Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Чираттагы әти-әниләр җыелышы 13.10.2017

Бүген уртанчылар төркеменең чираттагы әти-әниләр җыелышы булып үтте. Көн тәртибе буенча бакча мөдире Файзрахманова Рузалия Фариховна, логопед Миләүшә Рашитовна чыгыш ясадылар, тәрбиячеләр әти-әниләр белән ”Татар халык традицияләрен саклау” темасына тренинг үткәрделәр, көндәлек режим, белем бирү эшчәнлекләре һәм башка темаларга фикер алыштылар
-
Рәсем конкурсы 13.10.2017

Уртанчылар төркеме балалары Байлар Сабасы буйлап экскурсиядән алган күзәтүләргә нигезләнеп ,бу атна темасының йомгаклау чарасы булган ” Гүзәл туган ягым” рәсем конкурсында катнаштылар. Алар бик теләп һәм кызыксынып Байлар Сабасы үзәгендәге үзләренә ошаган урыннарны сүрәтләгәннәр.
-
"Неделя леса" 13.10.2017

Без барыбыз да – Табигать балалары. Иң кечкенә яшьтән кеше аны танырга, яратырга, сакларга, аннан файдаланырга өйрәнергә тиеш. Табигатьне яшәтергә, үстерергә омтылырга кирәк.
Республика күләмендә үткәрелүче чара – “Урман атналыгы” акциясе кысаларында , 11 -13 октябрь көннәрендә, без №4 “Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы һәм ООО “Евро Акцент Саба”эшчеләре , бүленеп бирелгән урында -120 төп нарат һәм 25 төп миләш үсентеләре утыртуда катнаштык.
Чараның төп максаты булып –җәмгыятебезне тирә-юньгә, урманга, табигатебезгә сак караш тәрбияләүгә, дәүләтебезнең урманнар үстерүгә юнәлдергән экономик, экологик һәм социаль бурычларын чишүгә җәлеп итү тора.
Саба төбәгебезне яшелләндерүгә һәркем үзенең өлешен кертте, күмәкләшеп эшләү барыбызның да күңелләренә хуш килде.
-
Әти-әниләр җыелышы 11.10.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә әти - әниләр җыелышы булды. Җыелышны яңа мөдиребез Файзрахманова Рузалия Фариховна ачып җибәрде. Ул үзе белән әти - әниләрне таныштырды, бакча тормышында килеп чыккан ситуацияләрны чишү мәсьәләлерен аңлатты. ЕСИА га барлык әти-әниләрне дә кушылырга чакырды. Алсу Хамитовна балаларнының уңышлары турында сөйләде. Тәрбиячеләр әти-әниләрнең биргән сорауларына җавап тоттылар.
-
КАМИЛӘ КУРЧАК КУНАККА КИЛДЕ. 10.10.2017

БУГЕН ИКЕНЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНЕҢ(ТӘРБИЯЧЕ ХАМИДУЛЛИНА РЕЗЕДА РИНАТОВНА) МАТЕМАТИКА БЕЛЕМ БИРҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ КАМИЛӘ КУРЧАК КУНАККА КИЛДЕ. КАМИЛӘ ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ МАТРЕШКАЛАР ЯРДӘМЕНДӘ БАЛАЛАР БЕР, АЗ, КУП ТӨШЕНЧӘЛӘРЕН ӨЙРӘНДЕЛӘР. КАМИЛӘНЕҢ ТУГАН КӨНЕН КОТЛАП БАЛАЛАР ҺӘМ МАТРЕШКАЛАР АК КАЛАЧ ҖЫРЛАДЫЛАР. ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ МАКСАТЫННАН БАЛАЛАР АХЫРДАН МАСКАЛАР КИЕП, "БАЛ КОРТЛАРЫ ҺӘМ АЮ" УЕНЫН УЙНАДЫЛАР.
-
Деревья осенью 10.10.2017

Листья жёлтые танцуют,
С веток падают, летят.
Эту сказку золотую
Называют «листопад».
Сегодня на прогулке воспитатель по обучению русскому языку Мавлявиева Л.А с детьми подготовительной к школе группы наблюдали за деревьями. Воспитатель обратила внимание детей на красоту осенних листьев, что у разных деревьев они окрашиваются по-разному: ярко-жёлтые, оранжевые, тёмно-красные Дети, посмотрели, как красиво кружатся листья в воздухе. В конце наблюдения дети собрали осенние букеты из желтых листьев и с удовольствием играли игру «Осенние листочки».
-
Экскурсия 10.10.2017

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Хайриева Гөләрия Таһировна һәм тәрбияче ярдәмчесе Сибгатуллина Зилә Сәгыйровна белән үзләре яши торган Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселок буйлап экскурсияга чыктылар .Балалар кызыксынып Байлар Сабасының үзәгендә урнашкан биналарны,тарихи һәйкәлләрне күзәттеләр,алар турында бик күп мәгълүмат алдылар.
-
“Минем туган җирем-Сабам”. 09.10.2017

Бүген,9 октябрь конне 1 нче кечкенәләр төркеменә куян "Йомшаккай" килде,ул үзенең өен таба алмавын әйтте. Балалар куянкайга булыштылар. Аның өенең урманда икәнлеген ,ә үзләре Сабада яшәүләрен әйттеләр.Ләйсән Равилевна балаларда туган ил, аның тарихы, флаг турында күзаллауларын формалаштырды. Балаларның сүзләрне, кыска фразаларны ачык әйтү осталыгын , игътибарын үстерде. Балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итте.
-
Аю бездә кунакта! 09.10.2017

Бүген ясле төркемендә (тәрбияче Шамсутдинова Л.М) шөгыльгә кунакка аю килде. Ул балаларны төсләр белән таныштыру өчен өч төстәге кубиклар алып килгән. Балалар башта игътибар белән аюны күзәттеләр, аннары аю шикелле йөреп күрсәттеләр. Ә аю безгә төсләрне өйрәнү өчен кубикларны калдырып китте. Шөгыль ахырында барыбыз да аюны кочакладык, яраттык.
-
Кем нәрсә эшли 06.10.2017

Бүген, 6 октябрь конне 1 нче кечкенәләр төркеменә кунакка Алсу курчак килде. Ул балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итте, рәсемнәр карарга, анда сүрәтләнгән предметларны һәм аларның сыйфатларын атарга, рәсемдә сүрәтләнгән уенчыкны , предметны өстәлдә табып, исемен, гамәлен атый белергә өйрәтте.












