Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Геометрик фигураларны танып белү" 26.01.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Хазиева А.Х. б/н математикадан “Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам итү” темасы буенча ачык шөгыль күрсәттеләр.
Шөгыльгә эт-Акбай килгән иде. Балалар өчпочмак белән таныштылар, түгәрәк һәм квадратны дөрес танып атадылар. Үз тәннәрендә ориентлашырга өйрәнделәр,уң һәм сул кулларны аера белү буенча да эшчәнлек алып бардылар.
Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштырдылар. Озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләрен активлаштырдылар. Акбай эшчәнлек ахырында балаларны мактагач, аларның күңелләре тагын да үсеп китте.
-
Су һәм аның үзлекләре 24.01.2018

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Мөхәммәтшина С.С. белән кайбер әйберләрнең бер халәттән икенче халәткә керүен (кар - суга әйләнә, су - бозга әйләнә) сынап, тәҗрибәлэр үткәрергә өйрәнделәр. Балалар күзәтүчәнлек, фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерүне дәвам иттеләр. Күзәтүләр һәм алган белемнәренә таянып, табышмаклар төзергә өйрәнделәр. Тирә-юньдә күргәннәрдән чыгып нәтиҗә ясый белү күнекмәләре тәрбияләнде.
-
"Уенчыклар бездә кунакта” 23.01.2018

Бүген, 1 нче кечкенәләр төркеменә тылсымлы капчык алып Куянкай-Назлыкай килде. Балалар капчыктан берәмләп уенчык алып аларның исемнәрен
атадылар.Төсне,зурлыкны атап балаларның сүз байлыклары артты,аралашу осталыгы формалашты.Назлыкай алып килгән уенчыклар белән уйнау
балаларга бик ошады.
-
Чаңгы юллары 22.01.2018

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
“Әбиемнең серле сандыгы”. 18.01.2018

Бүген икенче төркеме балалары (тәрбиячеләре Хазиева А.Х. ) атна темасы уңаеннан, ана теле шөгылендә- серле сандык һәм аның эчендәге әйберләр б/н таныштылар. Чулпы, алка, йөзек, беләзек, муенсаларны балалар бик кызыксынып күзәттеләр. Шөгыльгә татар кызы-Ләйлә һәм татар малае Азат та килгән иде. Балалар аларның киемнәренә сокландылар. Татар үрнәкләре б/н таныштылар. Һәм шөгыльне татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз” б/н тәмамладылар.
-
Новая победа по волейболу 17.01.2018

Сегодня наша команда по волейболу одержала вторую победу в игре с командой "Пенсионный фонд".Поздравляем наших девушек с достойной победой! Так держать!!!
-
Әбиемнең серле сандыгы 16.01.2018

Балаларны халкыбызның милли киемнәре:түбәтәй һәм калфак белән таныштыру,аларның бизәкләренә соклану хисе тәрбияләү
максатыннан,1 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Габбасова Л.Р балаларны бакчаның татар бүлмәсенә алып керде. Анда аларны
милли кием кигән әби белән бабай каршы алды. Әбинең серле сандыгында сакланган түбәтәй һәм калфакны балалар бик кызыгып
күзәттеләр.
-
Наша первая победа по волейболу! 16.01.2018

Сегодня, в Чемпионате Сабинского муниципального района по волейболу среди женких команд трудовых коллективов, наша команда одержала первую победу в игре с командой МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад". Поздравляем наш коллектив с победой и желаем дальнейших спортивных достижений в следующих играх! Так держать!!!
-
Әби бездә кунакта 15.01.2018

Бүген, 1 нче кечкенәләр төркеменә кунакка Әби килде. Башта балалар әбигә урын биреп утырттылар,аннан әбинең хәлләрен сораштылар. Әбигә үзләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр. Тәрбиячеләре Ләйсән Равилевна балаларга өлкәннәр белән ягымлы итеп сөйләшергә,матур итеп исәнләшергә,саубулашырга,аларны хөрмәтләргә,тыңлаучан булырга өйрәтте.Әби балалардан бик канәгать булып кайтып китте.
-
“Тиеннең дусларына күчтәнәчкә-мандарин һәм апельсин “. 12.01.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балаларына(тәрбиячеләре Хазиева А.Х) әвәләү шөгыленә тиен килде. Ул урманда иптәшләренә күчтәнәчкә апельсин б/н мандарин әвәләп бирүләрен сорады. Балалар апельсин б/н мандариннын үзенчәлекләрен сөйләделәр. Аннан бик тырышып бер зур пластилинны ике өлешкә бүлеп (берсе зурырак), уч төпләрендә һәм тактада түгәрәк хәрәкәтләр ясап, тиенгә апельсин б/н мандарин әвәләп бирделәр. Балалар тиеннең шатланганын күреп, үзләре дә бик сөенделәр.












