышында шушы уенчыкларны чагылдырган хәрәкәтле уен уйнадылар. Кунакка әкияттән тылсымчы килеп, балаларга әкият геройларына иптәшләр ясарга тәкъдим итте.
-
Cаф һава 17.04.2017

Сәламәтлек –зур байлык. Һәр баланы кече яшьтән үк сәламәтлеге турында кайгырта белергә - сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү, балалар бакчасы һәм әти-әниләрнең төп бурычларының берсе. “Кыңгырау” балалар бакчасында сәламәтлекне кайгыртуга зур игътибар бирелә. Балалар көндәлек саф һава суларга чыгалар: рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйлар,язгы табигатьне күзәтәләр.
-
КВН 14.04.2017

В нашем саду, как и во всех детских садах, прошла тематическая неделя, посвященная знакомству детей с космосом. В течение недели мы работали над этой темой. Целью наших мероприятий было, создание условий для развития познавательной активности при ознакомлении детей с космическим пространством, закрепление и расширение знаний детей о космосе, о первом космонавте Ю. А. Гагарине, о ракетах. Привитие любви к планете Земля. Формирование уважительного отношения к людям, чья профессия связана с освоением космоса. Тема космоса всегда интересна детям, поэтому мы с детьми проводили беседы, познавательные занятия о звездах, планетах, космосе и космонавтах, рассматривали иллюстрации, читали художественную и познавательную литературу по теме «Космос», разучивали стихотворения, отгадывали загадки, играли в сюжетно - ролевые игры, смотрели мультфильмы. Итоговым мероприятием тематической недели стал КВН между командами «Ракета» и «Восток».
-
Урамда рэхэт 13.04.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары язгы матур көннәрдә урамда уйнарга бик яраталар. Тәрбияче Г.Г.Якупова белән бүген дә “Көн-төн”, “Мәче тычкан” уеннарын уйнадылар.Төркем белән уеннар уйнап, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп , бакчада балалар вакытларын файдалы үткәрә .
-
12 апрель -космонавтика коне! 12.04.2017

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалалары 12 апрель- rосмонавтика көне уңаеннан төзү-кору эшчәнлегендә космик кораб төзеделәр. Беренче космонавт Юрий Гагарин , ракетага утырып очучы этләр (Белка һәм Стрелка) турында презентация карадылар. Кояш системасы турында белемнәрен ныгыттылар. Г.Г.Якупова уздырган шөгыль аларга бик ошады.
-
Ракеталар ясадык 11.04.2017

"Космос" темасын дәвам итеп зурлар төкеме балалары тәрбиячеләре Хамидуллина Р.Р. белән пластилиннан ракеталар ясадылар. Нәтиҗәдә бик матур коллектив эш килеп чыкты!
-
Галәмгә очабыз! 10.04.2017

"Галәм киңлекләре" атнасын башлап җибәреп музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. зурлар төркеме балалары белән "космоска очтылар". Уен аша балалар үзләренең дус һәм бердәм икәннәрен күрсәттеләр, космос турында белемнәрен искә төшереп яңарттылар, ракетага утырып, матур музыка астында невесомостьны нәрсә икәнен импровизация аша күрсәттеләр. Планеталарны атап, кояш турында бик матур җыр өйрәнделәр һәм "Разноцветные планеты" җыры астында күңелле бию башкардылар. Балаларга космоска сәяхәт бик ошады. Алар икенче шөгыльдә сәяхәтне дәвам итәргә теләк белдерделәр һәм үзләренең шөгыльдә алган белемнәрне, хисләрне рәсемдә чагылдырабыз дип сүз бирделәр.
-
"Сәламәтлек көне" 07.04.2017

7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек көне ел саен төрле темаларга багышлана һәм шул юнәлештә кызыклы, файдалы чаралар башкарыла.
Шул уңайдан “Кыңгырау” балалар бакчасында да ботендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар, хәрәкәтле уенннар уйнадылар. Балаларның күңелләре шат, кәефләре күтәренке булды. Безнең бакчада “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигән девиз астында даими эш алып барыла.
-
"Бүләккә китап!" акциясе үтә 06.04.2017

Март-май айларында “Кыңгырау”балалар бакчасында “Балалар бакчасына бүләккә китап” ярдәм акциясе үтә. Бу чарада икенче кечкенәләр төркеме әти-әниләре актив катнашалар. Матур әдәбият әсәрләре аша балалар әдәп-әхлак кагыйдәләре, тормыш тәҗрибәсе үзләштерәләр. Шул максаттан бакча китапханәсен тулыландыруда әти-әниләрнең ярдәме бик кирәкле.
-
Әти-әниләр шөгыль карады. 05.04.2017

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булды. Беренче көн тәртибе буенча “Гаилә” темасына ана теле шөгеле үтте. Тәрбияче Р.Р. Хамидуллина татар кызы булып киенеп керде. Ул балаларны соендереп “Әнисен тап” дидактик уенын алып килгән иде. Балалар бу уенда бик теләп катнаштылар. Йорт хайваннарының әниләрен һәм балаларын атап , парлап куйдылар. Шөгыль ахырында балалар үзләренең кулларын рәсемгә төшереп әти-әниләргә бүләк иттеләр. Әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар.
Икенче көн тәртибе буенча тәрбияче А.Х. Хазиева сүз алды. Ул әти-әниләрне балалар бакчасы тормышы белән таныштырды.












