Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
МАТЕМАТИКА ШӨГЫЛЕ. 06.12.2017

БҮГЕН 2 НЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНЕҢ (ХАМИДУЛЛИНА Р.Р) МАТЕМАТИКА БЕЛЕМ БИРҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ЙОМШАККАЙ КУНАККА КИЛДЕ. БАЛАЛАР ЭШЧӘНЛЕКТӘ АЗ ҺӘМ КҮП ТӨШЕНЧӘСЕ БЕЛӘН ТАНЫШТЫЛАР ҺӘМ ӘЙЛӘНӘ ТИРӘДӘН АЗ ҺӘМ КҮП ПРЕДМЕТЛАРНЫ ТАБЫП АЛГАН БЕЛЕМНӘРЕН НЫГЫТТЫЛАР. ПРЕДМЕТЛАРНЫ КУЮ ЮЛЫ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫРГА ОЗЫН-КЫСКА, ОЗЫНРАК-КЫСКАРАК ТӨШЕНЧӘЛӘРЕН КУЛЛАНУНЫ НЫГЫТТЫЛАР.
-
CУГАН УТЫРТТЫК 05.12.2017

БҮГЕН 2 НЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ(ТӘРБИЯЧЕ ХАМИДУЛЛИНА Р.Р) БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН СУГАН УТЫРТТЫК. АЛАР ХӘЗЕР ШУШЫ СУГАННЫҢ КЫЯГЫ ҮСУ ПРОЦЕССЫН ЗУР КЫЗЫКСЫНУ БЕЛӘН КҮЗӘТӘЧӘКЛӘР. БАЛАЛАР ЯШЕЛ КЫЯКНЫҢ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА БИК КҮП МӘГЬЛҮМАТ АЛДЫЛАР. АНЫҢ ОРГАНИЗМ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ ВИТАМИННАРГА БАЙ БУЛУЫН БЕЛДЕЛӘР.
-
"Ел тәрбиячесе -2018" 04.12.2017

Бүген безнең бакчабызда "Ел тәрбиячесе-2018" Республика конкурсының муниципаль этабының беренче зона туры үтте. Конкурста 4 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр катнашты. Эшчәнлекләр бик эчтәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иделәр.Олы -Нырты "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Хаҗиева А.М. "Галәмгә сәяхәт", Юлбат" Ромашка" балалар бакчасыннан Рахимуллина Р.Х. "Смешариклардан күчтәнәч", Иске Икшермә "Кояшкай "балалар бакчасыннан Баширова А.В. "Икмәк кайдан килә?", №4 "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Гараева А.М. "В гостях у Винни-Пуха" темаларына эшчәнлекләр күрсәттеләр.
Конкурсның нәтиҗәләре дә билгеле булды: 2 турга - Гараева А.М. һәм Хаҗиева А.М. лар үттеләр. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алдагы турларда уңышлар телибез! Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Җәнлекләр урманда яшиләр. 01.12.2017

Бүген 1нче кечкенәләр төркеме балаларын тәрбияче Габбасова Л.Р сәяхәткә урманга алып барды. Урманда яшәүче җәнлекләр белән танышуны дәвам итеп, балаларның белемнәрен киңәйтте,аларны таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтте. Җәнлекләргә сак караш,мәхәббәт тәрбияләү һәм ярдәм итү теләге уятты.
-
Табигать почмагы 01.12.2017

«Экология елы» кысаларында бакчабызда «Иң яхшы табигать почмагы”а конкурс үткәрелде. Уртанчылар төркеменең табигать почмагы да әти-әниләр ярдәме белән табигый материал, күрсәтмә материал, дидактик уеннар һ.б. белән тулыландырылды.Хәзер балалар зур кызыксыну белән аларны күзәтәләр, үзләренә яңа мәгълүмат туплыйлар.
.
-
Ябыштыру шөгыле 01.12.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары ябыштыру шөгылендә (тәрбиячеләре Хазиева А.Х.) уенчык образларын(пирамида) чагылдырырга өйрәнделәр. Детальләрне зурлыклары буенча дөрес урнаштыруга ирештеләр. Җилемне пумалага кирәк кадәр генә алып әзер түгәрәкләрне дөрес итеп ябыштырдылар. Балалар үзләренең эшләреннән бик канәгать калдылар.
-
"Саф һавада күңелле" 30.11.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бер көн дә калмыйча саф һавага чыгалар. Алар күмәк уеннар уйныйлар, һава торышын күзәтәләр. Аларның анда сәламәтлекләре ныгый, организмнары чыныга. Балалар саф һавадан кергәндәбик шат, рухи күтәренкелек б/н керәләр.
-
Чираттагы педкиңәшмә үтте 30.11.2017

Бүгенге педкиңәшмәбез "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү" темасына үтте. Бакчабызда балаларга экологик тәрбия бирү эшенең торышына анализ ясалды. "Бүлмә гөлләре" темасына проект эшен Хайриева Г.Т. яклады. "Төркемнәрдә тәбигать почмакларын кызыклы итеп оештыру" темасына Хазиева А.Г. чыгыш ясады. Мавлявиева Л.А. экологик тәрбиягә кагылышлы ситуатив мәсъәләләр чиштерде. Педагоглар ике командага бүленеп көч сынаштылар һәм сынатмадылар. Өлкән тәрбияче Валимухаметова Л.Р. "Экологик тәрбия буенча эшне ФДББС таләпләренә туры китереп оештыру" темасына үткән тематик контроль нәтиҗәләре белән таныштырып, алга таба эшләү өчен киңәшләрен җиткерде.Мөдир Файзрахманова Р.Ф. ноябрь дәвамында үткән "Иң яхшы тәбигать почмагы" конкурсына нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.Өлкән шәфкать туташы Имамутдинова Н.Н. педагогларны шифалы үләннәр белән таныштырып, витаминлы чәй белән сыйлады.
-
Әниләр көне 29.11.2017

Әниләрдән газиз кем бар җирдә?
Алар күңелендә – изгелек.
Әниләрне, зинһар, саклый белик,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.
«Балам», диеп ана гомер буе
Яши бары бала хакына.
Телик аңа бәхет-шатлыкларны,
Рәхмәт әйтеп барсы-барсына.
Синең шатлык – безнең шатлык бит,
Синең кайгы – безнең кайгы ул.
Кайгыларны, әни, бер дә күрмә,
Гел бәхетле, шулай көләч бул!
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме газиз әниләрен зурларга, аларга үзләренең иң тирән ярату хисләрен тагын бер кат белдерергә дип җыелды. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кыз балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп утырды. Балалар әниләренә озын гомер, нык тазалык, сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр теләделәр.
-
"Әбием сандыгы" 28.11.2017

Зурлар төркеме балалары бүген, бакчабызның бәйрәмчә бизәлгән залына, газиз әниләрен чакырдылыр. Тәрбиячеләре Мухаметшина С.С., Якупова Г.Г., театр түгәрәге җитәкчесе Абдуллина З.И. , музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. балалар белән бик матур, милли бәйрәм әзерләгәннәр иде. Канатлы алъяпкыч, бизәкле яулыклар япкан кыз һәм түбәтәйле улларын башка күзлектән карап күрде әниләр. Балалар белән берлектә әниләр дә, татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңартты, элекке чорның матурлыгын күрделәр. Татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләнде. “Әбием сандыгы” дип аталучы бу кичәне әниләр дә, килгән әбиләр дә бик ошатты. Балалар кулы белән ясалган бүләкләр күңелләренә хуш килде. Бәйрәмнән рәхмәт әйтеп таралдылар.












